Хатын-кыз һәрвакыт баласына яхшылык тели. Күп вакыт яхшылык белән яманлык арасы бик якын була, шуңа да бу аерманы табуы да җиңел түгел.
"Мин әтинмне күралмыйм, - дип яза редакциягә килгән чираттагы хатта 30 яшьлек хатын. - Мин бәләкәй чагымда ахирәтләремнән берничек тә аерылмый идем. Шундый ук кием-салым, шундый ук велосипед. Моның өчен, әлбәттә, әти-әниемә рәхмәтлемен. Тик безнең өйдә ниләр булганын калганнар белми иде.
Әтием эчәргә яратты. Аның шулай өйгә кайтуына күз йомарга да булыр иде, әмма ул эчсә, ни эшләгәнен үзе дә аңламый кебек иде. Ул һәрвакыт әнине кыйнады... Исерек килеш кайта да, әнине башкаларга көнләп, гауга куптара. Йодрыклар белән генә "уйнаса" - бер хәл, ул кулына пычак алырга да кыенсынмый иде... Әтинең исерек килеш кайтып килүен күреп калу белән өйдәге бөтен пычакларны яшереп куя идем. Шулай әллә ничә пычакны югалттык та әле без. Курку катыш кая яшергәнемне искә төшерә алмадым.
Арада бер пычак әле дә хәтеремдә. Аның белән әти мал чала иде... Аш-су бүлмәсендә ул читтәрәк тора иде, әти аның белән теләсә-нәрсә кисәргә рөхсәт итми, үткере бетә, имеш. Шул пычакны үткерләп кенә тора иде ул. Исереп кайтып шул пычакны кулына ала, ул утта ялтырап китә... Бүген дә ул пычак бар бездә, аны күрсәм, һаман да йөрәк дөп-дөп тибә башлый.
Берничә тапкыр эләкте ул пычак әнигә дә. Бәхеткә, яралары тирән булмады, аны беркем дә белмәде. "Әни, әйдә әтидән аерылып чыгып китик", дип тә әнигә күп тапкырлар ялвардым. Әни берүзе бала белән чыгып китәргә һәм мине ятим итәргә курыкты...
Хәзер инде әти бераз тынычланды. Олыгая. Билгеле, инде әнигә кул да күтәрми. Әти белән балачактагы шул хәлләр турында бер дә сөйләшкәнем юк. Миңа да мөнәсәбәте яхшы кебек. Әмма мин аны күралмыйм. Безне элек шулай рәнҗеткәнен һаман оныта алмыйм.
Хәзер инде шәһәрдә яшим. Ипотекага фатир алдым, ялгыз яшим. Очрашкан егетләр күп булды. Әмма юри генә үпкәләшсәк тә мин аларны яңадан якын китерә алмадым. Куркам. Әле дә ир-егетләрдән куркам..."
Фото: fb.ru