Яки бала тәрбияләүчеләргә республикада нинди ярдәм төрләре каралган?
Башкортстанда бала туган очракта һәр гаилә дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала. Монда аның социаль хәле мөһим түгел. Шул ук вакытта, гаиләләрнең кайбер категорияләре — күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ялгыз әниләр һәм инвалид балаларның ата-аналары — өстәмә финанс түләүләре алырга хокуклы. Безнең төбәктә яшәүче балалы гаиләләр нинди ярдәм алырга хокуклы соң?
Беренче бала туган очракта. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие бөтен гаиләләргә дә каралган. Аның күләме — һәр балага 20 704,74 сум. Ике яисә аннан күбрәк бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган пособие һәр балага түләнә. Ничек юлларга? Бу ярдәм эш урыныннан ата-ананың берсенә түләнә. Әгәр дә эшләмисез икән, документларны яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалына, Күпфункцияле үзәкнең якындагы офисына тапшырыгыз, яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша пособиене рәсмиләштерегез.
Бала тәрбияләү буенча айлык пособие кемгә тиеш? Бу төр ярдәм дә һәр гаиләгә бирелә. Аның күләме 7764,80 сумнан башлана. Эш кешеләре өчен уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә (иң күбе — 15529,60 сум) булырга да мөмкин ул. Ничек юлларга? Балага 1 яшь 6 ай булганчы билгеләнә ул. Бу ярдәмне әни дә, әти дә, фактта баланы караучы башка якын туганнары һәм опекуннары да алырга мөмкин. Эшләүче гражданнарга бу акча — эш урыныннан, ә эшләмәүчеләргә — яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалыннан күчерелә.
Балага айлык пособие. 18 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә түләнә. Аның күләме — 233,55 сумнан һәм югарырак. Ничек юлларга? Әлеге түләүләрне юллау өчен ата-аналарның берсенә яшәү урыны буенча РЦСПН филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бездә, шулай ук, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләүләр каралган. Ул аз керемле гаиләләрдә яшәүче һәр балага бирелә. Аның күләме — 5038,50 сумнан. Шул ук вакытта 2021 елның 1 апреленнән айлык түләүләр күләмен үзгәртүгә гариза бирергә мөмкин (50 процент, 75 яисә 100 процент күләмендә түләүләрне алу өчен гаиләнең финанс хәле игътибарга алына. Бу вакытта гаиләгә билгеләнгән башка түләүләр дә исәпкә алынырга тиеш). Әлеге түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Яңа туган балалар өчен бүләк, шулай ук, бөтен гаиләләргә дә тиеш. Аның өчен тотынылган акча 1600 сумнан артмый. Анда плед, уголок, кофта, ползунки, чепчик керә. Бу ярдәм яшь гражданга бала тудыру йортыннан чыкканда бирелә.
Йөкле һәм бала имезүче әниләргә бушлай азык-төлек алу мөмкинлеге дә каралган. Ул аз керемле гаиләләргә бирелә. Бу ярдәмне булачак әниләр йөклелек буенча исәпкә куелганнан соң бала туганчы, шулай ук бала имезүче әниләр сабыйга алты ай булганчы алала.
Балалар өчен бушлай туклануга өч яшькә кадәрге сабыйлары булган аз керемле гаиләләр дәгъва итә ала. Аны алу өчен йөкле һәм бала имезүче әниләр өчен махсус азык-төлек продуктлары җыелмасын урындагы дәваханәдән яисә сөт кухняларыннан алырга мөмкин.
Балалар лагерьларына һәм шифаханәләргә юлламалар бөтен гаиләгә дә тиеш. Моның өчен әти-әниләргә “Ял һәм сәламәтләндерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ һәм алардан файдаланучы Башкортстан Республикасы балаларын һәм үсмерләрен исәпкә алуның бердәм системасы”на яисә яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә әлеге хезмәттән файдалану өчен яшәү урыны буенча РЦСПН филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Рецепт буенча бушлай дарулар 3 яшькә кадәрге барлык балаларга һәм 6 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләргә бирелә. Моның өчен балалар табибына мөрәҗәгать итегез. Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш: бала туу турында таныклык, баланың СНИЛСы, ОМС полисы, аның яшәү урынын раслаучы документ. Табиб өч урында рецепт язачак, шуларның икесен әти-әнисенә бирәчәк. Препаратларның тулы исемлеге Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 1994 елның 30 июлендәге 890 санлы карары белән расланган.
Салым күләменең бер өлешен рәсми рәвештә эшләүче һәр ата-ана кайтара ала. Беренче һәм икенче балага 1400 сум тәшкил итә ул.
Беренче балага балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияли ала. Бу ярдәм һәр гаиләгә каралган. Ул түләү хакының 20 процентын тәшкил итә. Моның өчен сабыйны балалар бакчасына биргәндә җитәкчелеккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Беренче балага ана капиталы беренче бала тугач (уллыкка алынганда) барлык гаиләләргә дә бирелә. Быел аның күләме — 483 882 сум. Моның өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булсагыз, сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә.
Беренче бала туып (уллыкка алып) 3 яшькә кадәрге айлык түләүләр кемнәргә тиеш? Беренче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соңрак туган (уллыкка алынган) гаиләләргә. Шул ук вакытта һәр гаилә әгъзасының җан башына уртача керем күләме хезмәткә сәләтле халык өчен ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Күләме күпме? Үткән елның 2нче кварталында Башкортстанда билгеләнгән балага яшәү минимумы күләмендә булачак ул. Быел ул 10 015 сум тәшкил итә. Аны алу өчен РЦСПН филиалына, яки яшәү урыны буенча Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта, аз керемлеләр категориясенә гаиләнең һәр әгъзасына уртача хезмәт хакы яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр керә. Башкортстан өчен 2020 елның III кварталына булган мәгълүматларга караганда, бу эшкә яраклы халык өчен — 10 544, балалар өчен 9 925 сум. Гаиләне аз керемлеләр категориясенә кертүне раслаучы белешмә Халыкка социаль ярдәм республика үзәге филиаллары тарафыннан бирелә.
Икенче бала туган очракта югарыда санап үтелгән һәр пункт буенча ярдәм алырга мөмкин.
Икенче балага ана капиталы 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче, яки аннан соңгы бала туган һәр гаиләгә тиеш. Быел аның күләме: — 155 550 сум, әгәр гаилә моңа кадәр беренче баласына ана капиталы алган булса; — 483 882 сум, әгәр дә 2019 елның 31 декабренә кадәр икенче бала туган (уллыкка алынган) булса; — 639 432 сум, әгәр элегрәк ана капиталы алынмаган булса. Ярдәмне алу өчен гаиләләргә яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булсагыз, сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Хәбәр “Шәхси кабинет” аша җибәрелә.
3 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие бер үк вакытта ике, яки аннан да күбрәк бала туган аз керемле гаиләләргә каралган. Аның күләме — һәр балага 519 сум. Аны рәсмиләштерү өчен гаиләләргә РЦСПН филиалына, яки яшәү урыны буенча Күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче балага 3 яшькә кадәр айлык түләү һәр кешегә булган уртача керем яшәү минимумыннан 2 тапкырдан артмаган очракта һәм ана капиталына хокукы булган гаиләләргә бирелә. Аның күләме төбәктә билгеләнгән балага яшәү минимумы күләмендә билгеләнә. Моның өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә яки Дәүләт хезмәтләре порталы һәм Күпфункцияле үзәк аша гариза бирергә кирәк.
Икенче балага балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләүгә бөтен гаиләләр дә дәгъва итә ала. Аның күләме балалар бакчасы өчен түләүнең 50 процентын тәшкил итә. Аны алу өчен сабыйны балалар бакчасына биргәндә ата-ананың берсе гариза белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Ташламалы ипотека (рефинанслау) 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче, өченче яисә аннан соңгы яки инвалид балага бирелә. Шулай ук программаның юридик берәмлектән яки төзүчедән әзер торак сатып алуга гына кагылуын исәпкә алу мөһим. Әлеге программа буенча ипотека ставкасы 6 проценттан югары булмаска тиеш. Шул ук вакытта, банклар алга таба да ставканы киметә ала. Әйтик, аларның кайберләре еллык түләүләрне 5 процентка кадәр киметкән. Аны алу өчен банк офисына гариза бирергә һәм таләп ителгән документлар пакетын тапшырырга кирәк.
Бер гаиләдә яшәүче балаларны бер балалар бакчасына һәм мәктәптә укыту хокукына һәр гаилә дәгъва итә ала. Моның өчен баланы мәктәпкә кабул итү турында гариза язарга гына кирәк.