Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 август , 09:25

"Юксынам сине, әти..."

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу мәрхүм әтисенең туган көнендә үзәк өзгеч хат язган.

"Юксынам сине, әти..."
Ул аны нык юксынуы турында әйткән.

«Җәйнең соңгы аеның беренче көне күңелле үтми хәзер. Нинди генә бүләк белән сөендерим икән дип баш вату да юк, көнендә иртүк килеп кочаклашу, котлашу да юк. Кичен утырып әнинең синең хөрмәткә пешергән бәлешен ашау да юк хәзер.

Хәер, бәлеш ашамый тормыйбыз торуын да, синең кебек бәлеш өстен салмак кына кисеп, мыек астыннан гына елмаеп, майлы күзләр белән бәлешнең никадәр тәмле икәнен сүзсез генә аңлатучы да юк.

Икенче ел рәттән иртән зиратка барып кайтып, аннары көне буе телевизор каршында сиңа багышланган тапшырулар карап, башка мәңге кайтмас хатирәләргә бирелеп, кичен бәлешсез өстәл артында тын гына сине искә алып уза хәзер 1 август. Ул тынлыкта СИН гел янәшәдә кебек. Рәхәт тә, моңсу да. Ә тормышның үз кануннары.

Ә без беркөе генә, Әти. Кызлар үсә, күз тимәсен. Нәргизәгә дә 5 яшь тула бит тиздән, күз алдына китерәсеңме?! «И, гомеркәйләр», әйеме, Әти?! Яңгыр яуса, картәтәй елыймыни, ди. Машинада барганда ак болытларга карый да, берәрсендә гел сине күрә. Үзе шулай ди. Мин ышанам. Үзем дә сагынган саен зәңгәр күккә төбәләм, шунда кара, дигән идең бит. Карыйм, Әти, караган саен үзәк кенә һаман өзелә.

Әни Аллаһка шөкер, Әти, борчылма. Кәефе үзгәрүчән инде һаман да. Анысы аңлашыла. Сине искә алган саен, күзе гел юеш. Бакчаны гөл итеп тоталар Бал апа белән, рәхәтләнәләр куак кискәләп, узыша-узыша кисәләр, кем күрсен! (Сиңа ярарга тырышалар инде, билгеле). Тотынган һәр агач «Роберт алмагачы», «абый куагы» анда. Гел, килеп, «Кая, үзем кисим әле» диярсең кебек тә бит…

Болай үзе бер тик торган юк, Әти! Менә туган көнеңә кабер ташын гына өлгертеп булмады. Шуңа кәеф китте әзрәк. Бездән генә торса иде дә ул, юк шул. Үзең әйтмешли, «Хәерлегә булсын» дидем инде мин дә.

Музей эше дә алга бара, Аллаһка шөкер! Музей турында Синең белән иң беренче хыялланып утырган чакны хәтерлисеңме, Әти?! Менә шул чакта сөйләшкәннәрне гамәлгә ашырабыз, Әти, син теләгәнчә булачак!

Әти, синең киңәшләреңне тыңлап, син калдырып киткән мирасны түкми-чәчми саклап, синең исемеңә тап төшермичә яшәрбез, Әти! Сүз!

Юксындырдың гына, Әти… Нык сагындырдың, нык…» — дип язган ул.

Фото: minnullin.blogspot.com


Автор:Резеда Галикәева