+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 август 2021, 09:42

Сөюләрең чындин булса...

Гафури районында яшәүче Руфина һәм Марат Рәхмәтуллиннар алтын туйларын билгели.

Сөюләрең чындин булса...
Сөюләрең чындин булса...


Кеше гомере аккан су кебек диләр, ә яшьлекне сызылып аткан җәйге таңга тиңлиләр. Ах, кыска шул ул таңнар, әле генә һава зәңгәрләнеп, офык кырые аллана да, кай арада кызарып-балкып кояшы да килеп чыга. Тиз, бик тиз уза гомер дә. Чаптар ат кына түгел, комета кебек оча ул кайвакыт. Очар юлында көтелмәгән бер борылыш килеп чыкса, бөтенләй башка юлга кереп китәргә дә күп сорамый. Әнә шул очраклыклар закончалыгында да инде тормыш чылбырының асылы. Тегеләй булса, болай булыр иде, болай булса – тегеләй дип уйландыра кайчак. Әйтик, Хәлил исән булса, Галиябану язмышы нинди булыр иде икән? Гаилә корырлар, сабыйлар үстерерләр, Хәлил җир эшкәртер, Галиябану йорт, хуҗалыкны алып барыр, ара-тирә бәхәсләр дә чыгып куяр, ә кич җитсә, ире гармун алыр, хатыны аның иңенә башын салыр идеме икән... Гафури районының Буруновка авылында яшәүче Руфина һәм Марат Рәхмәтуллиннарның тормыш юлын, мәхәббәт тарихын тыңлап утырганда мин аларны, никтер, шушы парга тиңләдем, минем алда өйләнешеп 50 ел узгач, акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган, ә күзләрендә сөю нурын саклаган Хәлил белән Галиябану иде кебек...

Йоматау авыл хуҗалыгы техникумы студентларының Яңа ел каршылау кичәсендә була ул очрашу. Туган авылында гармунчы данын алып, Стәр­летамактагы хисапчылар курсында белем эстәп, техникумда укуын дәвам итүче беренче курс студенты Марат үзен кыю, берсүзле, кызлар сайлау мәсьәләсендә бик четерекле дип саный. Ә бу кичтә бер мизгелгә югалып кала. Дөресрәге, моңача кичермәгән тойгылар аның бар булмышына яшен булып “ата” – уен вакытында аның чәчләренә моңача таныш булмаган кызның куллары тиеп китә. Ул, үз халәтенә гаҗәпләнеп, борылып карый – алдында уртача буйлы, сылу гәүдәле, томырылып торган “шомырт” күзле бер кыз басып тора. “Беттең, егет”, – дигән уй килә башына. Әмма моңа кадәр бул­ган гадәте буенча, кызга шун­да ук ачылып китми, читтән генә күзәтә башлый.
Баксаң, бу кыз икенче курс­та укучы Руфина икән. Кушнаренко районыннан килгән. (“Безнең Гафуридән ерак кына...”) Аның тирәсендә егет­ләр күп чуала, әмма уңышка ирешә алганнары күренми. (“Яулап аласы була икән...”). Бик тыйнак, артык уңган диләр. (“Ялкау кирәкми безгә...”) Их, әнисен дә күрәсе иде, олыгайганда ниндирәк булыр бу “асыл кош”?
 
Күп тә узмый, күчтәнәчле төенчек­ләрен көч-хәл белән күтәреп, кызын күрергә аның әнисе Вәҗиһә апа килеп төшә. Вак кына буйлап сырган фуфайка кигән, килешле генә шәлен муенына әйләндереп бәйләгән кечкенә гәүдәле бу апа бик җитез адымнар белән яныннан узып киткәндә, “Менә кемгә охшаган булачак минем хатын гомер көзенә кергәндә”, – дип уйлап куя Марат. Шунда Руфинаның язмышы гомер­леккә хәл ителә дә инде.
 
– Әнкәй мине – бердәнбер кызын ялгызы үстерде, – дип искә ала үзенең гомер юлын Руфина Мәсабих кызы. – Үзе гомере буена колхоз бухгал­териясендә эшләде. Хезмәт көне – сәгатьле, иртәдән кичкә кадәр, моннан тыш, гектарлап чөгендер утау, колхозның башка эшләрендә катнашу да бар. Ялгыз хатынмын дип тормады, “калын” тормыш алып барды әнкәй – мал-туар, кош-корт асрады, бакча үстерде. Йорт эшләренең күбесен үземә алдым, көне буена эшләп арыгач, кич клубка чыгарга да хәл калмый иде. Бәлки шуңа да мәхәббәт утларында янарга вакыт булмады, Марат – күңелемне тулысынча яулаган тәүге егет иде. Инде хисләребезне сынап, өйләнешергә дип йөргәндә әнкәй каршы төште. “19 яшьтә кияүгә китмәсәң дә була, башта эшләп күрсәт, соңрак карарбыз”, – диде. Шулай итеп, мин туган авылым Карача-Елгага, ул вакытта “миллионер” дигән даны киң таралган Свердлов исемендәге колхозга эшкә кайтып киттем, Марат укуын дәвам итте.
 
Гафури белән Кушнаренко арасы йөзәр чакрымнарга сузыла, ул заманда әлеге кебек бәйләнеш чаралары юк, нишләргә? Марат озак уйлап тормый, сөйгәненә хәбәр сала, анда июльнең бер көнен билгели, “Төнге сәгать 11дә юлга чыгып тор, килеп алам”, – ди. Кыз ышаныр-ышанмас кына клубка чыга, караса, аннан ерак түгел килеп туктаган “ГАЗ-51” машинасыннан аның Мараты төшеп килә. Их син, яшьлек, әл дә әле озак уйлый торган гадәтең юк, күпме башлангычлар булмый, күпме гаиләләр тумый калыр иде! Руфинаның кара итәгенә килештереп кигән ак кофтасы гына ялтырап кала – “ГАЗ-51” зәңгәр төтенен борхылдатып, юлга кузгала. Дистә елларга сузылачак уртак, мәхәббәтле, сынаулар белән сырланган, әмма бәхетле юлга кузгала ул.
 
Руфина Гафури якларында билгеле, үрнәкле гаиләгә килен булып төшә, аны шул көнне иртәнге бишләр тирәсендә ак мендәргә бастыралар. Бианасы – 13 бала анасы, биатасы – Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан яугир, колхоз рәисе була. Ә үз әнисенә ул ике көннән генә үзенең кайдалыгын хәбәр итә ала, чөнки моның өчен шәһәр-ара телефон Стәрлетамак шәһәрендә генә була. Шулай өйләнешә Рәхмәтуллиннар, егеткә – 18, кызга 19 яшь була.
 
Көзгә Марат техникумга укырга китә, ул соңгы курсны тәмамлый, ә аннан соң – армиягә... Мәскәүдә хезмәт итә егет, “секретный” частьта. Командирлар үз эшендә аңа ышанып таяна, яшь хатынын ай саен диярлек чакыртып алырга, үзенә кайтып килергә рөхсәт итәләр. Билгеле инде, хәрби хезмәттә калырга өндиләр аны. Әмма егетнең күңеле туган ягына тартыла. Армиядән кайткач, респуб­ликаның Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәндә дә ул туган ягында хезмәт күрсәтү, якын кешеләренә файдалы булу турында хыяллана. Гаиләсенә уңайлы фатир, бер-бер артлы туган балаларын үстерергә яхшы шартлар, югары эш хакы да тотмый аны башкалада.
– Минем өчен иң яраткан һәм игелекле хезмәт – ул җир эше, – ди бу хакта Марат Шәйхелислам улы. – Кечке­нәдән комбайнчы ярдәмчесе булдым, 6нчы класста укыганда миңа ат йөртүне ышанып тапшырдылар, 8нче сыйныфта инде трактор йөртә идем. Моннан тыш, чөгендер утау, ындыр табагында эшләүләр... Җиңел булмагандыр, әмма җанга бер рәхәтлек бирә торган авыл хезмәте бу. Шуңа да мин гомеремнең калган өлешен авыл белән бәйләргә булдым.
 
Аңа ышанып тапшырылган “Россия” колхозы район хуҗалыклары исем­легендә беренчеләрдән була. Әмма алдан түгел, арттан беренче­ләрдән. Марат Шәйхелислам улы рәис булып кайтканда әлеге хуҗалыктагы эшләрне бирегә командировкага килүчеләр, практика үтүче студентлар башкарган, ниндидер тотрыклылык, үсеш турында сүз дә булмаган. Яшь рәис үзенә генә хас үҗәтлек белән эшкә чытырдап ябыша, тырыша, таба, булдыра... Берничә елдан уңай күрсәткечләр барлыкка килә, эшче урыннар булдырыла, халык иркен сулыш ала.
 
Тик... 1988 ел туа. Марат Рәхмә­туллинны КПССның XIX конферен­циясенә делегат итеп сайлыйлар. Анда Борис Ельцин партиядән чыгуы турында белдерә, күппартияле дәүләт барлыкка килә. Башка дәүләт.
 
– Мәскәүдән кайтканда минем карар нык иде инде: һәркемгә үзаллы эшләү хокукы бирергә! – ди, бу елларны искә алып, Марат Шәйхелислам улы. – Кайткач та без уналтылап фермерлык хуҗалыгы төзедек. Үзебез дә җир алдык һәм мөстәкыйль эшли башладык. Ул елларда төзелгән крестьян-фермер хуҗалык­ла­рының берничәсе генә бүгенгә кадәр эшли, әмма без үзе­безнең бер квадрат метр җирне дә чәчмичә калдырмадык.
 
Ул елларда төзелгән “Сатурн” хуҗалыгы бүген 2000 гектарда иген игә, биредә 200 баш эре мөгезле терлек асрыйлар. Уңышларга килгәндә, узган елда уҗым бодае, әйтик, гектарыннан – 99,9 центнер, арпа 80 центнер биргән, башка культуралар күрсәткече да бик югары. Бу – чынбарлык, без саннарда ялгышмадык. Әм­ма...
Әмма сүз башы бит Хәлил белән Галиябану иде. Менә алар 50 елдан соң – безнең алда. Өч балалары үскән, һәрберсенең үз бизнесы, хәтта икешәр дә. Оныклар сөендерә, кияү-киленнәр игелек китерә. “Хәлил”гә авыл хакимиятен җитәкләүне дә ышанып тапшырганнар, “Галиябану” исәп-хисап эшләрен башкара, басудагы техника эшен онлайн рәвештә күзәтеп бара, алары тулысынча роботлашкан, Буруновкага туп-туры Германия­дән кайткан. Бу “мәхәббәт кошлары” яшәгән йорт заманча, уңайлы, зәвыклы. Аның тирә­сендә меңәрләгән чәчәк хуш ис тарата, яшелчә, җимешләр өлгерә... Гафури балы белән чәйләп алгач, хуҗа, өстәл башыннан торып, үз чынаягын югычка илтеп куйды. Юк кына бер деталь, әмма – күңелгә рәхәтлек бирә торганы. Мондый бәхетле гаилә төзүнең нинди сере бар икән? “Сөю­ләрең чындин булса, Галиябану, сылуым иркәм...” Чындин булса!

Резида ВӘЛИТОВА.
Гафури районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: