+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
4 октябрь 2021, 09:45

Яхшылыгы йөзендә чагыла

Кешеләрне һәм үз һөнәрен яратуы Луиза Галимовага һәрчак шатлык китерә.

Яхшылыгы йөзендә чагыла
Яхшылыгы йөзендә чагыла

Һәр авылның йөзек кашы булып торган, халыкның олы ихтирамына лаек шәхесләре бар. Мондый мөнәсәбәт үзеннән-үзе генә тумаган, ихлас, ачык йөзле, ярдәмчел булулары һәм, әлбәттә, дистә еллар дәвамында намуслы, тырыш хезмәтләре белән яулаган алар бу хөрмәтне. Хаклы ялга чыгу белән авылның тормышында актив катнашып, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп яшәүче шундый олуг ихтирамга лаек кешеләрнең берсе – Луиза Ногман кызы Галимова белән Авдон авылында оештырылган бер чарада таныштым. Беренче тапкыр күрүемә карамастан, чара дәвамында бу апага соклануым артканнан-арта барды.

Биредә ул “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының “Дәү әниләр” төркеменә җитәкчелек итә. Ә бу көнне оешма әгъзалары Луиза Ногман кызының кунакчыл йортына җыелды. Бу очрашуны монда оештыру да юктан гына түгел: бүген инде Луиза апа пар канатсыз булса да, аларның мә­хәб­бәтле гаиләсен биредә хөрмәт итмәгән бер генә кеше дә юктыр. Гаиләсе, тормыш-көнкүреше, кылган гамәлләре күпләргә үрнәк булырлык.
Хуҗаларның нинди булуын капка төбеннән аңлап була, диләр бит. Авдонда Галимовларның йорты әллә кайдан үзенә чакырып, нур чәчеп тора. Ә хуҗабикәнең холкы йөзенә язылган: сабыр, акыллы, киң күңелле, әдәпле, тәмле һәм үткер сүзле, пөхтәлек, тәртип яратуы да күренеп тора. Ихатасы гөл-чәчәкләргә күмелгән, бакчасында яшелчә-җимеш мул уңыш белән сөендерә, йортындагы һәр нәрсә зәвык белән урнаштырылган.
Тумышы белән Луиза Ногман кызы Татарстанның Сарман районыннан. Кечкенәдән табиб булырга хыяллана ул. Әллә үзенең бәләкәй чагында ныклап авыруы да тәэсир иткән инде моңа: кызамык белән каты чирләгән, үпкә авыруыннан да озак дәваланырга туры килгән. Абыйсы сентябрь аенда үзе белән уенга алып барып, үләндә йоклатып калдыра. Шуннан соң үпкәсе ялкынсынып, алты айдан гына аягына баса.
Укымышлы, абруйлы гаиләдә тәрбияләнеп үскән кызның әти-әнисе дә балаларының яхшы белем алуын тели. Шулай итеп, үзләре яшәгән Дүсем авылындагы мәктәпнең 7нче сыйныфын яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, әтисе Луизаны Әлмәт шәһәрендәге 1нче татар мәктә­бенә алып китә. Тәүдә туганнарында яшәп укырга туры килә. Ләкин кыз туган йортын, әнисен бик сагына. Авылда эшләр дә күп, ярдәм итәргә кирәк, дип өзгә­лә­нә. Әтисе бер атнадан килгәч, кызының тормышы, уңышлары белән кызыксына. Астро­номиядән “бишле” алуын зур горурлык белән сөйли әтисенә. Ләкин барыбер дә кайту турында уйлый. Әтисенең яхшы психолог булуын еллар үткәч кенә аңлап, гомере буе аңа рәхмәтле булып яши Луиза Ногман кызы. “Алып кайтыр идем дә, кызым, “бишлең” кызганыч бит. Тагын бер атна гына укып кара да, аннан алып кайтырмын”, – дип кайтып китә. Гаиләдәге мөнә­сәбәтләр ныклы ышанычка нигез­ләнгән, аның сүзен тыңлап, кыен булса да, торып кала Луиза. Нәкъ бер атнадан әтисе килеп тә җитә. Бу вакытка кызны интернатка күчерәләр, җайла­шып, башкалар белән ныклап дуслашып китә. Әтисе килсә дә, кайту турында бер сүз дә чыгармый. Шулай 10нчы сыйныфны туган йортыннан читтә тәмамлап, Казан медицина университетына юллана. Кызганычка каршы, керә алмый. Әтисе дә: “Ярый, кызым, кермәгәнең яхшы булган. Бәләкәй генә буйлы табибны кем тыңлар иде? Әлегә үсә тор”, – дип юата. Ләкин кыз да өметен югалтмый: трахоматоз курсларына юллана. Аны тәмамлап, ике ел фельдшерлык пунктына мөдирлек итә. Ә балалар табибы булу теләген һаман да хыялында йөртә. Авылдаш егетләре Уфа шәһәрендә дә шундый уку йорты булуын әйтеп, бирегә чакыра. Шулай итеп, ул Башкорт дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә.
Укуының беренче көнендә инсти­тутның ишек төбендә үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. Ул вакытта дәвалау факультетында укучы Рамир бригадир булып, студентларны Авыргазы районына колхозга эшкә җыя. Луиза да шулар исәбендә йөк машинасының кузовына утырып эшкә юллана. Шуннан яшьләр очраша башлый. Рамир Газиз улы Мә­четле районының Әләгәз авылыннан. Икесе дә тулы гаилә­ләрдә тәрбияләнеп үскәннәр, әтиләре дә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәштә катнашкан, каты яралансалар да, туган якларына кайтырга, күркәм гаиләләр корып, балалар үстерергә насыйп булган. Луизаны егеттә тагын бер ягы сокландыра: әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган ул, гаиләләрендә хатын-кызны зурлый белү хисләре кечке­нәдән тәрбия­ләнгән. Моңа игътибар итмәс иде, үзләренең гаиләсендә дә әти-әнине, олыларны олылау, хөрмәт итү, кечеләрне кече итеп, ярдәм­ләшү кебек тө­шенчәләр кеч­кенәдән сеңде­релгән кызга. Шуңа күрә безгә тормыш көтәргә авыр булмады, ди Луиза Ногман кызы, 49 ел бергә тату гомер кичергән һәм 5 ел элек якты дөньядан китеп барган тормыш иптәшен яхшы сүзләр белән искә алып.
Шулай 1967 елда ике студент, булачак табиблар чәч­ләрен чәчкә бәйләп, күркәм гаилә кора. Рамир Газиз улы 5нче курста ук фельдшер булып эшли башлый. Кечкенәдән шушы һөнәр ияләре булу турында хыялланган Галимовлар барлык го­мерләрен бу изге эшкә багышлый һәм бөтен күңелләрен биреп, яратып башкара.
– Эшләгән елларымда юлымда һәр­вакыт мине хөрмәт иткән, яхшы күңелле кешеләр юлдаш булды, бердәм, тату коллективларда хезмәт салдым. Үзем дә ялган сүзне, мә­керлелекне чит күрдем. Әйткән сүзне үтәү, кешенең кайгысын уртаклашу минем өчен яшәү кагыйдәсе булды, – ди Луиза апа.
Озак еллар Балакатай районының Емаш участок дәваханәсендә хезмәт сала Галимовлар: Луиза Ногман кызы – педиатр, ә Рамир Газиз улы – баш табиб вазыйфасында. 1985 елда Авдонда яңа дәваханә ачылгач, шунда күченеп киләләр һәм барлык гомер­ләре шушы җир белән бәйле була. Намуслы эшләре, кешеләрнең авыру-зарларын үзләренекеләрдәй күреп, һәрвакыт һәм төрле яклап ярдәм кулы сузарга әзер булган белгечләр биредә тиз арада абруй казана, авылның иң хөрмәтле кешеләренә әверелә. Хез­мәтләре дәүләт тарафыннан да лаеклы бәһалана: Рамир Газиз улы “Русия Федерациясенең атказанган табибы” исеменә лаек булса, Луиза Ногман кызы БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Күркәм, изгелек бөркелеп торган гаиләдә кызлары Лира, уллары Айрат та әти-әниләре үрнәгендә яхшы тәрбия алып үсә, икесе дә табиб һөнәрен үзләштерә. Тиң тормыш юлдашлары сайлап, үзләренең ояларын коралар. Шуңа бүген Луиза апа балалары өчен куанып яши, килене һәм киявеннән дә уңган, оныклары да уңышлары белән сөендерә.
Ә гаиләсе Луиза Ногман кызы өчен һәрвакыт беренче урында була.
– Гаиләнең башы саф сөю, мә­хәббәт булса, бу хисләрне саклап калу, аны гомер буена җитәрлек итү өчен зур сабырлык, бер-береңне ихтирам итеп яшәү кирәк, – дип Луиза апа яшьләргә еш кына гаилә коруга бәйле киңәшләрен дә бирә.
Ә нинди уңган хуҗабикә ул! Аш-су осталыгына әнисеннән өйрәнеп үскән. Ул пешергән ризыклар телеңне йотарлык! Бу көнне очрашуга җые­лучылардан да күпме мактау сүзләре яңгырады. Ә соклану һәм рәхмәт хисләрен киметеп тә, арттырып та әйтеп булмый – алар күңелдән ургыла. Шул ук вакытта тормыш гөрләп торган бу йортның капкасын ачып керү белән үк барысы да аңлашылып тора. Уңган булмасаң, шулай яшәп тә булмый.
Бүген янында пар канаты булмаса да, ялгыз дип булмый аны. Балалары, оныклары килеп тора. Кунакчыл йортының ишеге һәркем өчен ачык, якты йөзе, тәмле сүзе, фәһемле ки­ңәшләре белән һәр килүчене каршы ала, изге теләкләре, догалары белән озатып кала.
– Балаларым ярдәме белән корган дөньямны таратмыйча алып барырга, гаиләбезнең җылы учагын саклап яшәргә тырышам. Рамирым күктән карап, кылган эшләремне күреп соклансын, укыган догаларым аның рухына барып җитеп, шатландырсын, – ди сәламәтлек саклау ветераны.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Уфа районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: