«Башавтотранс» соңгы елларда хакимият ярдәме алды һәм җитештерү базасын шактый яхшыртты. Хәзерге вакытта предприятиенең автопаркында төрле типтагы 2 мең автобус бар, алар елына 100 миллион кешене йөртә. Ул Русиянең шундый ук эре предприятиеләре өчлегенә керә.
"Икътисади стратегия барлыкка килде, иртәгәсе көнгә ышаныч бар. Кадрлар составын яхшырту, хезмәт күрсәтү буенча стратегия булдырылды. Бу предприятие киләчәктә дә пассажирлар ташу флагманы булыр дигән өмет уята, - дип билгеләп үтте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев. - Соңгы елларда нинди транспорт реформасы булганын әйтеп торасы да түгел. Аның өчен без Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт әйтергә тиеш".
"Әлбәттә, бу республика тарихының зур өлеше. Күз алдыгызга китерегез әле, йөз ел элек барысы да өч полуторкадан башланган. Самолетлар, поездлар булмаган, юллар челтәре хәзерге кебек үк үсеш алмаган, — диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин. — Бу предприятие бик мөһим. Республика Башлыгы Радий Хәбиров аңа шәхси вакытын, күңелен, энергиясен бирә. Пассажирлар ташу проблемалары белән шулай тыгыз шөгыльләнгән төбәк җитәкчесе табылмас. Идарә командасы эшенең беренче көненнәреннән 425 заманча, иркен автобуслар кайтарылды, алар бик уңайлы, хәвефсез, интернетка тоташтырылган.
Бу - 180 градуска борылыш. Ул чакта предприятие банкротлык чигендә иде. Төрле төрдәге эшем ияләре булган мөлкәтне сатарга җыенган. Үзгәреш булмаса, әле һаман иске "Пазик"лар йөреп яткан шәһәрнең йөзе күз алдына китерү кыен түгел.
Берничә мең кеше эшли торган әлеге предприятиегә зур ярдәм һәм игътибар күрсәтелде. Барысы да бик нык үзгәрде, әлбәттә. «Алга» картасы булдыру — куәтле матур технологик карар булды. Заманча булырга өйрәндек. Йөз еллык юбилей тарих белән генә чикләнмичә, яңа юл да башлансын иде".