+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 ноябрь 2021, 20:50

“Икеләтә җаваплылык тоям”

Октябрьский эшкуары Ирина Сөләйманованы заман авырлыклары чыныктырган. “Кем турында сүз бара соң, көчле затмы, хатын-кызмы?” дип сорарсыз. Героем – гүзәл зат. Таныш булыгыз – Ирина Сөләйманова, шәхси малтабар, Октябрьскийдагы “Кул эшләре” җәмгыяте хуҗасы.

“Икеләтә җаваплылык тоям”
“Икеләтә җаваплылык тоям”

Төймә тагу гына димә...

1980 елның карлы-буранлы февраль аенда дөньяга килгән ул. Кызыксыну даирәсе ярыйсы киң була Иринаның. Ахырда тегүчелекне сайлаган, һөнәр­челек училищесын уңышлы тәмамлагач, малтабар Ольга Акланова остаханәсендә эшли. Бер үк вакытта читтән торып коммуналь-төзелеш колледжында белем ала. Җитди, таләпчән, максатына омтылучан Иринаны төркемдәшләре староста итеп сайлый. Үзен җитәкче, оештыручы сыйфатында шул чорда сынап карый ул. 2013 елда язмышында кискен борылыш була – каенатасы эшкуарлыкка керешергә тәкъдим итә. Зур ышаныч баглаган, димәк, тәвәккәл килененә. Шул рәвешле Ирина алдында өр-яңа офыклар ачыла. Таныш булмаган өлкәдә авырлыклар җитәрлек, әлбәттә. Арендага бирелгән шыксыз бинаны уңайлы-пөхтә остаханәгә әверелдергәнче бихисап көч-тир түгәргә туры килә. Барысы да акрынлап җайлана. Кулланучыларны тәүдә элек бергә эшләгән хатын белән хезмәт­ләндерәләр. Тора-бара даими клиентлар пәйда була. “Кул эшләре” җәм­гыяте камилләшә, һәркемгә ишекләр киң ачык. “Төрле катлам халык мөрә­җәгать итә безгә, – ди Ирина Владимировна. – Өлкән яшьтәге апа-абыйлар, нигездә, кием-салым ремонтлауны хуп күрә. Сандык төбендә әллә кайчаннан бирле үз чиратын көтеп яткан тукымалардан заманча күлмәк тектереп алу нияте белән дә киләләр. Төймә тагуны сорап кергән апалар да очрый. Монысы бер сәбәп кенә, билгеле. Тәү чиратта, өлкәннәр сөйлә­шү-арала­шуга мохтаҗ бит. Игътибар белән тың­ласаң, күңелләре була. Өстәвенә, бездә хаклы ялдагыларга, мохтаҗ­ларга ташламалар да каралган”.
Күрше Туймазы, Урыссудан, хәтта Уфадан да даими клиентлары бар икән. Күнегелгән гадәт буенча, Се­бердән ялга кайтучылар еш сугыла, балаларга мәктәп формасы текте­рәләр.
Форма, дигәннән. Бу җәһәттән төрле оешма-предприятиеләр мөрә­җәгать итә. Үзешчән сәнгать коллективлары сәхнә киемнәренә заказ бирә. Спортчылар да читтә калмый. Гому­мән, үзенчәлекле, башкаларга охшамаган итеп киенергә яратучылар килә күбрәк. Һәркайсы белән уртак тел табарга омтыла тегүчеләр. “Коллектив тотрыклы, зурдан түгел, өч тегүче һәм тире-мех буенча белгеч бар, – дип сөйли эшкуар ханым. – Төп таләп – осталык һәм намуслылык, гаделлек, эшкә бирелгәнлек. Эзләнү юлындабыз. Кием-салымнан тыш, кеше буйлык курчакларга, киек-җанвар битлеклә­ренә кадәр тегәбез. Күпчелек вакыт эш урынында уза, шатлыклар да, борчулар да уртак...”

Һәркем белән – аның телендә

Бердәм-тату коллективның максаты – кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, әлбәттә. һәркемнең үз холкы. Кайчак клиент ни теләгәнен үзе дә анык кына әйтә алмый. Ярдәмгә белгечләр килә. Нәтиҗәдә, ике як та канәгать, кулланучылар рәхмәт сүзләрен җиткерә. “Һәр кулланучы белән фәкать аның телендә сөйләшү, ышаныч яулау зарур”, – дип басым ясый Ирина.
Ковидка бәйле үзгәрешләр дә читләтеп узмаган. “Беренче дулкында тулысынча диярлек медицина бит­лекләре җитеш­терүгә күчтек, – ди Ирина. – Оешма-предприятиеләрдән заказлар булды. Чираттагы хәвефле дулкын янә катгый чикләүләр кертте. Бәйрәм, күңел ачу чаралары кичек­терелү сәбәпле, яңа кием-салым тектерүчеләр сизелерлек азайды. Нигездә, элеккесен ремонтларга китерәләр. Нишлисең, җайлашырга мәҗбүрбез, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышабыз. Вак-төяк дип баш тартмыйбыз. Шәхсән үзем, мондый чорда икеләтә-өчләтә җавап­лылык тоям. Эшчеләремә хезмәт хакын вакытында түләргә, кул кушырып утырмаска, йомычкадай батмаска, ничек тә “су өстендә калырга” кирәк.

“Якыннарым – терәгем”

Гаилә бик тә кадерле-газиз төшенчә Ирина өчен. Кызганычка каршы, әти-әнисе яшьли гүр иясе булган. Каты авырудан җәфа­ланган әбисен җирләгән. Энесен карап-тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан. “Якыннарым терә­ген-хәстәрен тоям, – ди Ирина. Ирем белән, гадәттә, эштән соң­лап кайтабыз. Хуҗалык мәшә­катьләре күбрәк әниебез өстендә, рәх­мәтләр укыйбыз үзенә. Улыбыз Денис инде мөстәкыйль дөнья көтә, эшли. Кызыбыз Дианага әле 6 яшь, балалар бакчасыннан тыш, музыка мәктәбендә шөгыльләнә, инглиз теле дәрес­ләренә йөри, рәсем белән мавыга”. Дәү әтисе нәсыйхәтен гомер буе истән чыгармый: “Ирең нинди булыр, белмим. Әмма хатын-кыз чүкеч тотып кадак кагарга, аккан кранны төзәтергә, һич югында шөреп, кискеч, борау ишеләрне аера белергә тиеш. Тормыш көткәндә кирәге чыга аның”, – ди ул. Бабасы киңәшләрен әлегәчә тота Ирина. “Ир-атныкы” дип саналган эшләрдән тәм-ямь, сихәт таба. Буш вакытларында агачтан өстәл, урындык, эскәмия, атынгыч кәнәфигә хәтле коеп куя. Үҗәт­леге җитәрлек, читтән ярдәм көтми. “Мин моны эшли алам!” – ди икән, мотлак үти!

Тормыш сабаклары

Эшкуарлык бик күп тормыш сабаклары бирә Иринага. Тиз арада катлаулы хәлдән чыгу әмәлен табарга, каушап калмаска, кешеләр белән мөнәсәбәтне көйләргә, үз өстеңә җаваплылык, бурыч-йөклә­мәләр алырга, зарланмаска, шул ук вакытта четерекле, көтелмәгән вакыйгаларга әзер, сизгер булырга. “Бүген бигрәк тә әһәмиятле бу, – дип ассызыклый Ирина. – Ковид аркасында яңадан-яңа проблемалар туып кына тора. Шуңа да әлеге чорда шәхси эшен ачарга ниятләгәннәргә җиде кат үлчәргә киңәш бирер идем. Хәзерге вакытта мөстәкыйль эш итүе җиңел түгел. Ярый әле бизнес вәкил­ләренә дәүләт ярдәм күрсәтә”.
Сынауларны уңышлы җиңеп чыгар өчен үзеңдә ныклы ихтыяр көче булу зарур. Иринаның тормыш девизы да моны исбатлый: “Авырлыклар безне чыныктыра гына!”
...Менә шундый ул һәрьяклап ихтирамга лаеклы, ирексездән соклану-гаҗәпләнү хисе уятучы гүзәл затла­рыбызның берсе Ирина Сөләйма­нова – фәкать үзе сайлаган юлдан тайпылмыйча алга атлаучы замандашыбыз.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: