Хәмәтнур Шәрипов 1941 елда Борай районының Хаҗи авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә Хәмәтнурга бер ай да булмаган. Хөсәен абый, җиңү яулап, туган ягына 1945 елда кайта. Әмма тыныч тормышта озак яшәргә язмый аңа, алган яралардан, контузиядән тернәкләнә алмыйча, 1950 елда бакыйлыкка күчә.
Хәмәтнур абый ачлык, ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган. Кышын мәктәптә укып, 9 яшеннән җәйләрен көтү көткән. Үсә төшкәч, аны механизатор ярдәмчесе итеп эшкә тәгаенлиләр. Бер эштән дә баш тартмыйча, әнисенә, туганнарына булыша уңган үсмер.
18 яше тулгач, хәрби бурычын Кавказ хәрби округында үти. Анда да һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Өч ел буена “Ротаның маягы” дигән стендны да Хәмәтнур Шәриповның фотосурәте бизәп тора. Шоферлар курсын тәмамлаган яшь егетне запастагы водитель итеп тәгаенлиләр. Хәрби хезмәттән соң Хәмәтнур, әнисе янына кайтып, “Кызыл таң” колхозында комбайнчы, тракторчы булып хезмәт сала. Яшьтән үк авыр эштә чыныгып үскән егет сынатмый, гел алдынгы була, яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен Сочига ял итәргә путевка бирәләр хәтта. Арытаба озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатларына, “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була, күпсанлы Мактау грамоталары, акчалата премияләр белән бүләкләнә.
40 елдан артык стажлы хезмәт ветераны ул.
– Сугыш вакытының барлык авырлыгын, ачысын кечкенә буйлы әнкәй үз җилкәсендә күтәрде. Безне, дүрт баласын, ачтан үтермәс өчен барысын да эшләде: ат та җикте, бүрәнә дә ташыды, үзе ашамаса ашамады – безне ризыктан аермады, – дип хәтерли Хәмәтнур абый.
Төп йортта ялгыз калган әнисе янында яши ул. Тормыш иптәше белән Бибинәкыш апаны карап-тәрбияләп, 96 яшендә соңгы юлга озаталар. Ике балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр.
Бик күп авырлыклар, югалтулар кичереп, тормышның сикәлтәле юлларыннан узган Хәмәтнур абыйга тагын зур кайгы кичерергә туры килә. Чечняда санитар-инструктор булып эшләгән уллары һәлак була. Бу кара кайгыны әти кеше зур сабырлык белән үткәрә. Шушы хәсрәттән соң, язмыш аны тагын сыный. Тормыш иптәше Зөбәрҗәт апа аерылып, кызы белән Уфага күчеп китә. Гаилә башлыгы ялгыз калып, салмак кына тормыш юлыннан алга атлый. Эшенә дә бара, ашарына да пешерә, бакчасын да карый, сыерын да сава. Менә шулай биш ел узганын сизми дә кала. Еллар, көннәр үтә, ялгызына тормыш көтү авырая бара. Картайган көндә бер-беребезгә терәк булырбыз дип, күрше Гөлфидә апа белән бергә яши башлыйлар. Ул көннән 22 ел вакыт узып та киткән, бергә матур гомер кичерә алар. Гөлфидә апа бик уңган хуҗабикә. Тәрәзә төбе тутырып гөлләр үстерә, оҗмах бакчасыдай ихатасы хуҗабикәнең уңганлыгын исбатлап тора. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә балалары кайта, кунаклар өзелми бу йорттан.
Күптән түгел хезмәт ветераны Хәмәтнур Шәрипов “Сугыш чоры балалары” таныклыгын алу бәхетенә иреште. Бу таныклыкны кулына алгач, чәчләренә чал төшкән, битләренә язмыш тирән буразналар салган Хәмәтнур аганың күзләре яшьләнде, мөгаен, шул минутта аның күз алдыннан бөтен гомер юлы узгандыр.
Гөлназ Хуҗина.