Октябрьский шәһәренең Төрекмән бистәсендә ифрат дус-тату гомер кичерүче каенана белән киленнең бу сорауга үз җаваплары бар.
Шундый мәкаль бар халкыбызда: “Килен каенана туфрагыннан ярала”. Тик, кызганычка каршы, еш кына дөреслеккә бик туры килеп бармый бу. Я каенана кеше киленне өнәми, я яшь ханым ир анасын ошатып бетерми. Ә инде бер йортта яшәргә дә туры килсә... Читен хәл. Бу очракта гаиләдәгеләрнең һәммәсеннән аеруча сабырлык, түземлелек, иплелек сорала. Әмма бәхетле очраклар да күп ул, җәмәгать. Күптән түгел шактый еллар чын мәгънәсендә ана һәм кыздай тату-имин гомер кичерүче гаилә белән танышу форсаты тиде миңа. Шул уңайдан уй-тәэссоратларым белән уртаклашмакчымын.
...Ирле-хатынлы Рифмир һәм Раилә, әнкәләре Әмидәр Сафуан кызы Төрекмән авылында көн күрәләр. Ихатага аяк басуга ук шәйләнә – тормышлары күркәм, җитеш. Барлык җирдә ыспайлык, зәвыклык күзгә ташлана. Гадәттә, язмышыннан ифрат канәгать, һәр яңа туган көннән ямь-тәм тоеп яши белүчеләр йортында күзәтелә, диләр, мондый хозурлык. Әмидәр апа һәм Раилә ханым белән әңгәмәләшү барышында бу сүзләрнең хаклыгына инандым.
“Немецча шигырьләр дә белә идем әле...”
Әмидәр Сафуан кызының тәрҗемәи хәле үзе бер хикәят булырлык. 1934 елның ноябрендә Шаран районының Зәет авылында дөньяга аваз салган ул. Гаиләдә ике кыз бала үскәннәр. “Сугышка кадәрге балачак хатирәләреннән иң истә калганы – мәчет манарасын кисүләре, – дип бәянли Әмидәр апа. – Үкереп ыңгырашып ауды ул мескен манара, искитмәле!”
Бөек Ватан сугышы башлануның тәүге көннәреннән диярлек гаилә башлыгы фронтка алына. Авылда калганнарның һәммәсе эшкә җигелә. Барысы да фронт өчен, Җиңү өчен! Өлкәннәр генә түгел, кече яшьтәгеләр дә яхшы аңлый моны. Кулдан килгәнчә олыларга ярдәмләшергә омтыла үсмер-сабыйлар, укуны да ташламыйлар.
1944 елда Сафуан ага сугыштан кайта. Хәрби әсирләрне саклау бурычы йөкләтелә аңа. Шул сәбәпле гаиләгә авылдан чыгып китәргә туры килә. Тәүдә Түбән Троицкка юлланалар, аннан инде Московка бистәсендә төпләнәләр. Сугыштагы соңгы еллардагы ачлык, ялангачлык, әмма халык өметсезлеккә бирелми, бөтен көчен-егәрлеген тыныч хезмәткә багышлый. Әмидәр дә сынатмый, ирләр белән беррәттән авыр эшкә җигелә. Кызганыч, арытаба уку гына тәтеми... Шулай да ул чорда мәктәп директоры вазыйфаларын үтәгән Владимир Миллерда сабак алырга насыйп була бераз. “Немецча шигырьләр дә белә идем әле яттан”, дип көлемсери апабыз. Шунда ук чатнатып сөйләп тә куя. Менә, ичмасам, хәтер!
Вакыты җиткәч, тәкъдиренә язган ярын очрату бәхетенә дә ирешә сылу. Туймазы районының Япрык авылында яшәгән апасына кунакка барган мәлләрдә Гали исемле егет белән таныша. 1958 елда гаилә корып җибәрәләр. Московкада яшиләр. Бер-бер артлы уллары Рифмир, Фәнил туа. Ә инде 1975 елда Дәүләтовлар гаиләсе Төрекмәнгә күченә. Йорт салып керәләр. Тормыш үз агышына дәвам итә...
“Кызым кебек ул...”
Еллар узу белән малайлар да егет корына керә, үз тиңнәрен таба. Рифмир Төрекмән кызы Раилә белән кавыша. Бергә гомер кичерүләренә быел 40 ел тула. Фәнил дә Фәйрүзә исемле чибәркәйгә өйләнә. Кызчыклары Ләйсән туа. Ни аяныч, гомере генә иртә өзелә Фәнилнең, өч ел инде гүр иясе булганына...
Раилә ханым белән гәпләшәбез. Баксаң, ул туып-үскән гаилә тарихы да шактый гыйбрәтле икән. Сугыш чорында икесе дә тол калган ата-анасы арытаба язмышларын бергә бәйләргә ниятләгән. Өч балага иптәшкә уртак ике сабый – Әбүзәр белән Раиләне дә алып кайтканнар (Бүгенге көндә төп йортта Әбүзәр хатыны Мөнирә белән тормыш көтә). Тырыш, уңган гаилә әгъзалары ифрат дус-тату яшәгән. Шакирҗан ага атлар караган, Сайра апа җыештыручы сыйфатында хезмәт куйган.
Аш-суга осталык, дигәннән. Раилә Шакирҗан кызы әнисе үрнәгендә пешекче һөнәрен сайлый. Сугыш чорында аш пешерүче була Сайра апа. Шөкер, таләпчән ана тәрбиясе җимешләрен бирә – Раиләнең җитезлегенә, уңганлыгына сокланмаганнар сирәк булгандыр. Каенанасы да бер күрүдән ошата яшь киленне.
“Улың яраткан икән, киленне кабул ит, – дип ассызыклый катгый рәвештә Әмидәр апа. – Гел кызым кебек миңа Раилә, каенатасы да бик яратты үзен...” Яңа өйләнешкән пар ерак Себергә, Түбән Варта шәһәренә юллана, шунда эшкә урнаша. Уллары Рөстәм, кызлары Айгөл дөньяга килә. Авыл белән араны өзмиләр, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Әмидәр апа да һич аптырап тормый. Оныкларын сагынса, Себердән кунакка ала да кайта. Ә инде Гали абый каты авырып киткәч, Рифмир белән Раилә җитди адым ясарга җөрьәт итәләр – бөтенләйгә төп йортка кайтырга карар кылалар.
“Миннән истәлеккә калсыннар”
1994 елда була әлеге хәл. Ирле-хатынлы “Горгаз”га эшкә урнашалар. Йортны яңартып салырга керешәләр. Хәлбуки, мәшәкатьләр баштан ашкан. Мал-туар, ихата-бакча, дигәндәй.
Иң мөһиме – урын өстенә калган Гали абыйны унҗиде ел буе бергәләшеп тәрбиялиләр. Ничек тә кәефен күтәрергә, юатырга омтылалар, төрлечә хөрмәтлиләр. “Кунак-мазар килсә, иң башта әтине коляскада алып чыга идек”, – ди Раилә. Фәнил дә гаиләсе белән һәрдаим ярдәмләшә, хәл-әхвәлләрен белешеп тора, әлбәттә. Хәер, Гали Миргали улы үзе дә төшенкелеккә бирелеп утыра торганнардан булмый, шаян-җорлыгын ахыргача җуймый. Ифрат бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, гомер бакый хезмәттән аерылмаган, гади шофердан колонна начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән абруйлы шәхес, кайгыртучан гаилә башлыгы ич ул! Күңел түрендәген шигъри юлларга сала, эчкерсез уй-хисләре, кичереш-тойгылары шунда чагылыш таба аның. Инде күрү бәхетеннән мәхрүм калгач та, Гали ага йөрәгендәгесен әйтеп калдырырга ашыга:
Яуган карлар эри, Ык ярлары тула,
Уйсу җиргә җыела бу сулар.
Күзем күрмәсә дә шигырь язам,
Миннән истәлеккә калсыннар.
2007 елда мәңгелеккә бәхилләшә ир узаманы газизләре белән. Язмаларын күз карасыдай саклыйлар. Сөекле хәләл җефетенә, балаларына, татлыдан татлы оныкларына атап калдырган ич аларны Гали Миргали улы.
Халык әйтсә, хак әйтә:
Ил төкерсә – күл була.
Бергә чакның кадерен белик,
Ялгыз калгач, соң була.
Үзе бер васыятьнамә сыман әлеге юллар...
Серләребез береккән
Инде янә каенана-килен мөнәсәбәтенә әйләнеп кайтабыз. Бергә тату яшәүнең хикмәтләре юк түгелдер, шулай да. Иң башлап ата-ана йортында алган тәрбия дә тәэсир итми калмыйдыр. Раилә ханым бәянләгәннәр бу фаразны җөпли сыман: “Мин кияүгә чыккач ук әнием мәрхүмә кисәтеп куйды: “Каенанаң ни әйтә, шул була. Хәзер ул сиңа әни урынына”. Әлеге сүзләрне гаять игътибарлы килен һичбер вакыт исеннән чыгармый. Якты йөз, йомшак тел, елмаюлы караш кемне генә әсир итмәс икән? Гомумән, бер-берсен тыңлап, үзара киңәшләшеп эш итәргә күнеккән каенана-килен. Ни җитте ахирәтләрең бер якта торсын. Өйдәгене тышка чыгармыйлар. “Ызгыш-тавыш, авыр сүзне бөтенләй яратмыйм, – ди Раилә. – Шундук гафу итәргә, килешмәгәнне онытырга, үткәреп җибәрергә тырышам. Әти мәрхүмем әйтә торган иде: “Үпкәләмә, бәхетсез булырсың”, дип. Чыннан да шулай. Дин буенча да дөрес”.
Әңгәмәдәшләремне тыңлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм: бер-берсенә ифрат охшаш лабаса алар! Ирен читендәге миңнәренә, елмаюларына хәтле! Холык-фигыльләрендә уртаклык шактый. Мисалга, кунакчыллык, ярдәмчеллек – икесенә дә хас сыйфатлар. Өйләреннән кеше өзелми. Дингә мөнәсәбәтләре дә уңай. Уразага хәтле бергәләшеп тоталар. “Аллаһы Тәгаләгә ышанасың, ихластан теләкләр телисең. Чистарынасың, үзеңдә рәхәт җиңеллек тоясың. Эчке яктан да үзгәрәсең”, дип уртаклаша үз халәтләре белән Дәүләтовалар. “Камыр ашлары уңу-уңмау да бисмиллага бәйле, начар кәеф белән тотынмавың хәерле”, ди янә Раилә. Әйткәндәй, бу хакыйкать күпләргә билгеле, онытып кына җибәрәбез кайчак...
Бәхетле булыйм, дисәң, эшлә!
Берничә ел элек Әмидәр апа аягын сындырып урынга яткач, Раилә каенанасын шәл бәйләргә өйрәтә. Шул рәвешле апабыз төшенкелеккә бирелеп, зарыгып көн уздырудан котыла. Кулында нечкәлек-төгәллек таләп итүче эш, вакыт үткәне сизелми дә...
Балаларны тиешенчә тәрбияләү нәкъ шул эш-шөгыль булуга барып тоташа, дигән фикердә хуҗабикәләребез: “Үз йортың белән яшәгәч, отышлырак, билгеле. Эшне һәркайсына аерым бүлеп бирәсең, соңыннан җентекләп тикшерәсең. Балаларны шулай үстердек, әле оныклар белән мәш киләбез. Җирдә эшләп өйрәнсеннәр. Урыны белән катылык та кирәк, бала-чаганы гел җайлап-көйләп кенә торырга ярамый. Бәхетле булыйм, дисәң, эшлә! Югыйсә, олысы-кечесе шул компьютер, телефонда утыра бит хәзер. Балалар өчен бигрәк куркыныч. Интернетта ниләр генә карамыйлар... Бөтен бәла шул ялкаулыктан, эшсезлектән”. Килешми чара-әмәл юк, җәмәгать!
“Син минем өчен тугансың”
Шулай дип яратып-сөеп дәшә Әмидәр апа килененә. Хәер, “кызына”, дисәк, дөресрәк булмас микән. Раилә ханым да әйтеп куйды ич әле: “Әни минем өчен чын иптәш, терәк, йозак”. Ана-кыз эчкерсезлеге, сафлыгы, ихласлыгы бөркелә гүзәл затлардан. Тикмәгә генә “йөз яшькәчә яшәр идем,” дими Әмидәр Сафуан кызы. Туруннар туен да күрәсе килә ич әле аның... Шөкер, гаҗәеп бай, бәхетле дәү әни ул. Оныклары өзелепләр тора. Рифмир-Раилә өрмәгән җиргә утыртмый. Иркенләп-кинәнеп, рәхәтләнеп яшә генә. Якты дөньялардан кем туйган... Язмабызга исә Гали ага теркәп калдырган шигъри юллар нокта куйсын:
Безнең тормыш диңгез суы кебек,
Дулкынланып ага да тына.
Бер-береңне тыңлап яшәгәндә,
Иң бәхетле тормыш шул була!
Сәлия Гарифуллина,
Октябрьский шәһәре.