Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше катлаулы һәм җаваплы. Әлеге тармак алдына ел саен киң колачлы бурычлар куела һәм Благовар юл ремонтлау-төзү идарәсе аларны уңышлы үтәп килә. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору – республикабызны күркәмләндерүдән тыш, транспорт чыгымнарын да киметү дигән сүз. Алар моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирүче автомобиль юллары белән тәэмин итүдә көчтән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Киң, тигез һәм такыр юлларның, асфальт җәелгән яңа урамнарның артуы – моның ачык дәлиле.
Районның бу тармак уңганнары бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эш алып бара. Трассалар һәм авыл юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү шартлары яхшыра.
– Җәйге чорда исә район эчендә генә түгел, читтә дә юллар төзибез, төзекләндерәбез. Быел язга чыгу белән эшкә керештек. Муниципаль әһәмияттәге юлларны карап тотабыз, Языково авылында бик күп урамнарга ремонт эшләдек. “СН-Продукт” оешмасы мәйданында зур күләмле эшләр башкардык. Каргалы, Иске Күчәрбай авылларында юлларны ремонтладык, – ди идарә җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтҗанов.
– Юлларны төзүдә һәм төзекләндерүдә, күләмнән тыш, сыйфат та мөһим. Аңлашыла, асфальт түшәлгән йөзләрчә чакрым юллар озак еллар хезмәт итәргә тиеш. Бу эшкә түгелгән акча, көч әрәмгә китәргә тиеш түгел. Иң мөһиме – төзек юллардан йөрүчеләр канәгать булсын! – ди җитештерү-техник инженер Ольга Барабанова
Благовар районының юл ремонтлау-төзү идарәсендә сыйфатка өстенлек бирәләр. Бу максатка бердәм һәм тату коллектив югары технологияләр ярдәмендә ирешә. Биредә җитештерелгән асфальтның югары сыйфатлы булуы турында көзгедәй такыр юллар сөйли. Асфальт түшәү, юлларны төзекләндерү бик күп төзелеш материалы таләп итә. Шуңа күрә благоварлылар кышын кар чистарту, техниканы төзекләндерү белән генә чикләнми. Тоткарлыксыз эшләргә мөмкинлек бирерлек күләмдә ком, ком-таш катнашмасы әзерләнә.
Яңа технологияләр куллану, техниканың яңартылуы, хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыру, әлбәттә, эш күләмнәренә йогынты ясый. Идарәнең матди-техник базасы даими ныгытылып тора. Техника төзек булганда гына сыйфатлы юллар төзергә, кышын карны шундук тазартырга мөмкин. Благовар районының юл ремонтлау-төзү идарәсе бу юнәлештә дә күпләргә үрнәк була ала. Соңгы елларда предприятиенең техник паркы яңарыш кичерә. Техника даими яңартылып тора, грейдерлар, җиһазлар да иске түгел. Бу юнәлештә “Башкиравтодор” предприятиесе зур хәстәрлек күрә. Аңлашыла, сатып алу гына түгел, булганның кадерен белү дә зарур. Техниканы кышкылыкка куярга җылы биналар бүгеннән әзер. Кышын юлларны кардан чистарту техникасы да әзерлек сызыгында.
Төзү һәм юлларны ремонтлаудан тыш, аларны карап, тәртиптә тоту да төзүчеләр җаваплылыгында. Ә тиздән башланачак кыш аларның эшендә иң катлаулы чор. Юлны вакытында чистарту һәм бозлавыкка каршы ком сибү – юл төзүчеләрнең көндәлек эшләре. Аларны кайчагында ял, бәйрәм көннәрендә дә, көндез дә, төнлә дә ашыгыч рәвештә башкарырга туры килә. Чөнки кар һәм яңгыр, билгеле булганча, теләсә кайсы вакытта яварга мөмкин.
Юл хезмәткәрләренең эше җиңел түгел, ул елның теләсә кайсы вакытында физик һәм рухи киеренкелек, ныклы әзерлек таләп итә. Шуңа күрә бирегә эшкә үз һөнәренә бирелгән, кыенлыкларны җиңеп, табигать көйсезлекләре белән көрәшергә сәләтле чын фидакарь кешеләр килә.
Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту һәм социаль тәэмин итү буенча даими эшләр алып барыла. Идарә хезмәткәрләре заманча инвентарь һәм техника белән тәэмин ителгән, барлык эшчеләргә уңайлы кышкы һәм җәйге махсус киемнәр бирелә.
– Күренүенчә, бер көн дә тик тормыйбыз. Һәрвакыт эштәбез, алга карап яшибез. Кышкы чорда да эшле дә, ашлы да булачакбыз. Юлларны кардан чистартырга, тәртиптә тотарга әзербез. Куәтле техника да, уңган егетләр дә һәрвакыт сафта, – ди булдыклы җитәкче.
Рәшит Рәис улы бар булмышын эшенә багышлаган, коллектив мәнфәгате белән яши. Идарәне эш белән тәэмин итү, хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар булдыру, алар лаеклы хезмәт хакы алсын өчен тырыша. “Халык өчен эшләргә” принцибына таянган җитәкчене коллективта кешелекле, кечелекле булганы өчен хөрмәт итәләр.
Заман шартлары яшь белгечләргә кырыс таләпләр куя. Кулына яңа гына диплом алучылар вакыт үтү белән бай тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган белгечкә әверелергә тиеш. Студент кайчан тәҗрибә туплый ала соң? Эшкә тотынмыйча, нечкәлекләргә ничек өйрәнсен? Бу сораулар һәрвакытта да эш тәкъдим итүчеләрне борчып бармый. Чөнки катлаулы мәсьәләләрне бүген һәм хәзер хәл итәргә кирәк. Ә менә Рәшит Рәис улы, киресенчә, яшь белгечләрне колач җәеп каршы алучы җитәкче. Яшьләр дә бик теләп килә бирегә. Әйтик, асфальт-бетончы Денис Бакиров, водитель Павел Аникин, машинист Рәдиф Галимов, юл эшчесе Вадим Үтәшев, яшь булуларына карамастан, эшкә бик җитди карыйлар.
Предприятиенең уңышлы эшләве тәҗрибәле белгечләрдән һәм эшчеләрдән башка мөмкин түгел. Югары сыйфат һәм нәтиҗәлелек нигезендә аларның белеме, осталыгы, җаваплылыгы ята. Бердәм коллектив, яңа техника эшне сыйфатлы итеп вакытында башкарырга мөмкинлек бирә.
Предприятие җитәкчесе бер төркем хезмәт алдынгыларын мактап телгә алды. Асфальт-бетончы Владимир Рудаков, водительләр Илдус Сәләхов, Раил Сибәгатуллин, Илгиз Имаев, механик Альфрит Байгузин, юл хезмәткәре Флюр Насретдинов үрнәкле хезмәт күрсәтә. Предприятиедә хезмәт салучы башкаларның да хезмәте югары бәһагә лаек, шулай булмаса, мондый казанышларга ирешеп булмас иде.
Рәшит Рәис улы бәйрәм уңаеннан хезмәттән бәхет тапкан коллективка, юлчыларга изге теләкләрен дә җиткерде.
– Беренче чиратта, һәммәсенә дә сәламәтлек телим. Иртән – эшкә киләселәре, кичен өйләренә кайтасылары килеп торсын. Шуңа күрә безнең эш күп булсын, хезмәт хакы да вакытында түләнсен. Хәвеф-хәтәр, күңелсез вакыйгалар булмасын. Безнең эш үтә җаваплы. Юлчыларны, гадәттә, авыр чакларда гына искә төшерәләр. Юлчы һөнәрен табиблар эше белән чагыштырырга мөмкин. Авырганда да табиблар искә төшә. Буран чыгып, юлларга көрт салса, безнең турыда уйлана башлыйлар. Юл төзүченең мөһим һөнәр иясе икәнлеген җәмгыять беркайчан да онытмасын иде, – диде ул.
Үз чиратыбызда, хәстәрлекле җитәкченең теләкләренә кушылып, юлчыларның җиңел булмаган эшендә яңадан-яңа казанышлар теләп калабыз. Юл төзүчеләр коллективы бердәм, булдыклы. Шуңа да планлаштырган эшләрен үрнәкле итеп башкарып чыгуларына шик юк. Аларга уңышлар юлдаш булсын!
Лилия ГАЛИНА.
Благовар районы.