Җитәкче турында:
Артур Яхъя улы Фәйзуллин чыгышы белән Мәләвез шәһәреннән. Башкорт дәүләт аграр университетында белем алганнан соң, тырыш егет армиядә хезмәт итә. Хезмәт юлын Гафури районында җир төзелеше буенча техник булып башлый. Тамырлары Авыргазы районыннан булган егетне Техник инвентарьлаштыру бюросына кадастр инженеры итеп чакыралар. Тырыш, максатына ирешә торган хезмәткәрне район хакимиятенә архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Узган елның март аеннан – “Башкиравтодор” предприятиесенең Авыргазы юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе.
Тормышның төп артерияләре булган юлларга район икътисады һәм авыл хуҗалыгы нык бәйле. Шуңа да юл төзүчеләр өчен ел әйләнәсенә эшнең кайнаган вакыты дип әйтергә була.
– Без төзү, ремонтлау һәм гомум озынлыгы 530 километрга сузылган автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тоту белән шөгыльләнәбез. Һәр сезон безнең өчен күләмле эшләр, шулай ук яңа юллар белән дә әһәмиятле, – диде идарә җитәкчесе Артур Фәйзуллин.
Муниципаль килешү нигезендә җәен алар юл өслеген ремонтлый, аның тирә-ягын төзекләндерә, кышын юлларны кардан чистарту белән мәшгульләр. Монда эшләрен намуслы һәм сыйфатлы башкаручы оста белгечләр хезмәт сала.
Без килгәндә юлчылар район үзәгенең Кояшлы урамында эшлиләр иде. Участокта эш гөрли, зур йөк машиналары кайнар асфальтны бушатулары була, көрәк тоткан юлчылар күз ачып йомган арада аны тигезләп тә куялар. Өстеннән каток йөреп, тыгызлый башлый. Кара тасма булып сузылган өслеккә карап торуы соклангыч.
Ел саен бюджет мөмкинлекләрен исәпкә алып, авыл биләмәләре хакимиятләре юлларны ремонтлауга заявка бирә. Районның автомобиль юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү максатында юл билгеләре куела. Болар – тизлекне чикләүче, ясалма каршылыклар булуын кисәтүче һәм башка билгеләр.
Эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен предприятиедә барлык шартлар да булдырылган: эшчеләр җитәрлек, битум, вак таш шулай ук җиткелекле әзерләнә. Юл техникасы паркы да яхшы торышта.
Төзү һәм ремонтлау эшләре сезоны рәсми рәвештә ябылмаган булуга карамастан, юл төзүчеләр беренче кар явуга бүгеннән үк әзер – кар тазарту техникасы әзерлек сызыгына куелган да инде. Алда торган кышкы чорны да юлчылар уңышлы үтәр, дияргә ныклы нигез бар.
Башка филиаллардагы кебек үк, Авыргазыда да иң мөһим бурычларның берсе – авылларга керә торган юллар төзү. Юл төзелеше буенча башкарылган эшләргә килгәндә, Ишле – Яңа Атҗитәр юлында 3,5 километр озынлыгында юл өслеген яңартканнар. Ташлыкүл авылына керүче юл төзелешендә эшләгәннәр. Оешма уңганнары Чуваш Нагадак авылында Яшьләр урамына асфальт җәеп, Сабанчы авылына 1,2 километр озынлыгында урындагы карьердагы материал белән юлны тигезләгәннәр.
Миллионнарча сумлык финанс чыгымнары, йөзләрчә тонна юл төзелеше материаллары, күп километрларга сузылган автомобиль юллары, күперләр, суүткәргеч торбалар, автопавильоннар, юл билгеләрен тәртиптә тоту – боларның барысында да юл төзүчеләр коллективының зур хезмәте, йөзләрчә кешенең кул көче. Үз коллективында җитәкче хезмәт сөючән, төрле күләмдә һәм катлаулылыктагы эшләрне башкарырга сәләтле, төрле бурычларны үтәргә алынырга әзер кешеләр эшләвен билгеләп үтте.
– Безнең кадрлар ышанычлы, – диде Артур Яхъя улы горурланып. – Алар үз эшләренең осталары. Өстәп шуны әйтәсе килә: эссе, явым-төшем, салкын, бураннар бергә эшләгән кешеләрне тагы да ныграк туплый. Безнең эштә очраклы кешеләр озак тоткарланмый.
Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе тармактагы алдынгы эшчеләрнең исемнәрен аерым атап үтте.
Иң тәүдә ул баш инженер Нияз Гыйниятов белән җитештерү-техник инженеры Ләйсән Әхмәтованы мактап телгә алды.
Яшьләр дә эшкә бик теләп килә. Әйтик, мастер Илмир Кыдрасов, юл хезмәткәре Петр Сидоров, асфальт-бетон җәю машинисты Илья Дамаскин, яшь булуларына карамастан, эшкә бик җитди карыйлар.
Водительләр Рәфис Биккинин, Илшат Арсланов, Марат Нәфыйков, Дамир һәм Иршат Шаһиевлар, тракторчылар Рәшит Әблиев, Гыйндулла Габитов, Николай Иванов, грейдер машинисты Эльвир Заһитов, электрик Рәсфәр Гобәйдуллин да тырышып эшлиләр. Юл мастерлары Азат Миңнегалиев, Марсель Котлыбаев, келәт мөдире Илгиз Хафизов, хезмәтне саклау буенча белгеч Руслан Рәфыйков та мактау сүзләренә генә лаек.
– Безнең оешмада эшләү ансат түгеллеге аңлашыла. Шундый зур күләмле эшне башкарып чыгу өчен һәркемнән җаваплылык, тырышлык таләп ителә, – дип эшчеләрен мактый җитәкче.
– Юл төзүче хезмәте ансат түгел, билгеле. Эш көне биредә бик иртә башлана һәм соң гына бетә. Елның җылы чорында күбрәк юллар төзеп калырга кирәк бит. Шуңа күрә эшчеләрнең кадере дә бар, хезмәт хаклары да югары һәм вакытында түләнә. Билгеле, хезмәтенә күрә түләве дә булгач, юл төзү оешмасында эшләргә теләүчеләр дә аз түгел.
“Башкиравтодор” оешмасы үз хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту һәм социаль тәэмин итү буенча зур хәстәрлек күрә. Авыргазы юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре заманча эш кораллары һәм техника белән тәэмин ителгән, барлык эшчеләргә уңайлы кышкы һәм җәйге махсус эш киемнәре бирелә. Югары тизлек һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программалары яңа мөмкинлекләр ача. Юл хезмәткәрләре тырышлыгы белән авыл һәм поселок юллары яңартыла, яңа трассалар төзелә һәм ремонтлана, алар барысы да халык ихтыяҗларын исәпкә алып башкарыла. Юл бар икән, торак пунктларда тормыш та гөрли. Хезмәткәрләр өчен иң мөһиме – башкарган эш районның, республиканың икътисадын үстерүгә этәргеч бирсен, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен.
Әйе, ният иткәндә, максат куйганда, катлаулы хәл-шартларда да үсешкә ирешергә мөмкин. Моның өчен, барыннан да бигрәк, тырышлык һәм максатка омтылу таләп ителә. Авыргазылыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе — моңа ачык мисал.
– Безнең өчен бүгенге көндә эшләгән һәм лаеклы ялда булган ветераннарның юл төзү тармагына керткән өлеше бер үк дәрәҗәдә мөһим, – ди Артур Фәйзуллин. – Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек телим.
Лилия ГАЛИНА.
Авыргазы районы.