+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2021, 11:00

Казнада булса, өстәлдә була

Яки агымдагы елның тугыз аенда республиканың төп җитештерү тармаклары ничек эшләгән?

Казнада булса, өстәлдә була
Казнада булса, өстәлдә була


“Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча, 2021 елның сентябрендә Башкортстан сәнәгать предприятиеләренең җитештерү индексы 106,3 процентка җитте. Ягъни Башкортстанда сәнәгать җитештерүе илдәге күрсәткечкә карата 104,7 процент тәшкил итте. Агымдагы елның гыйнвар — сентябрендә, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, республикада үсеш 104,5 процент булды.

Соңгы чорда республика җитәкчелегенә Башкортстанны социаль-икътисади үстерү буенча чараларны катлаулы икътисади вәзгыять шартларында тормышка ашырырга туры килә. Коронавирус пандемиясе, дөньяның һәм Русиянең фонд базарларындагы киеренкелек, геосәясәт өлкәсендәге проблемалар, үзгәрешләр макроикътисад күрсәткечләренә начар йогынты ясады. Шулай булуга карамастан, Башкортстанда социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, арытаба үсешкә ирешү өчен сәнәгать тармакларын камилләштерү тоемлы нәтиҗәләрен бирә.
Республика икътисадының үсешен, башлыча, нефть һәм нефть эшкәртү, химия, машина төзелеше, металлургия, энергетика тармаклары тәэмин итә. Шуңа күрә әлеге тармакларны камилләштерү бүген төп бурычларның берсе булып тора.
Әйе, республикадагы төп икътисади күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, Башкортстан инвестиция хәвефлеге минималь булган төбәкләр төркеменә карый. Барлык социаль бурычлар да тулы күләмдә үтәлә. Менә шушылар һәм агымдагы елның тугыз ае йомгаклары алдагы көнгә ышаныч белән карау мөмкинлеген бирә.
— Республикада сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру безнең эшебезнең төп күрсәткече булып тора. Без Башкортстан Республикасының сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру рейтингында һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарны саклап калу бурычын куябыз. Русия Федерациясе субъектлары арасында 2020 ел йомгаклары буенча сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 1нче урынны алып, арытаба да барлык юнәлешләр буенча тотрыклы үсешкә ирешүгә юнәлтелгән системалы эшне дәвам итәргә ниятлибез, – диде сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Ел башыннан сәнәгатьнең өч тармагы уңай динамикага иреште: эшкәртүгә махсуслашкан тармакта – 106,4 процентлы, энергетикада – 107, су белән тәэмин итү, ташландык сулардан арыну, калдыкларны җыю һәм үтилләштерү, табигать сафлыгын тәэмин итүдә 127,1 процентлы үсеш күзәтелде.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, дарулар, кәгазь һәм кәгазь әйберләр (220 процент), мебель (163,7 процент), полиграфия (146,2 процент), машиналар һәм җиһазлардан тыш, әзер металл эшләнмәләр (137,8 процент), тире һәм тире әйберләре (132,7 процент), җитештерүендә югары үсеш темплары билгеләнде.
Автотранспорт чаралары җитештерүдә (128,7 процент), агач эшкәртүдә (123,3 процент), электр җиһазлары җитештерүдә (120,7 процент), һәм металлургиядә (115,4 процент) уңай динамика күзәтелә.
Шул ук вакытта төбәкнең чимал чыгару тармагында узган елның шул чорына карата күрсәткечләрнең бераз кимүе теркәлде. Атап әйткәндә, нефть һәм табигый газ, башка файдалы казылмалар чыгару кимегән. Әмма бу өлкәләрдәге саннар гомум күрсәткечләргә сизелерлек тискәре йогынты ясарлык түгел.
Әйе, республикадагы әлеге тотрыклы социаль-икътисади хәл, алда билгеләнгәнчә, нигездә, ягулык-энергетика комплексының, машина төзелеше, металлургия, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның нәтиҗәле эшчәнлеге белән, аларны камилләштерү, диверсифика­цияләү буенча Башкортстан җитәкчелегенең һәм предприятиеләр менеджментының эзләнүләре нәти­җәсендә тәэмин ителә.
Шушы уңай үзгәрешләрнең нәтиҗәсе буларак, бюджет керемнәре сизелерлек артып, халыкның яшәү сыйфаты яхшырырга тиеш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанга инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган форумда ясаган чыгышында болай дигән иде: ”Мин кайбер мөһим моментларны билгеләргә телим. Без башкарган барлык нәрсә дә, ахыр чиктә, кешеләрнең тармышын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш. Моның өчен күп эшләргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз, чөнки халыкның тормышы җиңел түгел. Бездә, чыннан да, очын-очка ялгап, тораксыз, аз хезмәт хакына яшәгән кешеләр шактый. Шуңа күрә төп максат — кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Без, шулай ук, кешеләр яхшырак яшәсен өчен бик күп вариантлар барлыгын да беләбез. Әмма мул тормышта яшәү өчен күп эшләргә кирәк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: