+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 октябрь 2021, 11:38

“Безне уртак максат берләштерә”

Мишкә юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективының уңыш сере нидә?

“Безне уртак максат берләштерә”
“Безне уртак максат берләштерә”

Федераль трассадан, Уфадан һәм башка эре шәһәрләрдән ерак урнашу юлларның саклануына уңай йогынты ясый. Челләләрдә зур йөк машиналары үтмәгән, көненә йөзәр мең машина йөрмәгән юллар озаграк хезмәт итә. Мондый төбәктәге юлчыларга эш күләме дә кими... Мишкә районының юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәнлеге белән танышканчы без дә шулай уйлый идек. Баксаң, Уфадан ерак урнашкан предприятиедә дә, чын мәгънәсендә, көн-төнгә ялганып, кызу эш кайный икән.
Районның юл хезмәте уңганнары бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эш алып бара. Трассалар һәм авыл юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү шартлары яхшыруын күрәбез.

– Бердәм коллектив, төзек техника эшне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Быел язга чыгу белән эшкә керештек. Без салган, төзекләндергән юллар озын гомерле булырга, җәмгыятькә файда китерергә тиеш, – ди идарә җитәкчесе Фидан Фатыйхов.
Эш күләменә килгәндә, мишкәлеләр Караидел районындагы иң зур объектны – 40 километр озынлыгындагы Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлын төзүдә дә катнаша. Шулай ук оешма уңганнары тузган өслекләрне яңарту, ремонтлау эшләрен алып барган.
Мишкә районының гомум файдаланылыштагы юлларында өченче ел инде чокырлар термопрофиль технологиясе буенча ямала. Хәвефле юл участогында әйтерсең дә газ плитәсе, тик горелкалар асфальтны кыздыра, нәтиҗәдә эш процессы да җиңел һәм тиз бара. Җылыту плитәсен чокырга урнаштырып сигез-ун минут кыздыралар да, аннан икенче чокырга күчереп, бу җылынган чокырны ямап, европлитә белән тигезләп куялар. Бу ысул белән ел башыннан гына оешма уңганнары меңнән артык чокырны ремонтлаган. Төзекләнде­релгән участок­ның гомум мәйданы 500 квадрат метрга җиткән.
Шулай ук, район үзәгендә Ленин, Революцион, Юбилей, Спорт урамнарында һәм автопарковкада идарә уңганнары зур күләмле эшләр башкарган.
Авыл юлларының төзек булуы халык яшәеше өчен зур әһәмияткә ия. Кешеләрнең иминлеге, тормышның көйле баруы юллар төзеклегенә дә бәйле. Муниципаль заказ юлчылар өчен аеруча мөһим. Мәгълүм булуынча, һәркем үз өендә тырышыбрак хезмәт сала. Өйдә эш сыйфатына да таләпләр югарырак. Чөнки танышлар, күр­шеләр, туганнар, урындагы халык эшне кем башкарганын яхшы белә.
Быел Чурай, Шады, Мишкә авыл Советларында муниципаль заказ буенча эшләр башкарылган. Шушы көн­нәрдә генә алты километр озынлыгында урындагы карьер чималы белән Тынбай – Токтар авыллары юлын төзүне тәмам­лаганнар.
Бер үк вакытта юл ремонтлау-төзү идарәсе белгечләре юл читләрен төзекләндерү һәм кирәк булганда корылмаларны ныгыту белән дә шөгыльләнә. Мәктәп, балалар бакчасы янында юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеген тәэмин итү максатында металл барьер киртәләр урнаштырылган, горизонталь юл тамгалары төше­релгән.
– Икътисади кризис, пандемия безнең мөмкинлекләрне чикли, әлбәттә. Шулай да авырлыкларга сылтанып, кыскартуларга һәм хезмәт хакын киметүгә юл куймыйбыз. Тагын да нәтиҗәлерәк, күбрәк эшләргә омтылабыз. Ныклы техник база, яулаган абруебыз Башкортстанның башка төбәкләрендә дә эшләр башкарырга мөмкинлек бирә, – ди булдыклы җитәкче.
Бүген юллар салу, ремонтлау, аларны төзек тоту өчен предприятиенең үз техника паркы да, технологияләре дә җитәрлек. Соңгы елларда техника паркы шактый зур яңарыш кичергән. Бу юнә­лештә “Башкиравтодор” предприятиесе зур хәстәрлек күрә. Техниканы кышкылыкка куярга җылы гаражлар бар, юлчылар беренче кар явуга бүгеннән үк әзер – кар тазарту техникасы әзерлек сызыгына куелган.
Юл эшчесе вак таш, асфальт җәю, материалларны төяү һәм бушату, бордюр ташын сүтү һәм башка авыр эшләрне башкара. Шуңа күрә юл эшчеләре физик яктан нык һәм чыдам булырга тиеш. Бригадир җитәк­челегендә юл мастерлары эш барышын җитди контрольдә тота.
Һәр оешманың, предприятиенең уңыш­лы эшләве, башлыча, аның җитәкчесенә бәйле. Укуын тәмам­лагач, махсус белемле яшь белгеч эшкә урнашырга “Башкиравтодор”ның үзәк конторасына килә. Мастер булып урнашып, югарыга үрли. Мәрхүм әтиемнең: “Улым, син авылда эшләргә тиеш”, дигән сүзләренә каршы килә алмадым, – ди Фидан Фәрит улы. Тырыш, һәрвакыт куйган максатына ирешкән хезмәт­кәрне күрше районга идарә җитәкчесе итеп тәгаенлиләр.
Аңлашыла, һәр предприятиенең уңышы, беренче чиратта, хезмәткәр­ләргә бәйле. Коллектив бердәм һәм тырыш булмаса, бернинди техника да, техно­логияләр дә югары нәтиҗә бирми. Фидан Фәрит улы бер төркем хезмәт алдынгыларын мактап телгә алды. Икътисадчы Зилә Әхмәрова белән Зинаида Апкаликова исәп-хисап эше төгәл барсын өчен зур тырышлык сала. Асфальт-бетон заводы мастеры Илгиз Дәүләтшин, юл хезмәткәре Руслан Аллаяров, Прохор Павлов, машинистлар Виктор Ташбулатов, Рәфит Заһидул­лин, водительләр Владимир Иксанов, Нәзир Исламетдинов, асфальт-бетон катнашмасын кайнатучы Рәшит Габдрахманов үрнәкле хезмәт күрсәтә. Ә инде мастер Виталий Ташбулатовны монда кешелекле, кечелекле, ярдәмчел, тәҗрибәле эшче булган өчен барысы да ярата, хөрмәт итә. “Виталий Василиеьвич чын кеше. Алтынга тора. Андыйлар күбрәк булсын иде”, – ди аның турында җитәкче.
Күренүенчә, югары нәтиҗәләргә ирешү фәкать тырышлык һәм максатка омтылу таләп итә. Мишкәлеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе – моңа ачык мисал. Әмма юл йөрүчеләргә бер үтенеч тә җиткерделәр юл хезмәт­кәрләре: райондашларыбыз юл эшче­ләре хезмәтенә хөрмәт белән карасыннар, юл буйларына чүп-чар ташламасыннар, тукталышларны чүплек оясына әйләндермәсеннәр иде.
Предприятиедә хезмәт салучы башкаларның да тырышлыгы зур хөрмәткә лаек, шулай булмаса, югары казанышларга ирешеп булмас иде.
Үз эшенең осталары хезмәт салучы, хәстәрлекле җитәкче идарә итүче предприятиенең яңадан-яңа казанышлары турында ишетергә язсын.
– Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да хезмәтегездә зур уңышларга ирешергә язсын. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим, – дип Фидан Фәрит улы Фатыйхов коллективка ихлас котлау сүзләрен юллады.

Лилия ГАЛИНА.
Мишкә районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: