+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 гыйнвар 2021, 16:05

"Кул күтәргән ир эт кебек ул..."

"Беренче "тешләвенә" түзәсең икән, арытаба сине талап, өзгәләп бетерәчәк".

Беренче карашка - гадәти шәһәр фатиры. Кухняда - уңайлы урындыклар, плитәдә - кайнар аш, тирә-якта балалар көлүе яңгырый. Ләкин монда кыл өстендә булган дистәләгән кеше гомере коткарылган. Бирегә кимсетелгәннәр, җәрәхәтләнгәннәр, кием-салымсыз һәм документларсыз, кайвакыт яланаяк барыр җирләре юк чакта киләләр.
- Мәсәлән, бу гаилә майка һәм галошларда гына килеп керде, ягъни аларга үз йортын ашыгыч рәвештә ташлап китәргә туры килгән. Алар урамдагы кешеләрдән юлга акча сораган һәм бирегә килгәннәр, - ди коммерцияле булмаган "Мөмкинлек" оешмасының "Социаль кунак" проекты җитәкчесе Алина Захарова.
Башта бу хатын-кызларның ирләренең көчләү корбаннары булуына ышанып та булмый, чөнки күбесе ирләрен яратып, аңа кияүгә чыккан. Аларның тормышы куркыныч төшне хәтерләтә - каты кыйнауга, яки үтерүгә сәләтле кешедән качар урыннары юк. Син аның белән бер түбә астында яшәргә мәҗбүр.
- Андый ирләрне гафу итәргә ярамый! Кичерергә ярамый! Эт кебек ул: әгәр дә син аның беренче "тешләгәнен"ә түзәсең икән, ул сине талап, өзгәләп бетерәчәк, - ди бирегә килгән бер хатын.
Кызганычка каршы, республикада мондый хәлләргә тарыган хатын-кызлар бик күп. Аларның кайберләре югарыда әйтелгән оешмага ярдәм сорап килә. Ә күбесе мондый хәлләрне "өйдән чыгармыйча" түзеп яшәвен дәвам итә. Оешманың адресын табу авыр. "Кайнар линия"гә шалтыратып кына белергә мөмкин. Җитәкчелек белдерүенчә, хатыннарны ирләре эзәрлекләмәсен өчен адрес күрсәтелми.
Укучыларны алдагы көннәрдә дә шундый язмышлар белән таныштырачакбыз. Хөрмәтле хатын-кызлар, әгәр дә өйдә төрле көчләүләргә дучар буласыз икән, сезгә ярдәм итәрлек кешеләр бар. Сез ялгыз түгел. Бары тик үзегезне кулга алып, ниндидер фаҗига булганчы, гаиләдән китәрлек көч табарга гына кирәк.

Фото: argumenti.ru
Читайте нас: