“Бездә сәнәгать җитештерүе күләмнәре арта бара. Бу бигрәк тә металлургиядә, агач эшкәртүдә, кайбер башка тармакларда сизелә. Кайбер урыннарда үсеш 70 процентка кадәр тәшкил иткән. Әмма аномаль эссе җәй аркасында республикада авыл хуҗалыгы зыян күрде - минус 8,5 процент. Бик күп чәчүлекләр һәлак булды, терлекчелектә дә зыян бар.
Ә узган елда безнең предприятиеләр табышы кимү аркасында республика икътисадына инвестиция кертемнәре дүрт процентка кимеде.
Зыян күрүче тармакларны мөмкин кадәр тиз тергезү һәм башкаларның да товар әйләнешен арттыру өчен без үзебез өчен ел саен икътисадның үсеше 3,8дән 4 процентка кадәр булырга тиешлеген билгеләдек. Бу күрсәткеч уртача русиянекеннән бер процентка диярлек югарырак.
Әгәр дә без шундый үсеш темпларына чыга алсак, безнең хезмәт хакларыбыз да артачак һәм яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк. Ә әлегә без эшләгәннәр, кызганычка каршы, җитәрлек түгел. Эшсезлекнең кимүенә карамастан, гражданнарның реаль керемнәре төшүен дәвам итә. Ярты ел эчендә алар бер процентка кимегән. Хәлне үзгәртергә безгә үсә торган икътисад гына мөмкинлек бирәчәк. Сез, мөгаен, республиканы бизнес өчен иң уңайлы төбәккә әйләндерү кирәклеге турында даими сөйләшүләргә игътибар иткәнсездер инде. «Нишләп ул һаман бер үк сүзне кабатлый?» - дисезме? Чөнки бу ахмаклык түгел, ә зарурлык. Шуннан башка без бер урында таптанып торачакбыз.
Якын арада без сәнәгать секторын көчәйтү өчен эшләячәкбез. Ул безнең икътисадның 40 процентын тәэмин итә.
Әлбәттә инде, Хөкүмәт инвесторлар белән эшне дәвам итәчәк. Алар өчен бездә берничә преференция территориясе һәм кластерлары бар инде, әмма без яңаларын булдырачакбыз. Чиратта мебель кластеры, агросәнәгать паркы, техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зона һәм башкалар.
Менә шундый планнар. Ләкин бу бары тик бер өлеш кенә. Соңрак авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне ничек тергезергә һәм торак төзелешендә темпларны ничек үстерергә җыенуыбызны язачакмын”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.
Фото: “Фейсбук”