+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 октябрь , 18:08

Мәсьәләләр бергәләп хәл ителә

Башкортстан сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча илдә әйдәүче төбә

Мәсьәләләр бергәләп хәл ителә
Мәсьәләләр бергәләп хәл ителә

Хәбәр ителүенчә, 2023 ел йомгаклары буенча Башкортстан сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында Русиядә беренче урынны алды. Рейтинг нәтиҗәләре Екатеринбургта үткән “Иннопром-2024” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде. Әйтергә кирәк, сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы бик мөһим нәрсә. Анда 50гә якын күрсәткеч исәпкә алына. Сәнәгатьтәге хәл-шартларны, динамиканың ниндилеген күзәтү, вакытында тиешле чаралар күрү һәрвакыт мөһим. Рейтинг нәтиҗәләре шушы юнәлештәге эшчәнлеккә югары бәя дип кабул ителә.

Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов бу уңайдан болай диде:
– Рейтинг төбәкләрдә үз эшеңне җайга салу өчен мөмкин булган чараларны билгеләргә ярдәм итә. Җиңүче­ләрнең тәҗрибәсе башкаларга ориентир булып тора, әлбәттә, без аларны, традицион тәҗрибә уртаклашу чаралары кысаларында, үз ысулларына башкаларны да өйрәтүгә җәлеп итәчәкбез. Моннан тыш, без лидерларга объектив сәбәпләр аркасында әлегә артта калучыларга остазлык бурычын да йөклибез.
– Без Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Сәнәгатьне үстерү фонды белән актив хезмәттәшлек итәбез. Тармак кластерларын үстерәбез, индустриаль һәм сәнәгать паркларын ачабыз. Импортны алмаштыру мәсьә­лә­ләре белән шөгыльләнәбез. Инновацияле проектларны хуплыйбыз. Предприятиеләр белән нәтиҗәле туры бәйлә­неш урнаштырабыз. Квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәбез, – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге постында.
– Бездә сәнәгатькә ярдәм итүнең барлык инструментлары, Сәнәгатьне үстерү фонды, сәнәгать туризмы, яшьләрне сәнәгатькә җәлеп итү системасы бик яхшы эшли. Бу күрсәткечләр Русия күләмендә беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Үсеш бар, пред­приятиеләр эшли. Болар җиңел генә бирелми. Республикада нәкъ менә эшкәртү сәнәгатенең өлеше зур. Шунысы мөһим, хәзерге икътисади шартларда бездә экспорт үсә, чимал да түгел, энергия дә түгел, нәкъ менә үзебез ясаган әйбер­ләрне өстәмә бәя белән сата башлыйбыз. Болар барысы да сөенечле күренеш, – диде Радий Хәбиров.
Экспертлар ассызыклавынча, Башкортстанда сәнәгать җитештерүе соңгы елларда тотрыклы үсеш кичерә, республикадагы күрсәткечләр Русиядәге уртача темплардан артып китә. 2024 елның беренче яртыеллыгында республиканың сәнәгать җитештерүе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 5,9 процентка, Русия Федерациясе буенча 4,4 процентка арткан. Статистика мәгълүмат­ларына караганда, (2024 елның гыйнвар – июлендә) уңай динамика саклана. Бу чорда Башкортстанда сәнәгать җитеш­терүе үсеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,1 процент тәшкил итте (Русия буенча уртача – 4,8 процент). Иң зур үсеш темплары эшкәртү производстволарында, электр җиһазлары, азык-төлек продуктлары, кәгазь һәм кәгазь әйберләр, машина һәм җиһазлар, мебель, компьютерлар, электрон һәм оптик әйберләр, башка транспорт чаралары эшләп чыгаруда күзәтелә. Төп капиталга инвестицияләр күләме дә уңай динамика күрсәтә, беренче яртыеллыкта ул 26,6 процентка арткан.
Шуңа күрә, Башкортстанның Русия төбәкләре арасында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алуы аңлашыла. Әйтергә кирәк, республика 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча да әлеге рейтингта беренче урында булды. Ә 2022 елда тармак үсеше нәтиҗәләре буенча рейтингта өченче баскычны биләде.
Икътисад фәннәре докторы Константин Гришин билгеләвенчә, Башкортстанда сәнәгатьне үстерү өчен тиешле барлык шартлар да тудырылган. Республиканың берничә ел рәттән сәнәгать җитештерүе үсешендәге күрсәткечләренең уңай динамикасы шуның ачык дәлиле. Уңай динамика Радий Хәбиров­ның идарә итү командасының бу юнәлештә үткәргән сис­темалы эшенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтә. Санк­цияләр басымына карамастан, ирешел­гәннәр белән генә канә­гать­лән­мичә, республика җитәкчелеге Баш­кортстанның икътисади, сәнәгать потенциалын алгарышлы үстерүгә юнәлеш тота.
Икътисадчы, шулай ук, Башкортстан­ның башка төбәкләр өчен үрнәкле алдынгы практикаларны уңышлы гамәлгә ашыруын, сәнәгать кластерлары саны буенча алдынгы позициядә торуын, Русиянең башка төбәкләре һәм дустанә илләр белән кооперацияне актив үстерүен билгели. Республика бизнеска бюрократик йөкләнешне киметеп, инвесторлар өчен мавыктыргыч шартлар тудыра, ә Башкортстан Башлыгы тематик “Сәнәгать сәгатьләре” барышында предприятиеләр белән турыдан-туры аралаша, гомумән, власть белән бизнес нәтиҗәле хезмәт­тәшлек итә.
Шунысы да бик мөһим, Русиягә карата чит илләр тарафыннан икътисади чикләүләр кулланыла башлагач ук республика җитәкчелеге икътисад тармак­ларының тотрыклылыгын тәэмин итүне беренчел бурыч итеп куйды.
Килеп туган икътисади шартларда сәнәгатькә ярдәм зур роль уйный, әлеге тармак предприятиеләре республика бюджетына күпчелек салым керемнәрен тәэмин итә. Аерым алганда, сәнәгать тармагына һәм система барлыкка ките­рүче, ягъни төбәк икътисады таяна торган предприятиеләр эшен дәртлән­дерүгә 3 миллиард сумнан артык, ә кече бизнеска ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтергә карар ителде.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз вазыйфасына керешкәндә республиканың 2030 елга кадәр үсеш планнарын бәян итте. Төп бурыч итеп ул Президент Владимир Путин алга куйган гомумдәүләт максатларына ирешүне атады.
Радий Хәбиров, республика икътиса­дының мөмкинлекләрен исәпкә алып, Хөкүмәткә 2030 елга тулай төбәк продукты күләмен 4 триллион сумга җиткерергә, сәнәгатьнең еллык үсешен кимендә 5 процент дәрәҗәсендә тәэмин итәргә, шулай ук инвестицияләр күләмен хәзерге 620 миллиард сумнан 1,25 триллион сумга кадәр җиткерергә кушты.
“Илебезнең алдынгы сәнәгать, фән, мәгариф, мәдәният һәм спорт үзәклә­ренең берсе буларак, Башкортстанның позициясен алга таба да ныгытачакбыз. Моның өчен бездә табигать ресурслары да, күптармаклы икътисад та, заманча инфраструктура да, югары технологияләр дә – барысы да бар. Ә иң мөһиме – үз язмышын Башкортстан киләчәге белән бәйләүче, балалары һәм оныклары өчен тормыш перспективаларын монда, туган җирдә күрүче, үз хезмәтләрен, белем­нәрен, компетенция­ләрен туган якның чәчәк атуына салырга омтылучы кешеләр бар, – дип белдерде Радий Хәбиров. – Без ышаныч белән алга карыйбыз, зур планнар төзибез. Башкортстанны тагын да ныклырак һәм чәчәк атучы төбәк итәчәк мөһим проектларны һәм программаларны гамәлгә ашырабыз. Һәр йортка, ишегалдына, подъездга, һәр кешегә барып җитәрбез. Алга куелган барлык бурыч­ларны да бергәләп, һичшиксез, хәл итәрбез дип ышанам”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: