+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 июль 2021, 10:09

Дәүләт хәстәрлеге көн дә кирәк!

Шул очракта демография мәсьәләсе дә нәтиҗәле чишелешен табачак.


Шул очракта демография мәсьәләсе дә нәтиҗәле чишелешен табачак.

Нинди генә дәүләтне, җәмгыятьне, милләтне алма, һәркайсының төп байлыгы — гаиләләр. Чыннан да, тормышыбызның мәгънәсе, киләчәгебезнең ныклыгы аларга бәйле. Көчле гаиләләрдә генә киләчәккә юл яручы балалар тәрбияләнә, анда гына үзенә ышанган, барьяклап та сәламәт киләчәк үсә. Шуңа да җәмгыятьнең бу күзәнәге дәүләтнең иң якланган катламы булырга тиеш.

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге бәйрәм өлкән яшьтәге парларны да, яшьләрне дә, балаларны да, төрле милләт вәкил­ләрен дә берләштерә. Бу көн күптән түгел генә билгеләнә башласа да, аның популярлыгы арта. Гаилә, мә-хәббәт һәм тугрылык көненең тарихы, аның белән бәйле риваятьләр, Петр һәм Февроньяның мәхәббәт тарихы XIII гасырга, борынгы заманнарның ле­гендаларына барып тоташа. Ул әлеге заман кешеләрен дә мәхәббәткә тугры булып калырга, бер-береңнең кадерен белеп яшәргә өйрәтә.
Быел ул пәнҗешәмбегә туры килә. Русиядә бу бәйрәм 2008 елда барлыкка килде. Ул вакытта аны беренче тапкыр бөтен ил белән билгеләп үттеләр. Моңа кадәр алты ел алдан ул төбәк бәйрәме булып кына санала иде.
Традиция Владимир өлкәсендә, борынгы Муром шәһәрендә барлыкка килгән.
Русиялеләр муромлылар башлангычын зур теләк белән күтәреп алды. Үз тамырларын барлауны иҗтимагый оешмалар, Урыс Православие чиркә­ве, Дәүләт думасы депутатлары, Федерация Советы хуплады. Истәлекле дата да очраклы гына билгеләнмәде. 8 июль юлиан календаре буенча 25 июньгә туры килә. Бу көнне хәзер гаи­лә­ләрне саклаучы булып исәпләнгән изге җаннар дөньядан киткән. Башта ук сүз куешкан кебек, алар, бер көндә вафат булган. Шушы көннән соң бу руханилар язмышы тугрылык, рух ныклыгы, рухи сафлык, ирнең һәм хатынның ихлас күңелдән бер-берсен кайгыртучанлыгы үрнәгенә әверелгән.
8 июль яшь парларның яраткан бәйрәме дә ул. ЗАГС бүлекләренә бу көнне никахларын теркәү өчен яшьләр аеруча күпләп килә. Дәүләт бәйрәмен билгеләргә Русиянең элекке Президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева тәкъдим иткән иде. 2008 елдан Гаилә көне популярлаша бара. Русиядә һәм аның төбәк­ләрендә иң күпбалалы гаиләләр билгеләнә, озак еллар бергә яшәү­че­ләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла һәм башка чаралар үткәрелә.
Яшь гаиләләргә күрсәтелүче дәү-ләт ярдәме бик күп. Аларның һәрбер­сен санап китү кирәк тә түгелдер, чөнки алар инде күптән гамәлгә ашырыла. Ә менә соңгы берничәсен телгә алырга була.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр 2023 елның 31 декабренә кадәр беренчел базарда ипотека алырга, яки аны 6 процент белән бө­тен срокка рефинансларга мөмкин. Шулай ук Президент Владимир Путин 2022 елның 1 июленә кадәр башка ташламалы ипотека программасының гамәлдә булу срогын озайтырга кушты. Анысы да беренчел базарда торак сатып алуга кагыла. Аның буенча ставка — 7 проценттан, ә кредитның максималь күләме өч миллион сумнан артмаска тиеш. Бу турыда дәүләт башлыгы Петербург халыкара икътисади фору­мының 4 июньдә үткән пленар утырышта әйтте.
Республикада исә инвалид һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен ял итү чыгымнарын субсидияләү соңгы вакытта булдырылган зур ярдәм чараларының берсе булды.
Күптән түгел “Балачак унъеллыгы” федераль проекты кысаларында “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан зур чара оештырылды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Күпбалалы гаиләләрне социаль попу­лярлаштыру һәм ярдәм чаралары турында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Тоболина сөйләде.
— Шунысын да билгеләп үтәсе килә: соңгы вакытта күпбалалылык популярлаша бара. Бүген Башкортстан, Дагстан, Чечен республикаларыннан һәм Мәскәүдән кала күпбала­лылык дә­рәҗәсе буенча дүртенче урында тора. 2005 елдагы белән чагыштырсак, икен­че һәм аннан соңгы балалар туу өлеше 13 процент тәшкил иткән булса, хәзер бу күрсәткеч 28 процентка кадәр арткан, — диде ул.
Балалар санын арттыру бик күп юнәлешләргә бәйле. Яшьләрнең сәла­мәтлеге, торак төзелеше, эш бе­лән тәэ­­мин ителү, балалар бакчалары, мәк­тәпләр булдыру – бар да демог­рафиягә җитди йогынты ясый. Шулар­ның берсенең генә үсеше тоткарлану да демографиянең кире якка үзгәрүенә китерә. Балалар күпләп туу — дәүләт­нең барьяклап та үсешүен күрсәтә. Әмма гаиләләр ныклы булганда гына бала­лар күпләп туачак. Димәк гаилә­ләр һәрвакыт төп игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Гөлия Гәрәева.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: