Күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,1 процентка арткан. Бу Башкортстанга Идел буе федераль округында беренче урынга чыгарга һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында торак тапшыру буенча алтынчы урынны алырга мөмкинлек бирде.
- Агымдагы динамика күрсәткәнчә, ел ахырына максатчан күрсәткечләр һәм узган елның шул ук чоры күрсәткечләре арттырып үтәлер дип фаразлана, - диде ведомство җитәкчесе Егор Родин. – Монда федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чаралар гына түгел, ә 2023 ел ахырына кадәр ташламалы гаилә ипотекасы программасын озайту да зур роль уйный. Узган чорда гына да төбәк көче белән Уфада, Октябрьский һәм Нефтекамада җиде күпфатирлы йорт төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәхси торак төзелеше сизелерлек үсеш күрсәтүен дәвам итә. 2021 елның 10 аенда барлык финанслау чыганаклары исәбенә, бакчачылык алып бару өчен җир участокларында төзелгән торак йортларны да кертеп, 1, 36 млн. кв. м файдалануга тапшырылган, бу 2020 елның гыйнвар-октябрь айлары белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк.
Бүгенге көндә торак төзүнең Бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда төзелешкә ике йөздән артык рөхсәт бар. Төзүчеләр тарафыннан гомум мәйданы 3,4 млн. кв. м булган 272 йорт төзелә.
Фото: pravitelstvorb.ru