Кырыгы тулган көнне аның фотосурәтеннән нур бөркелде.
Әти-әниебез Мәфтүха һәм Шәкүр Ишмөхәммәтовлар, Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында яшәп, ун бала тәрбияләп үстерде. Аларның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
Әниебез районның Тимербай авылында туган, скрипкада уйнаган, шигырьләр сөйләгән, булганлыгы белән аерылып торган, 1921 елгы ачлыкта әтисе үлгәч, әнисе өч баласын Ырынбур өлкәсенең Каргалы авылындагы балалар йортына бирә. Шул рәвешле, аларны ничек тә ачлыктан саклап калырга тырыша әбекәй.
Әмма биредә дә сабыйлар ачтан интеккән, үлүчеләр дә булган. Шул сәбәпле балалар йортын Кырымга күчерергә дигән карар чыккан. Бу вакытта әнинең ике туганы гүр иясе булган, ә калган бердәнбер баласын әбиебез, үзе дә ачлыктан һушын югалта-югалта, җәяү килеп алган.
1933 елгы ачлыкта да халыкның күпләп кырылуы, җан саклар өчен күршеләре белән песи суеп ашаулары турында елый-елый сөйли иде әни.
1936 елда Зәк-Ишмәт авылына кунакка килгәч, ул гомерлек яры — безнең әтиебезне очрата һәм алар гаилә кора. Яшь килен бик уңган, иренең якыннарына ихтирамлы була. Бер-бер артлы балалары туа. Хәтеремдә, әни гел генә үзалдына ниндидер бер көй сузып йөри иде.
Без үсеп, таралыша тордык, әти дә дөнья куйды. Әниебез ялгызы булса да, туган йорт нигезен суытмады, бик матур дөнья көтте. Бәет, шигырьләр яза иде ул. Сиксәненче елларда Венгрия журналистлары аннан халык авыз иҗаты мәрҗәннәрен язып алып китте.
Мине, табиб буларак, әнинең озак яшәве, сырхау күрмәве, һәрвакыт көр күңелле булуының серләре кызыксындырды. Ул моңа: “Балам, һәркемнең “аптека”сы күңелендә”, дия иде. Аның: “Ун баламны да өйдә таптым, ике яшьләре тулганчы күкрәк сөтемне имездем, берсен дә чирләтмәдем, барысын да тигез күрдем, ике тапкыр күк капусы ачылганына тап булып, кешенең җиһандагы урынын, җирдәге тормышның фанилыгын, җанның мәңгелек булуын аңладым. Бик авырлык белән бала тапканда кендек әбисе дә арып кайтып киткәч, яныма Хызыр Ильяс килде һәм ярдәм итте”, – дигән сүзләре хәтергә уелып калган.
Әни бик картайгач, мин аны, ялгыз булма, безгә яшәргә кил, дип үгетләп карадым. Әмма ул: “Мин ялгызым түгел, балам, минем Ходаем бар”, – диде. Шунда ул төшендә үзенең мәңгелек йортын күрүе, аның капкасы янында кендек әбиебез каршы алганы, андагы матурлыклар турында да сөйләде.
...Әнинең кырыгын билгеләгән көнне мин төш күрдем. Имеш, стенада газиземнең алтын рамкадагы зур портреты эленеп тора, аннан тирә-юньгә күз камаштырырлык нурлар сибелә иде. Үзең үлгәч тә безгә яшәргә көч биреп торуың өчен рәхмәт сиңа, әни!
Вәсил ИШМӨХӘММӘТОВ,
Башкортстанның атказанган табибы.
Уфа шәһәре.