Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 октябрь 2021, 11:43

Ягымлы әни булыр өчен син кирәк, әти...

17 октябрьдә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләячәкбез.

Ягымлы әни булыр өчен син кирәк, әти...

Русия Президенты Владимир Путин илдә “Әтиләр көне”н булдыру турындагы указга кул куйды. Бәйрәм ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләнәчәк. Документта билгеләп үтелүенчә, бәйрәм гаилә институтын ныгыту, шулай ук балаларны тәрбияләүдә әти ролен арттыру максатында гамәлгә куелган.

Күптән түгел Русиядә Әтиләр көнен булдыру башлангычы белән Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы чыгыш ясаган иде. Анда бәйрәмне гамәлгә кертү гаиләне, әти-әниләрне һәм балаларны яклауга юнәлтелгән Конституциядәге 72 мәддәгә төзәтмәләр белән бәйле дип билгеләделәр. Дөньяның күпчелек илләре июньнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгели. Агымдагы елда бу көн 20 июньгә туры килде. Әлеге бәйрәмне билгеләү 1909 елда Американың Вашингтон штатындагы Спокан шәһәрендә башлана. Әниләр көне уңаеннан чиркәү хезмәте вакытында Сонорда яшәүче Луиза Смарт Додд ни өчен әтиләр өчен мондый бәйрәм юклыгы турында уйлана башлый. Сонорның әнисе алтынчы баласы тугач үлгән. Балаларны әтиләре, Гражданнар сугышы ветераны Уильям Джексон Смарт тәрбияләгән. Ул үз балалары өчен яраткан һәм кайгыртучан әти була. Хатын-кызлар петиция төзеп, гаиләдә әтиләрнең роле никадәр мөһим булуын халыкка җиткерергә тырыша. Урындагы хакимият башлангычны хуплый. Бәйрәм 5 июньдә, Уильям Смартның туган көнендә узарга тиеш була. Ләкин билгеләнгән датага барлык әзерлек эшләрен тәмамларга өлгермиләр, шуңа күрә бәйрәмне 19ына күчерәләр.

Тиздән идеяне башка шәһәрләр дә күтәреп ала. Аны хәтта АКШ президенты Калвин Кулидж да хуплаган. Сәясәтче белдерүенчә, мондый бәйрәм әтиләрнең балалар белән элемтәсен ныгытачак.

Чыннан да, соңгы вакытта әтиләрнең гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урынына игътибар арта. Әлеге башлангыч ил күләмендә үткән чаралар белән беррәттән, республикада гасырлардан-гасырларга яшәп килүче традицияләргә дә кайтып кала. Республиканың гаилә сәясәте җәмгыятьтә һәм гаиләдә әтиләрнең ролен күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен саклап калуга һәм ныгытуга, гаилә статусын күтәрүгә юнәлтелгән. Күп кенә районнарда һәм шәһәрләрдә әтиләр советы төзелде һәм алар уңышлы эшләп килә. 2020 елда Башкортстанның Иҗтимагый палатасы тарафыннан “Ата батырлыгы” дигән җәмәгатьчелек бүләге гамәлгә куелды. Ике ел эчендә бу бүләккә республикада балаларын тәрбияләүдә иң яхшы дип табылган 54 әти лаек булды. Шул ук вакытта, бу бүләккә ия булу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Мактаулы бүләк алу өчен, Русия гражданы булу һәм Башкортстанда кимендә биш ел яшәү дә зарур. Уллыкка алынган балаларны кимендә биш ел тәрбияләүче аталар да бу бүләккә дәгъва итә ала.

Балалары Ватанны саклаганда һәм аның мәнфәгатьләрен яклаганда һәлак булган яки хәбәрсез югалган, яки хезмәттә гарипләнгән яисә һөнәри авыруларга дучар булып, аннары вафат булучыларның ата-аналарына да тапшырыла бу бүләк. Әйе, дәүләт дәрәҗәсендәге мондый чаралар әтиләрнең абруен күтәрүгә һәм аларны җәмгыятьтә хөрмәткә лаек шәхес итеп күрсәтүгә юнәлтелгән.

Шул ук вакытта, әлеге категориягә карамыйча да төрле чараларда катнашып, республика, ил күләмендә зур абруй казанган гаиләләр дә бихисап. Быел җәен, мәсәлән, Ишембай районында яшәүче Исмәгыйлевлар гаиләсе өчен бөтен республика белән җан аттык. Алар Чабаксарда үткән “Идел буеның уңышлы гаиләсе” конкурс-фестивалендә катнашты. 2013 елдан башлап ел саен уздырыла торган бу конкурс балигъ булмаган ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр арасында үткәрелә. Конкурста шулай ук тәрбиягә яки опекага алынган балалы гаиләләр дә катнаша ала.

Быел да конкурста, гадәттәгечә, Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән дә күркәм гаиләләр катнашты. “Идел буеның уңышлы гаиләсе-2021” конкурсында Исмәгыйлевлар гаиләсе “Иң тату гаилә” номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды. Ишбулды Миңнегәрәй улы һәм Гөлфәйрүз Абзалкан кызы инде 20 елдан артык әти-әни исемен йөртә. Алар әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларга шушы җылылыкны бүләк иткән. Бүген аларның зур һәм тату гаиләсендә 9 бала тәрбияләнә. Дүрт өлкәне инде үз гаиләләрен корган һәм үзләре дә әти-әни булган. Исмәгыйлевларның күпмилләтле гаиләсе, чыннан да, талантларга бай.

Гаилә Уфада узган VI Бөтендөнья фольклориадасында да катнашты. Исмәгыйлевлар мәктәп тормышында балаларның актив катнашуы өчен бик күп грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әйе, мондый зур чараларда катнашу өчен, тәү чиратта, гаилә башлыгының төпле, гаиләдә һәркемгә чын терәк булуы кирәк. Гаилә тормышта да шундый бердәм, тату булмаса, сәхнәгә чыгып кына, жюриларның иң югары балларына ирешеп булмас иде. Гаиләнең нигезе нык булу андагы әтигә, ир-егеткә турыдан-туры бәйле. Ишбулды Миңнегәрәй улының да гаиләдә һәркемне ихлас яратуын, кайгыртучан ир һәм әти булуын залдагы һәр тамашачы сизде. Халыкта еш кабатланган әйтем бар, ат кая бара — арба да шул юлдан тәгәри. Гаилә башлыгы үзе мондый үрнәк күрсәтмәсә, андагы балалар шулай уңышлы чыгыш ясый алмас иде, билгеле.

Әйе, Әтиләр көне әлегә бездә зурлап билгеләнмәсә дә, тора-бара бәйрәмнең әһәмияте күтәрелер, дияргә кирәк. Моңа югарыда телгә алынган чаралар да ишарәли. Чыннан да, без күбрәк бала тәрбияләүдә әниләрнең ролен ассызыкларга өйрәнгәнбез. Чөнки әни кеше һәрвакыт бала янында. Бишек җырын җырлаучы да, сабый авырганда төннәрен аның янында утыручы да ул. Шул рәвешле әти кешенең роле еш кына читтә кала сыман. Бары тик үсеп буй җиткәч кенә әтиләрнең безне чын-чынлап җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тәрбияләүгә ныклы нигез булдырганын аңлыйбыз. Аларның тәрбиясе безгә шундый кайгыртучан әни яисә терәк булырдай әти булырга кирәклеген аңлатканына төшенәбез. Әти кеше әниләрнең һәм әтиләрнең баласы өчен нинди булырга тиешлеген дөрес итеп аңлатмаган булса, бәлки бүген ата-ана төшенчәсенең барлык асылына һәм алар иңенә салынган җаваплылыкка төшенмәгән дә булыр идек. Шуңа да һәр бала әтиле булып үссен иде.

Болар кызыклы! 

Тулы гаиләдә үскән балалар яхшырак укый, яшьтәшләре белән тиз уртак тел таба һәм үз-үзенә ышанучан була. Шулай ук әтиле балалар начар компанияләргә сирәгрәк эләгә. 

Әти дә, әни дә баланың социаль тормышына бертөрле йогынты ясый һәм аның җәмгыятьтә үз урынын табуда ярдәм итә. 

Галимнәр белдерүенчә, баланың намуслы булып үсүенә әти кешенең мәхәббәте турыдан-туры йогынты ясый. 

Хәзерге дөньяда балаларның 50 процентка якыны тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Әгәр балага 2 яшь тулганчы әтисе аның тормышында актив катнашса, бала әтисенә ныграк бәйләнгән була. 

Әтисез үскән бала еш кына тормышта финанс яктан зур уңышка ирешә алмый.

Югары белемле ирләр декретка ешрак китә. Декретта булучы әтине түбәндәгечә тасвирларга мөмкин: ул шәһәрдә яшәүче, югары белемле һәм уртачадан югарырак хезмәт хакы алган ир-егет.

Аерым чыганаклар мәгълүматларына ышанганда, бөек полководец Чыңгызханның дүрт рәсми улыннан тыш, меңгә якын никахтан тыш баласы булган. Чыңгызханның олы улы да үзеннән соң тагын 40 варис калдырган. 

Мисырга 66 ел буе идарә иткән фиргавен Рәмзәс IIнең 111 улы һәм 67 кызы булганлыгы билгеле. Хатыннары хөрмәтенә ул чиркәүләр төзеткән.

Сәхифәне Гөлия ГӘРӘЕВА әзерләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова