-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 октябрь 2021, 12:34

Башкортстанда «Хәләл» стандарты буенча продукцияне сертификатлаштырачаклар

Бүген Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге, Авыл хуҗалыгы, Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыклары һәм «Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге арасында республикада хәләл ризыкларны сертификатлаштыруының бердәм системасы кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Башкортстанда «Хәләл» стандарты буенча продукцияне сертификатлаштырачаклар
Башкортстанда «Хәләл» стандарты буенча продукцияне сертификатлаштырачаклар
Килешү Башкортстанда хәләл ризыкны сертификатлаштыру системасы кысаларында якларның үзара хезмәттәшлегенә юнәлтелгән, ул ирекле сертификатлаштыру системаларында катнашучы предприятиеләр продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру, шулай ук алар җитештерә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү һәм бәяләү, «Хәләл» стандарты буенча продукцияне ирекле сертификатлаштыруга җитештерүчеләрне дәртләндерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Хәләл сертификатын алу безгә республика предприятиеләре продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга, чит илләр белән партнерлыкны киңәйтергә һәм хәләл продукцияне җитештерүгә катгый таләпләр булган мөселман илләре базарлары белән хезмәттәшлекне көйләргә мөмкинлек бирәчәк, - диде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Башкортстанда хәләл продукциясе үсеш ноктасы буларак билгеләнгән. 2020 елдан башлап республика Хөкүмәте хәләл индустрияне халыкара базарларга чыгару буенча "юл картасын" раслады. Бүген республикада күп кенә предприятиеләр «Хәләл» маркасы астында үз продукциясен экспортлый ала.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: