+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2023, 08:57

Төзелеш тармагы ничек үсешә?

Башкортстанда 2030 елга торак тапшыру күләмен ел саен 4 миллион квадрат метрга җиткерү бурычы куелды.

Төзелеш тармагы ничек үсешә?
Төзелеш тармагы ничек үсешә?
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Мәскәүдә Русия һәм БДБ илләре Төзүчеләре ассоциацияләре берлеге съезды утырышында катнашты. Министрлар кабинеты башлыгы бер ел элек Уфада “Транспорт һәм төзелеш” халыкара конгрессы барышында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм Русиянең Төзүчеләр ассоциацияләре берлеген булдыру турында карар кабул ителүен билгеләде. Бу мөһим башлангычны ул вакытта Белоруссия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан, Краснодар крае, Мәскәү төзүчеләре хуплады. Бүген Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Татарстан Республикасы вәкилләре кушылды. Казахстанда булачак “Иннопром” форумына республика төзүчеләрне дә кертеп, зур делегация әзерли.

– Бүгенге съезд Русия Дәүләт думасының профильле комитеты ярдәме белән оештырылды. Геосәяси тотрыксызлык һәм санкцияләр чикләү­ләре шартларында мондый интеграцион форматлар төзелеш тармагының актуаль проблемаларын гына түгел, ә алга таба үзара үсеш перспективаларын да тикшерү өчен яхшы мөмкинлекләр тудыра. Бүген төзелеш өчен берничә глобаль тенденция хас. Бу – кыйммәтләрне яңадан бәяләү, ресурс­ларның бәясен арттыру һәм интеграция процессларын көчәйтү, – диде Премьер-министр.

Андрей Назаров сүзләренчә, үсә барган интеграция территорияләрнең бәйлелеген көчәйтүгә, инфраструктура төзелешен һәм агломерацияләрне киңәйтүне активлаштыруга сәбәпче бул­ган.

Башкортстанның Төзүчеләр ассоциациясе 2021 елның мартында төзүчеләр мән­фәгатьләрен яклау һәм власть белән диалогны үстерү максатында оештырылган. Төп бурыч – торак төзелешен үстерү өчен оптималь шартлар формалаштыру. Эшнең нәтиҗәсе булып төзелеш комплексын үстерүнең яңа стратегиясе тора. Девелоперлык проектларын гамәлгә ашырганда социаль һәм инженерлык инфраструктурасын булдыру механизмнары эшләнгән.

– Төзүчеләрне кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда торак төзелешенә активрак җәлеп итә башладык. “Кулланучылар экстремизмы” проблемасын хәл итү юлларын өйрәнәбез. Инвестиция-төзелеш циклын гадиләштерү һәм кыскарту өстендә эшлибез. Башкортстан өчен мондый үзара эш итү форматы бик мөһим. Республика торак тапшыру күләме буенча алдынгы пози­циядә тора. 2022 елда рекордлы 3 миллион квадрат метр торак төзү дәрәҗәсенә ирешелде. Быел 7 ай эчендә былтыргы шул чордагыдан 5 процентка күбрәк торак сафка тапшырылды. Ипотека кредитлавы актив үсеш ала. Узган ел белән чагыштырганда, ул икеләтә артты. “Алданган өлешчеләр” проблемасын хәл итүдә шактый алга киттек. 8 меңнән артык өлешченең хокуклары тергезелде. Төзүчеләрнең актив ярдәме белән 93 мең квадрат метрдан артык авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңасына күчердек, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Министрлар кабинеты башлыгы бил­геләп үтүенчә, 2030 елга Башкортстан алдында ел саен 4 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру бурычы тора. Шуңа күрә төзелеш өчен участокларны инфраструктура белән тәэмин итү мөһим. 2019 елдан республика “Стимул” федераль программасында актив катнаша һәм бу вакыт эчендә федераль акчаларны җәлеп итү буенча Русия төбәкләре арасында лидер булды – 12 миллиард сумнан артык.

Узган ел бюджет кредитлары механизмын кулланып, ике эре инфраструктура проекты эшли башлады. Финанс­лауның гомум күләме 19,6 миллиард сум тәшкил итте. Шәһәр төзелеше потенциалын арттыруның яңа инструментлары, шул исәптән террито­рияләрне комплекслы үстерү актив кертелә. Торак төзелешендә югары нәти­җәләр, яңа алымнарны динамикалы рәвештә кертү Төзүчеләр ассоциациясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып тора.

– Халыкара Төзүчеләр ассоциа­цияләре берлеге компетенцияләрнең бердәм үзәгенә әвереләчәк, аңа төзүчеләр ассоциацияләреннән мәгъ­лү­мат, статистика мәгълүматлары җыел­масы керәчәк. Бер­лекнең бурычла­рының берсе – торак төзелеше өлкәсендә халыкара һәм инновацион, инвестицион башлангычларга ярдәм итү механизмнарын һәм инструментларын формалаштыру, төзелеш өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашу, төзелешнең яңа технологияләрен кертү, шулай ук яңа базарларга чыгу, – диде утырышның модераторы, Башкортстанның Төзүчеләр ассоциациясе директоры Адель Сәйфул­лина.
 
Андрей Назаров белдерүенчә, бүген бу өлкәдә дәүләтара төзелеш нормаларын әзерләү ихтыяҗы туды.
 
– Эшчеләрнең һәм инженер-техник персоналның квалификациясен бәяләү сис­темаларын, шулай ук мәгълүмати модель­ләштерү технологияләрен бер­ләш­терү мөһим, – диде Премьер-министр.
Съезд эшенең нәтиҗәсе буларак халык­ара Төзүчеләр ассоциацияләре берлеге оештырылачак, аның рәисе итеп Башкортстан Төзүчеләр ассо­циация­сенең башкаручы директоры Адель Сәйфуллина сайланды.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: