-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 сентябрь 2021, 10:08

“Ирем өйгә икенче ишектән кереп йөрде”

Аерылышу, мөлкәт бүлешү беркемне дә бизәми һәм бик сирәк очракларда гына тыныч үтә.Мөнәсәбәтләрне законлы рәвештә теркәгәндә һәркайсыбыз аның гомерлек булуына ышана. Бу вакытта әле еш кына кызның да, егетнең дә ниндидер милке юк, шуңа да “брачный договор” төзү урынсыз кебек. Кайсыныңдыр торагы яисә машинасы булса да, мондый чакта рәсми документлар булдыру турында уйламыйсың. Ничек инде гаилә төзергә ниятләнгән вакытта аерылышканда сиңа нәрсә тияре турында уйларга мөмкин? Аерылышырга булгач, өйләнешеп торуның да кирәге юк кебек.

“Ирем өйгә икенче ишектән кереп йөрде”
“Ирем өйгә икенче ишектән кереп йөрде”
Шулай да гаиләләрнең таркалуы гадәти күренешкә әверелеп баруын онытырга ярамый. Эчкече ир яисә булдыксыз хатыннан аерылып, рәхәт тормыш турындагы хыяллар да еш кына чынбарлыкка туры килми. Күп вакыт аерылышкач кына авырлыкларны ялгыз күтәрүнең нәрсә икәнлеген ныклап аңлый башлыйсың.
Ирина апаның, авылга берүзе кайтып йөри башлагач, иреннән аерылуы билгеле булды. Чит өлкәдә яшәгәнлектән, әнисе янына җәйләрен генә кайта иде алар. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Һәр елны җәен дүртәүләшеп авылга кайтып, печән хәзерләшеп, җиләк җыеп, башка эшләрдә булышып китә иделәр. Ә берничә ел элек Ирина апа кызлары белән генә кайтты. Икенче елда да шул ук хәл кабатланды. Шунда аның иреннән аерыл­ганлыгы билгеле булды да инде.
— Балалар бәләкәй чакта түзәрлек иде әле. Хәзер инде аның эчүенә чыдар хәл юк. Кыз балалар бит, әтиләре өчен кеше алдында ояла башладылар. Үсмер булсалар да, минем бу карарга килүемне аңлап кабул иттеләр. Инде тыныч кына яшәрбез, дип уйлаган идек, булмады... — дип туктап калды Ирина апа.
Ирина апа белән Илсур абый Чиләбе өлкәсендәге ниндидер бер поселокта яшиләр иде. Шунда ук өй төзеп керделәр. Аерылышу вакытында әлеге өйне икегә бүлү карары чыгарылган. Тик аны ничек икегә бүлеп була? Тәүге мәлдә Ирина апа Илсур абыйга үзенең чыгып китә алмавын, балаларга яшәү өчен яхшы шартлар кирәк булуын аңлатып карый. Тик ире бу сүзләрне ишетергә дә теләми. Бераздан апа балалары белән башка өйдә түләп торып яшәргә була. Әмма шәфкать туташының эш хакы моңа җитми.
— Илсур белән аерылышып кайттык та, икебез ике бүлмәгә кереп яттык. Ул, “чын ирләрчә”, безнең йокы бүлмәсен миңа калдырды, үзе залга урнашты. Шулай беренче көн узды. Ул — бер бүлмәдә, мин икенче бүлмәдә яши башладык. Аннары киемнәрен үз бүлмәсенә чыгарды. Тик тормыш моның белән генә бетми бит әле. Аш-су бүлмәсендәге суыткычның киштәләрен дә тигез итеп бүләргә тырыштык. Мин инде аның ризыкларына тимим, әмма ул эштән иртәрәк кайтса, кәстрүлдәге аш кимегәнен сизәм. Балалар алдында тавыш куптарасы да килми бит әле. Ваннага керүне чиратка салдык. Һәркем үз бүлмәсен тәртиптә тотарга тиеш, тик менә шул ук аш-су, ванна бүлмәләрен юу минем һәм балалар иңнәренә торып калды.
Билгеле, болар барысы да мине чыгарымнан чыгара иде. Теш пастасы капкачын япмый калдырсынмы, артыннан ваннаны җыештырмый чыксынмы, аш-су бүлмә­сендәге раковинага савыт-саба өеп куйсынмы — һәркайсына түзәргә кирәк иде.
Балаларны әтиләренә каршы куярга тырышмадым. Нинди булса да аларның әтисе бит ул. Тәүдә ике бала бу хәлгә сәерсенеп карый иде. Тора-бара алар да күнде, ахры. Тик күрәчәкләр алда булган икән әле, — дип сүзен дәвам итте Ирина апа.
Ирина апа өйдә шундый мәшәкатьләр белән булашканда ире икенче хатын белән танышкан. Аерылышкан бит инде, димәк, ярый! Үз бүлмәсенә икенче яктан керү өчен ишек ясаган да теге хатынны өйгә алып килгән...
— Бүлмәләренә керү өчен ишек ясады да соң, тик менә аш-су, юыну бүлмәләре уртак булып калды бит... — дип, күз яшьләре аша көләргә тырышты Ирина апа.
Кыскасы, шулай ярты елга якын яши алар. Ире белән сөйләшеп тә, тиргәшеп тә карый Ирина апа. “Мин өйне сиңа калдырып чыгып китәр өчен төземәдем”, — дип җаваплый Илсур абый.
Бәхеткә, Илсурының икенче хатыны, бу хәлләрне аңлап, өйдән үзе чыгып китә. Соңрак та берничә хатын алып килеп карый әле ир. Тик алары да вакытлыча гына була.
— Елдан артык шундый “тәмуг”та яшәгәннән соң, бер хатын белән танышып, чыгып китте Илсур. Ни­һаять, балалар белән тыныч кына яши башладык. Өйгә җиңелчә генә булса да ремонт ясаттым. Кызлар да укуларын дәвам итте. Шул вакытта эштә бер ир белән таныштым. Безнең дәваханәгә авырып эләккән иде ул. Себер якларында эшләп йөри. Хатыны үлгән, балаларының инде үз тормышы бар. Яхшы гына кешегә дә охшаган иде. Тик моны Илсур белеп калып, араны бозды. Көн дә безгә килә, эшем янында сагалап тора. Теге иргә дә әллә ниләр сөйләп бетергән. Кыскасы, чыдамады ул, араны өзде, — ди Ирина апа.
Кызганычка каршы, мондый хәлдә калучы бер Ирина апа гына түгел. Безнең законнар сүз балалар турында барганда күбрәк хатын-кыз яклы булса, милек бүлүдә ир белән хатынны бертигез күрә. Әлеге хәлне тикшерү өчен законнарга күз салыйк.
Русиянең гражданлык законнары “уртак милек” төшенчәсен дә үз эченә ала. Ир һәм хатынга килгәндә, аларның һәркайсы никахта чакта нәрсәдер сатып алган икән, ул (бүләк итеп тапшырылган, мирас һәм милектән тыш) ир белән хатынның уртак милкенә керә. Шул ук вакытта никахны таркату милеккә уртак ия булу фактын туктатуга үзеннән-үзе сәбәп була алмый. Мәсәлән, аерылышканнан соң йорт барыбер уртак булып кала. Һәм аны законлы юл белән бүлеш­кәнче күп кенә вакыт кирәк булачак.
Русиядә шәхси йортны бүлешү проблемасы ике ысул белән хәл ителергә мөмкин: шәхси тәртиптә үзара килешергә һәм тулы юридик көчкә ия булачак тиешле нотариаль киле­шүне рәсмиләш­терергә. Моның өчен дәгъва гаризасын төзергә һәм, закон нормаларыннан һәм кагый­дәләрдән чыгып, ир белән хатын арасындагы каршылыкларны хәл итәргә.
Нәрсә ул килешү? Ир һәм хатын аерылышканда өлешләрне мөстәкыйль рәвештә билгели. Кагыйдәләр буенча, алар тигез булырга тиеш. Әмма, мәсәлән, балаларны исәпкә алып, ир белән хатын тигез булмаган өлешләр турында да килешә ала. Канун күзлегеннән караганда, балалар ата-ана милкенә хокукка ия булмаса да, закон ата-аналарга аларның мәнфәгатьләрен шәхси тәртиптә исәпкә алуны тыймый.
Мәсәлән, гаиләсен ташлап киткән ир яисә хатын балаларына айлык алимент түләүләре урынына торактагы үз өлешен бирергә мөмкин. Яки ир балалар белән яшәячәк хатынына өйнең зур өлешен калдырырга мөмкин. Гадирәк итеп әйткәндә, ир белән хатын килешү буенча өйдә бүлешүнең теләсә нинди ысулы турында килешергә, яки аның бәясенең бер өлешен анда яшәүдә калачак кеше фатирдан чыгып китүчегә түләргә мөмкин.
Милекне суд аша ничек бүлешергә? Әгәр дә ир белән хатын килешә алмасалар, суд ярдәменә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Судка йорт милекчеләренең берсе яисә икәүләп гариза бирә. Бу очракта уртак гариза языла. Гаризаны йортның урнашу урыны буенча территориаль судка бирү яхшырак (бигрәк тә, әгәр ул уртак булса). Әгәр дә судка ир белән хатынның берсе бирә икән, ул моны икенчесенең яшәү урыны буенча эшли ала.
Чыннан да, тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайбер чакта аерылышу иң дөрес юл булып күренергә дә мөмкиндер. Ләкин, ничек кенә булмасын, һәрвакыт кеше булып калырга кирәк. Бергә узган елларны, бергәләп кичергән авырлыкларны һәм шатлыкларны хөрмәт итү дөрестер. Һәм иң мөһиме – аерылышу әти белән әни булуны юкка чыгармый, алар балалары алдында бертигез әхлакый җаваплы булып кала.

Гөлия Мөгаллимова.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: