Бу телевизор да боза бугай безне. Ничә карама, төрле каналларда ата-анасы эчкән, ташланган балалар, аларның коточкыч хәле, йорт-җирләре күрсәтелә.
Бигрәк тә ямьсез, утсыз, юлсыз авыллар, җимерек өйләр, көне-төне эчеп, карачкыда охшап калган хатыннарны көн дә күреп торабыз. Ара-тирә безнең Башкортстаннан да шундый сюжетлар күренгәли.
Бер сорау: нигә эчәсез? Җаваплар төрле: эш юк, ир ташлап китте, бала чирли, мине аңламыйлар... Күпчелеге алкашка әйләнгәнен танымый әле аның. Юк, мин теләсә кайчан ташлый алам, имеш. “Яшел елан” бер эләктерсә, тиз генә ычкындырмый шул. Студиягә килгән нарколог: “Әйдәгез, мин сезне клиникага салып дәвалыйм, бушка”, — дип тә карый. Аңа бик азлар гына риза була.
Эш юк, акча юк, имеш. Ә эчәргә гел бар. Каян таба соң алар? “Фанфурик” кулланамы, көмешкә чөмерәме? Аларына да акча кирәк бит әле аның. Ниндидер могҗиза белән эчәргә акча гел була, ә менә баланың өстен-башын карау, тиешенчә тукландыру, тәрбияләү юк инде.
Телевизор дидем дә, үз алдыма әче елмаеп куйдым. Нигә телевизорны кабызып торырга! Үзебезнең тирәдә юкмыни андыйлар! Әнә күптән түгел үзебезнең Белорет районында 12 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз турында ишетеп шаккаттык. Алар бүген бик авыр хәлдә калган. 34 яшьлек әниләре даими рәвештә эчә һәм үз балалары турында бөтенләй оныткан.
Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Балаларына битараф, дөньясына ваемсыз ана 2016 елдан бирле профилактик исәптә тора. Аның улы әллә кайчан әтисе белән яши, әнисе аны тәрбияләүдә катнашмый. Кызчыкның хәле бөтенләй аяныч – аңа эчкече ана белән яшәргә туры килә.
Эчәргә яраткан хатын янында шундый ук кешеләр еш бөтерелә. Әлбәттә, әшнәләре килгәч, бала онытыла, ана әллә кая китеп югала, кызын карамый. Берничә тапкыр аның белән профилактик әңгәмә үткәрелгән, әмма ул төзәлергә уйламаган.Тиздән кызны балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка алганнар. Анда сабыйның бик күп авырулары ачыкланган. Бичараны вакытында бу мәхшәрдән йолып калдылар, дип шатланабыз инде.
Хәзерге вакытта хатынга карата “балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча җинаять эшен тикшерәләр ди. Бик әйбәт, тикшерсеннәр, утыртсалар да бик таман. Ләкин, кызганычка каршы, баланы тиешенчә тәрбияләмәгән өчен катгый җаваплылык юк шикелле. Балаларын тартып алырлар, бераз штраф салырлар, тагын нидер эшләргә мөмкиннәр.
Шуның белән вәссәләм. Әле бу ана тагын йөз кияү табып, әллә ничә бала тудырып, аларны да шушы хәлгә дучар итә алачак...
Шул ук вакытта
Республиканың 124 кибете Башкортстанда 3 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр гамәлдә булган алкогольле продукцияне сатуны тыюны бозды. Хәзер сәүдә нокталарын зур штрафлар көтә.
Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасындагы анализ ярдәмендә алкоголь сатылган 120 нокта ачыкланган. Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәрендә республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре республика шәһәрләрендә һәм районнарында 83 кибетне тикшергән. Ул вакытта алкогольле продукция легаль булмаган төстә сатыла торган тагын дүрт субъект ачыкланган.
Әйтик, Стәрлетамак районы кибетләренең берсендә 18.30 сәгатьтә сату теркәлгән. Хуҗага 20 мең сум штраф салганнар. Авыргазы районында яшәүче бер ханым танышына бер шешә "ялган” аракы саткан, аны 15 мең сумга штрафка тарттырганнар.
Хокук бозулар турында мәгълүмат шулай ук министрлыкка "Инцидент менеджмент" системасы аша да килгән. Хәзерге вакытта әлеге предприятиеләрне административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, закон бозу вазыйфалы затлар өчен 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 100дән 300 мең сумга кадәр административ штрафны күздә тота.
Гомумән, Башкортстанда 2020 елда приставлар спиртлы продукция сатудагы законсызлыклар өчен 9,4 миллион сум штраф түләттергән. Федераль суд приставлары хезмәте идарәсендә аңлатуларынча, кибет хуҗалары — 3,4 миллион сум , алкогольне законсыз саткан гражданнар 6 миллион сум штрафка тарттырылган.