+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 октябрь 2021, 11:47

Алар хезмәте һәркемнең күз алдында

Шуңа да Дәүләкән юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәнлегендә сыйфат төп өстенлек булып тора.

Алар хезмәте һәркемнең күз алдында
Алар хезмәте һәркемнең күз алдында

Җәй – төзелешләр чоры. Юл төзүчеләр дә елның шушы матур фасылыннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Райондагы юлларның төзеклеген Дәүләкән юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре тәэмин итә. Район хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов юлларның торышы белән даими кызыксынып тора һәм аларны тәртиптә тотуны иң өстенлекле бурычларның берсе дип саный.

Идарә җитәкчесе Фаил Мортазин, үтеп баручы сезонны коллектив өчен бөтен яктан да уңышлы булды, ди.
– Юлларны даими карап, төзекләндереп торганда гына ул халыкка озак еллар хезмәт итә. Без язын, көннәр җылыта башлауга, чокыр-чакырлы урыннарны ямарга керешәбез һәм бу эшне көзен көннәр суытканга кадәр дәвам итәбез. Ел башыннан үз районыбызда гына да бик күп юл төзедек.
Беренче булып Чуенчы авылына “Туган төяк” программасы буенча 2 километр озынлыгында асфальт юл салдык. Бу Аяз Габдрахманов башлангычы белән булды. Тукай һәм Шоссе урамнары асфальтланды. Шул ук авылда хакимият башлангычы белән мәктәп урамына юл төзелде, — диде ул канәгатьлек белән. – Әле бер дистә ел элек олы юлларның ышанычлы, тигез булуы хакында хыяллана гына идек, хәзер инде күпме авылларыбыз уртасыннан асфальт юллар үтә!
Әйе, автомобиль юлларын даими тәртиптә тотарга кирәк. Машинаны да бит вакытында майлап, ремонтлап, сафтан чыккан частен алыштырып тормасаң, эштән чыга. Юллар да шулай. Аны гел карап торырга, кышын кардан чистартырга кирәк. Ул сакчыл караш таләп итә.
Предприятие җитәкчелеге яңа технологияләр кертүгә һәм эшне модернизацияләүгә зур игътибар бирә. Әйтик, бүгенге көндә Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә юлында 2,5 километр озынлыгында ныклы вак таш-мастик асфальт (ЩМА-20) түшәлгән. Биредәге асфальт катнашмасы сигез төрле тыгыз материалдан эшләнә, шуңа да ул түшәлгән юл 15 елга кадәр сыйфатын югалтмый.
Әйе, бу коллектив ел әйлә­нәсенә бик зур күләмле эш башкара. Быел юлчылар “РегионАгро” оешмасы тер­ритория­сендә Вадим Нуриәх­мәтов башлангычы белән күләмле эшләр башкарды. Ындыр табагы, гараж яны, машина-трактор остаханәләре территорияләре төзеклән­де­релгән.
Оешма уңганнары район үзәгендәге М. Гафури урамында юлга ике кат асфальт җәяләр. Болардан тыш, эчке заказ буенча шәхси ихаталарга да асфальт түшиләр.
“Арбаңны – кыш, чанаңны җәй әзерлә”, диләр. Оешма кышкы сезонны башларга тулысынча әзер. Кирәк күләмдә тоз, ком әзерләнгән, кар тазарту техникасы барысы да сафта.
– Сүз дә юк, кәефебез яхшы, чөнки бездә җитди производство, теләсә нинди бурычны үтәргә сәләтле профессиональ коллектив бар, – ди җитәкче.
Коллектив һәр участокта эшне төгәл һәм тиз башкара. Гомум уңыш­лар юлчыларның фидакарь хезмәтенә бәйле. Алар елның һәр фасылында да юллар һәр­чак яхшы, техник яктан төзек булсын, заман таләпләренә туры килсен, дип тырыша. Бүген предприятиедә атказанган юл хезмәткәре исе­менә, югары һөнәри осталыкка ия белгечләр эшли.
Югары исемнәргә лаек бул­ганнар саны арта бара. Алдынгылар турында сүз чыккач, идарә начальнигы Фаил Кинҗәгали улы: “Бездә һәркем тырышып эшли, барысына да югары исем бирерлек”, — дип, һәр хезмәткәрне хөрмәтләп телгә ала.
Барлык эшләр биредәге тәҗрибәле эшчеләр көче белән башкарыла. Бүген биредә 74 кеше эшли. Идарә­дә кадрлар агымы күзәтелми. Алар – югары квалификацияле белгечләр, күпләр ике-өч дистә елдан артык гомерен юл төзелешенә багышлаган. Хаклы ялга чыкканнан соң эшен дәвам итүче­ләр дә бар. Яшьләр дә эшкә бик теләп килә. Аларга техниканы биреп, укытып, аттестацияләр үт­кәрелә, квалификацияләрен күтәрү хәстәрлеге күрелә.
Фаил Кинҗәгали улы бу өлкәдә озак еллар тәҗрибә туплаган кеше. 1994 елдан башлап юл ремонтлау-төзү идарәсендә баш механик булып эшли. Агымдагы ел башыннан бирегә җитәкче итеп тәгаенләнә.
— Безнең эшчеләрнең күбесе хезмәтенең асылын белгән, җаваплы кешеләр. Байтагы белән электән бергә эшләдек. Эшли башлаган көннән алып эш тукталмады. Водительләр, тракторчылар иртә таңнан hәрберсе үзенә билгеләнгән участокка юллана. Техника паркын яңартырга исәп тотабыз. Әле төягечкә заявка бирдек, — ди Фаил Мортазин.
Яңа җитәкче зур тәҗрибәгә ия осталарны да мактап телгә алды. Баш инженер Рәгыйп Насыйров, җитештерү-техник бүлеге начальнигы Марат Шәйхетдинов озак еллар дәвамында үз эшләренең нечкәлекләрен төгәл белүче чын профессионаллар булып танылганнар.
Асфальт җәюче Владимир Третьяков, Рәсим Сәгадиев, грейдерчы Чулпан Фәйзиәх­мәтов, Муса Арсланов та озак еллар дәвамында үз эшлә­ренең нечкәлекләренә төшен­гән кешеләр.
Юл хезмәткәрләренең эше ел әйләнәсенә дәвам итә. Җәй көне алар юлларны ремонтласа, кышын кардан чистарта, махсус техниканы һәм корылмаларны әзерли, вак таш һәм башка материаллар ташый. Юл ремонтлау-төзү идарә­сендә эшнең туктап торганы юк. Йөкләтелгән эш күләме зур һәм җаваплы булуга карамастан, тракторчылар Айрат Галиәк­бәров, Азат Гыйльдин, Зинфир Гыймалов, Олег Романко эш күплегенә бер дә зарланмыйлар.
Хезмәт алдынгылары, водительләр Иван Кучеров, Альберт Хәмитов, Тимербай Шәйбәков, юл эшчеләре Сергей Зубарев, Сергей Әхмәт­җанов, Равил Мәгасумов, Нәгыймҗан Сатлыков, токарь Анатолий Волков, лаборант Гүзәл Ибәтуллина хезмәте дә уңай яктан билгеләнә.
Яшьләр дә сынатмый. Эшләүчеләрнең уртача яше – 35-40. Коллектив махсус белемле яшь белгечләр белән тулылана. Әйтик, мастер Никита Кирсанов, Сергей Поляков, Рамил Әгъзәмов, Ридәл Мөхәрмәтов, Нуршат Солтанов барлык көчен салып эшлиләр.
Асфальт-бетон заводы эшчеләрен аерым билгеләп үтте җитәкче. Завод җитәкчесе Анатолий Ларкин үз эшенә бик җаваплы карый һәм бер ремонтсыз сезонны чыга. Вадим Фәйз­рахманов, Юрий Николаев, Дамир Ильясов та эшкә бар тырышлыкларын салалар.
Юл төзелешендә эшләү­челәр, аларны карап-төзәтеп торучылар бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Мөгаен, бәйрәмнең көзге эшләр тәмамланып килгән вакытта билгеләнүендә аерым мәгънә бардыр. Чөнки юл төзүчеләр өчен чираттагы язгы-көзге сезон тәмамлана. Димәк, ел башыннан алып күпме эш башкарылганлыгына нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар бил­геләргә дә була.
Юл төзүчеләр коллективы дус-тату, эшкә сәләтле. Планлаштырган эшләрен тулысынча башкарып чыгуларына шик юк. Аларга уңышлар юлдаш булсын.

Лилия ГАЛИНА.
Дәүләкән районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: