+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
30 сентябрь 2021, 10:59

“Хатыным мондагы хатыныма бүләк җибәрә”

Уфаның “Евразия” базарында таныштым Азәрбайҗаннан килгән бу ир белән. Сүзгә сүз ялганып, ике төбәктәге тормыш, гаилә хәле белән кызыксындым.

“Хатыным мондагы хатыныма бүләк җибәрә”
“Хатыным мондагы хатыныма бүләк җибәрә”

Азиз исемле ир күптән Уфада эшли һәм яши. Көннәрнең берсендә ул Альбина исемле тол хатын белән таныша, ир хатынның фатирына яшәргә килә, никах укыталар. Бүген уртак малайлары үсеп килә. Азизның үзләрендә гаиләсе бар, өч баласы үсә. Әлбәттә, алар аерылышмаган, ир елына бер-ике тапкыр туган ягына кайтып килә. Гаиләсен карый, акчасын җибәрә.
– Хатының синең монда икенче хатын белән яшәвеңне беләдер бит инде? – дип кызыксынам.
– Әлбәттә, белә!
– Ачуланмыймы?
– Юк! Нишләп ачулансын! Киресенчә, кайткан саен мондагы хатыныма бүләкләр биреп җибәрә! Бездәге хатыннар сабыр. Мин гаиләмне, балаларымны карар өчен монда эшлим. Үзебездә юньле эше дә, акчасы да юк. Монда мин фатирлы хатынга кергәч, аның күңеле тыныч. Икенчедән, кемгәдер фатирга түләп яшәмим. Кайтып, баш терәр почмагым бар, тамагым тук...
Азизның бу сүзләре уйга салды. Бер уйласаң, хатыны гаиләсенең, хәләл җефетенең иминлеге өчен шундый адымга барадыр бит. Ә сез мондый хәлгә ничек карыйсыз?

Венер Исхаков.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: