-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 ноябрь 2021, 19:35

Бизнесменга тикшерү килсә, нишләргә? Үз хокукыңны якларга!

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, төбәкләр үзләре өчен билгеләгән эшләми торган көннәрне дә кертеп, эшкуарлар эшчәнлеген контрольдә тоту органнары тарафыннан тикшерүләр туктатыла.  

Бизнесменга тикшерү килсә, нишләргә? Үз хокукыңны якларга!
Бизнесменга тикшерү килсә, нишләргә? Үз хокукыңны якларга!

Әгәр эшкуарга бу чорда тикшерү белән килсәләр, малтабарның гамәлләр алгоритмы түбәндәгечә. Барыннан да элек, бу чара турында мәгълүматның контроль чараларның бердәм реестрына кертелгәнме-юкмы икәнлеген белергә кирәк.

Алга таба төп өч сценарий булырга мөмкин. Беренчесе - тикшерү турында мәгълүмат реестрда юк. Ул чакта контролер тикшерү үткәрергә хокуклы түгел. Бу очракта эшкуарга инспекторлар килү фактын теркәргә кирәк. Шуннан соң шикаятьне Русия Генераль прокуратурасына һәм Русиянең Икътисади үсеш министрлыгына җибәрергә.

Вакыйгалар үсешенең икенче варианты — тикшерү турындагы мәгълүмат контроль чараларның бердәм реестрына кертелгән булса да, компания чикләүләр белән бәйле рәвештә эшләми. Эшләми торган көннәрдә тикшерүне гамәлдәге контроль турында закон буенча үткәрергә ярамый (56 248-ФЗ ст. 3 өлеше). Инспекторлар үз тикшерүләрен контрольдә тотылучы эшчәнлек субъектларының эш графигын исәпкә алып үткәрергә тиеш. Беренче очрактагы кебек үк, бизнесменның алга таба гамәлләр алгоритмы — контролерларның килү фактын теркәргә, профильле ведомстволарга һәм Русия Генераль прокуратурасына шикаять җибәрергә.

Әгәр бизнес дистанцион рәвештә эшләсә һәм хезмәткәрләр офиста булмаса, бары тик документарны гына тикшерү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта коммерсант таләп ителгән кәгазьләрне почта аша җибәрә.

Ниһаять, өченче вариант — тикшерү тиешле реестрда күрсәтелгән, әмма эшләми торган көннәргә туры килә. Әгәр тикшерү эшләми торган көннәрдә үткәрелмәгән икән, контроль органы аны беренче эш көнендә үткәрергә һәм тәмамларга хокуклы. Бу очракта тикшерү алдан планлаштырылган 10 көн урынына 1 көн генә дәвам итә.

"Әгәр эшкуар контроль органнары гамәлләренә риза булмаса, аның быел җәй 53 контроль төре өчен мәҗбүри форматта гамәлгә кертелгән судка кадәр “обжалование” бирү системасыннан файдалану мөмкинлеге бар. Алар арасында иң киңкүләмнәре — янгын, хезмәт, санитар-эпидемиологик күзәтчелек. Бизнесменнар тикшерү үткәрү турында карар, яки аның нәтиҗәләре белән килешмәскә һәм "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинеты аша яңадан тикшерүне таләп итәргә мөмкин. Икътисади үсеш министрлыгы оператив, тиз, нәтиҗәле булырга тиешле шикаятьләрне карау процессын күзәтәчәк",— дип билгеләп үтте Русия Икътисади үсеш министрлыгының Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитацияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Вдовин.

Судка кадәр шикаять бирү системасы мониторингы нәтиҗәләре буенча, килгән һәр дүртенче шикаять тулысынча яисә өлешчә канәгатьләндерелә.
Шул ук вакытта Башкортстанда республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”, хокук саклау органнары белән берлектә “Югары әзерлек” режимын кертү турындагы Башкортстан Республикасы Башлыгы указының положениелерен үтәү буенча тикшеру чараларын үткәрүне дәвам итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшләми торган чорда COVID-19 таралуын кисәтү буенча чаралар үтәлешен тикшерүне көчәйтергә кушты.

Фото: cbuspektr.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: