-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 февраль 2021, 19:35

Бәхетлеләр гомерле була

Бриллиант туйларын билгеләгән Тәгъзимә һәм Рәфил Ямансаровлар гаиләсе үрнәгендә моңарда тагы да ныграк инанасың.

Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, акыллы, хезмәт, Туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңә юл куеп яшәү генә тату итә гаиләне. Ә татулык бәхеткә юл яра. Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, күркәм гомер кичерүче Тәгъзимә һәм Рәфил Ямансаровлар күптән түгел 60 ел бергә тату гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Татулык сере - хезмәттә
Тату гомер итүнең сере гади, ул да булса – хезмәттә, ди Ямансаровлар. Бу чынлап та шулай: алар икесе дә гомер буе урындагы колхозда хезмәт итте, һәркайсысы дүртәр дистә елдан артык хезмәт стажына ия. Башкача булуы мөмкин дә булмагандыр: алар кечкенәдән хезмәтнең тәмен белеп, үз иңнәрендә татып үскән.
Рәфил Мансур улы Архангель районының Көмәрле авылында 1937 елның 17 декабрендә дөньяга килә. Шул чорның барлык авырлыгын, ятимлек ачысын бик иртә татырга туры килә аңа. Әтисе сугыш башлану белән фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Аның бер хаты гына килеп кала. Шулай да хатыны, өч баласы аның кайтуына ышанып, көтеп яшиләр. Тормышлары авырайгач, 1952 елда Иске Шәрәй авылындагы туганнары аларны бирегә алып кайта. Рәфил урындагы җидееллык мәктәпне тәмамлау белән урындагы колхозда хезмәт юлын башлап җибәрә. Буыннары да ныгып бетмәгән егеткә байтак вакыт өлкәннәр белән бергә урман кисәргә дә туры килә. Армия хезмәтендә дә сынатмый егет, өч ел Венгриядә хезмәт итә. Авыр чор була – андагы чолганышның тәмамланган гына чагы. Биредә ул радиотелеграфист белгечлеген үзләштерә. Намуслы хезмәтен дәлилләп, туган йортына Рәхмәт хатлары да килеп тора.
Хезмәтен тутырып кайткач, янә колхоз эшенә җигелә. Механизатор һөнәрен үзләштерә. ДТ-54, ДТ-75, Т-4 кебек чылбырлы, МТЗ-50 көпчәкле тракторларында эшли. Авылдашлары белән кукуруз, шикәр чөгендере үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Тырыш хезмәте дә тиешенчә бәһалана. Эшләгән чорында Рәфил абый берничә тапкыр шифаханәләргә юллама белән бүләкләнә, “В.И.Ленинның тууына 100 ел”, “Хезмәттә аерылып торганы өчен”, ВДНХ медальләренә лаек була, колхоз алдынгысы буларак, район ярышларында да катнаша. Фотосурәте дә колхозның Почет тактасыннан төшми, авыл Советы депутаты итеп сайлана. Шулай, туган колхозына 45 ел да 8 ай гомерен багышлап, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып хаклы ялга чыга.
Тәгъзимә апа шушы җирдән, шушы туфрактан: 1939 елның 1 ноябрендә Мансур һәм Мәгузә Мөлековларның күпбалалы гаиләсендә туа. Кызганычка каршы, тугыз баланың дүртесе генә озын гомерле була, калганнары бәләкәй чакта ук вафат булалар. Өлкән абыйсы Зәкәрия Бөек Ватан сугышында булып кайта, Исмәгыйльнең дә хәрби хезмәте 7 елга сузыла – Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы көрәштә катнаша (алар хәзер мәрхүм инде). Апасы Факия бүген Чиләбе өлкәсенең Миньяр шәһәрендә гомер итә.
Тәгъзимә апаның да барлык гомере урындагы хуҗалык белән бәйле. Иске Шәрәй җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Прибельскийдагы рус мәктәбенә юллана. Ләкин озак укырга насыйп булмый, әнисе чирләп китеп, дәваханәгә эләгә һәм барлык йорт эшләре аның иңнәренә кала. Колхозда да нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килми: ындыр табагында, чөгендер басуларында тир түгә. Өстәвенә, йорт мәшәкатьләре, зур хуҗалык. Кечкенәдән эшләп үскәч, алар беркайчан да зарланмый. Бүген дә алар эштә узган елларын сагынып искә алалар.
Урламадым...
Тәгъзимә белән Рафил мәктәп эскәмиясеннән таныш. Җиденче сыйныфка шушы мәктәпкә укырга килгән егет кара чәчле, озын толымлы чибәр кызга шундук күз сала. Өстәвенә, язмыш кушуы буенча, алар бер гаилә казанында кайный: Рәфилнең әнисе Тәгъзимә апаның бабасына кияүгә чыга. Яшьләр кичке уеннарда, аулак өйләрдә очраша башлыйлар.
- Ул вакытта кәләшне урлап алып кайту йоласы бар иде. Ләкин мин урлашып йөрмим, үзе риза булса гына алам, дип әйттем, - ди Рәфил Мансур улы.
Кызның абыйлары да егетне мактый: тырыш, уңган, акыллы, өс-башка күркәм. Шулай, яшьләрнең юллары бергә кушылып, менә инде алты дистә ел алар бер сукмактан кулга-кул тотынышып атлап килә.
- 1960 елның 21 ноябрендә тарантаска иң шәп атларның берсен – бригадирныкын җиктек тә, Сарт-Науруз авылында урнашкан ЗАГСка барып, мөнәсәбәтләребезне законлаштырып кайттык. Ул елны да, быелгы кебек, кар соң, ноябрь азагында гына яуды, - дип искә ала Раәил Мансур улы.
Туйны соңрак, салкын гыйнвар аенда, ләкин барлык таләпләренә туры китереп, үзләре эшләгән акчага үткәрәләр. Шул ук вакытта туганнары турында да хәстәрлек күреп яшиләр. 1963 елда яңа урында җир алып, зур йорт салып керәләр. Гаилә тормыша ямь өстәп дүрт бала – Рәмзия, Рима, Нияз һәм Рөстәм дөньяга аваз сала. Аларның барысына да лаеклы белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастыра Ямансаровлар. Бүген инде һәрберсе үз гаиләсе белән күркәм тормыш көтәләр. Бәхетле нәнәй белән картәтине 9 оныклары һәм биш турыннары уңышлары белән сөендереп тора.
Хөрмәткә лаек пар
Әлбәттә, балаларын аякка бастырган чорда күпме көч салырга кирәклеген алар яхшы белә. Колхоз эше белән беррәттән йорт мәшәкатьләре дә җитәрлек була. Ул вакытта утынны да үзләре әзерли.
- Велосипедка балта-пычкыларны бәйләп, икәүләп утырабыз да, Бәллекүл урманына утынга китәбез. Кичкә генә хәлдән таеп кайтып керәбез. Без өйдә юк чакта барлык эш балалар өстендә булды. Эшләп үстеләр. Бүген безгә ярдәм итәләр. Хәзер суга да еракка йөресе юк, үзебезнең ихатада казыттык. Яңарак кына балалар йортка су, канализация үткәрделәр, - ди хуҗа, шатлыгы белән уртаклашып.
Бүген дә ветераннар, олы яшьтә булуларына карамастан, кул кушырып утырмый. Рәфил абый урындагы мәчеткә җомга намазларына йөри. Йорт-курада да эш җитәрлек. Эре малларын узган елда бетерсәләр дә, кош-кортлары бар, зур бакчаны да эшкәртергә кирәк. Ә буш вакытларында телевизор карыйлар, гәзит-журналлар укып, район, республика, ил яңалыкларыннан хәбәрдар булып, дөнья белән кызыксынып яшиләр.
Гаилә бәйрәме уңаеннан балалары, оныклары, туруннары да туган йортка җыелып, иң кадерле кешеләренә изге теләкләрен һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткергән. Сахай авыл биләмәсе хакимиятеннән дә килеп тәбрикләп киткәннәр. Бүләк белән бергә район хакимияте һәм Республика Башлыгының да Рәхмәт хатларын тапшырганнар.
Ихтирам һәм игътибар белән уратын алынган Тәгъзимә апа һәм Рәфил абый үзләрен бик бәхетле хис итә. Киләчәктә дә авылыбызның үрнәк гаиләсе булган Ямансаровларга якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхет-шатлыкларга төренеп, сау-сәламәт, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, хәерле озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: