+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 ноябрь 2021, 10:40

Кәләшен ул Ташкенттан алып кайткан!

Бозаязның данлы улы Миңнехан Әбдиев төзелеш тармагында ил күләмендә танылган.

Кәләшен ул Ташкенттан алып кайткан!
Кәләшен ул Ташкенттан алып кайткан!
Тормышта үз юлын табып, барлык гомерен яраткан һөнәренә багышлаган кешеләр бик бәхетле була.
Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туып-үскән һәм барлык гомерен төзелеш тармагы белән бәйләгән Миңнехан Әбдиев та үзен бик бәхетле дип саный. Ә аның тормыш һәм хезмәт юлы илебез һәм республикабыз тарихында үзе бер чорны чагылдыра.
Бихисап вакыйгаларга, очрашуларга бай тормыш юлы узган, республика тарихында тирән эз калдырган шәхес, тынгысыз эшчән ул. Районда гына түгел, республикада да аны белмәгән, ихтирам итмәгән кеше сирәктер: “РСФСРның атказанган уйлап табучысы”, БАССРның атказанган рационализаторы, Русиянең атказанган төзүчесе, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның Нефть һәм газ төзелеше министрлыгы отличнигы” һәм башка бик күп бүләкләргә ия ул.


Елгалар чишмәдән башлана

Бүген, туксанынчы дистәне тутырып килсә дә, аның активлыгына, тормыш сөючәнлегенә хәйран калырлык, ул һаман да яңадан-яңа идеяләр белән яна. Барлык гомере Уфа шәһәре белән бәйле булса да, кече ватаны белән бәйләнешне беркайчан да өзмәгән ул. Ә хаклы ялга чыгу белән туган нигезенә кайтып төпләнгән. Шуңа сүзен дә ул иң кадерле, иң газиз кешеләреннән башлап җибәрде.
Диварда фоторәсемнәр тезелеп киткән, бу – үзенә күрә бай тарихлы бер музей диярлек. Менә әтисе Солтангази Әхмәтфазыл улы – осталарның остасы, байтак еллар колхоз рәисе булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланып, өч көн үткәч тә фронтка китә. Аның ике өлкән улы да илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә, Берлинга кадәр барып җитеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайталар. Биш малай тәрбияләгән әти-әнисе Миңнехан өчен барлык яклап үрнәк була, балаларында югары әхлаклылык, Туган илгә һәм хезмәткә сөю тәрбияләп үстерәләр.
Вакытында салынган тәрбия орлыклары күркәм җимешләр, мул уңыш белән сөендерә. Аларның һәрберсе лаеклы кешеләр булып, барлык гомерләрен туган илгә хезмәт итүгә багышлый. Миңнехан Солтангази улы Башкорт авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлау белән 1958 елда хезмәт юлын Балакатай ремонт-техник станциясендә инженер-механик вазыйфасында башлап җибәрә. Биредә аңа җитәкче вазыйфаларда да үзен сынап карарга туры килә: машина-трактор остаханәсе мөдире, баш инженер булып хезмәт сала. Берничә елдан “Нефтепроводмонтаж” трестына урнаша. Менә шунда аның һөнәри сәләтләре ачыла да инде.
– 60нчы елларда торба үткәрү төзелеше ахырына кадәр уйланылмаган була, технологияләр эш барышында камилләштерелә. Мәсәлән, торбаларны башта кулдан бөксәләр, мин ярымавтомат эретеп-ябыштыру корылмасы уйлап таптым, – ди Миңнехан Солтангази улы.
Кешеләр генә түгел, техника да гади булмаган шартларда эшли. Торба салучыларга һәм бульдозерларга таулар һәм сазлыклар аша да үтәргә тулы килә. Мондый юлларда машиналар бата, ватыла. Миңнехан Солтангази улы шунда машиналар ышанычлы хезмәт итүен тәэмин итә алырлык “Әбдиев шайбасы”н уйлап таба. Ә барлыгы Әбдиевның исәбендә уйлап табылган 12 әйбер, аларның барысы да җитештерүдә кулланыла. Авторлык гонорарларының күп өлешен ул Тынычлык фондына тапшыра, ә ул вакытта бу акчага ике бүлмәле яхшы фатир сатып алырга мөмкин булыр иде.
Әбдиев Бохара – Урал, Урта Азия – Үзәк, Таас-Тумус – Якутск газүткәргечләре һәм Усть-Балык – Омск нефтьүткәргечләре төзелешләрендә катнаша. Аларның предприятесе җитештергән торбалар буенча бүгенге көнгәчә Көнбатыш Европага газ килә.
Байтак еллар якташыбыз Уфа шәһәрендәге Үзәк эксперименталь механика остаханәсенә җитәкчелек итә. Үзгәртеп кору чорында байтак эре предприятиеләр эшчәнлеген туктатырга яисә үзгәртергә мәҗбүр була. Бу җилләр механика остаханәсен дә урап узмый. Оешманың профилен үзгәртергә һәм төзелеш белән шөгыльләнергә карар ителә. Ни генә дисәң дә, торак йортларга ихтыяҗ һәрвакыт булачак, дип фикерли директор.
Күпмедер вакыттан “Монолитстрой” предприятиесе барлыкка килә. Республикада монолит йортлар төзегән беренче предприятие була ул. Хәтта подряд оешмалары ярдәме дә таләп ителми, биналарны башыннан ахырына кадәр үз көчләре белән төзиләр. Шулай, 18 катлы беренче монолит йорт Уфа шәһәренең Курчак театры янында калкып чыга. Соңыннан берничә шундый йорт Сипайлово бистәсендә дә барлыкка килә. Әйткәндәй, бу йортларны проектлауда Әбдиевның инженер-төзүче белгечлегенә ия кызы белән улы да катнашалар.
Әлбәттә, Миңнехан Солтангази улы үзенең ватаны – Бозаяз авылы турында да онытмый, озак еллар дәвамында ярдәм итеп яши. Иң озын урамнарның берсенә юл салдыра, газ үткәрүдә, мәчет төзүдә ярдәм күрсәтә. Шушы һәм башка бик күп изге эшләре өчен авылдашлары Бозаяз урамнарының берсенә аның исемен бирә.

Монда тарих саклана

Әбдиевлар Бозаяз авылындагы йортларының икенче катын тулысынча музей итеп ясаган. Нәкъ ун ел элек музейны ачу тантанасында күпсанлы кунаклар катнашкан. Һәр музейдагы кебек үк, биредә дә теләк-тәкъдимнәр өчен аерым дәфтәр ачылган. Аны укып та биредә кемнәрнең булуын күрергә мөмкин. Менә РСФСРның халык артисты Нурия Ирсаева да соклануын яшермәгән. “Миңнехан Әбдиевның музее – уникаль. Монда илебез тарихы чагылыш тапкан. Бозаязлыларга көнләшерлек: алар барлык яклап та үрнәк булырлык хөрмәтле `һәм билгеле шәхес белән бер авылда яшәү бәхетенә ия”, – дигән Нурия Ирсаева, Миңнехан агага күңел тынычлыгы, хәерле гомер теләп.
Күренекле шагыйрә Дилә Булгакова да – бу йортта көтеп алынган кунак. Алар бер авылда үскән, мәктәптә укыган, дуслык җепләре белән балачактан ук бәйләнгән.
Дистә ел дәвамында моннан кеше өзелми: өлкәннәр дә, балалар да фәһем ала торган урын бу. Колачларын җәеп, үзенә чакырып торучы музей белән көн буе танышып йөресәң дә вакыт җитмәс. Монда Әбдиевларның гына түгел, авыл, район, республика, шул исәптән аның төзелеш тармагы, “Монолитстрой” предприятиесе тарихлары да, уйлап табучының авторлык таныклыклары, күпсанлы бүләкләре дә урын алган. 60 квадрат метр мәйданны биләүче музейда һәрнәрсәнең үз урыны, һәр стенд – аерым исем астында. Гадәти музейлардагы кебек, гид та бар, ул – музейның хуҗасы үзе, аны күпме тыңласаң да тыңлап туймассың. Газиз кешеләре, күңеленә якын нәрсәләр, хезмәт җимешләре турында сөйләгәндә шул күренешләр күз алдына килеп баса.
Иң күренекле урында – шәҗәрә. Әбдиевларның нәсел агачы биредә 1745 елдан ук төсмерләнә. Шул тирәдә генә гаилә ядкаре – Әбдиевның карт картәтисенең самавыры утыра. Скрипка, аккордеон, баян, гармуннар тезелеп киткән – бу уен коралларында барлык гаилә әгъзалары уйный. Мәктәп һәм студент елларындагы фотосурәтләрдән шундый биеклекләргә ирешү әле хыялында да булмаган яшь кенә малай елмаеп тора...

“Гаиләм – көч-куәт бирүчем”

Шәхескә бәя аның гаиләсенә булган мөнәсәбәтеннән дә туа. Бу яктан да Миңнехан Солтангази улы матур үрнәк булырлык – тугры тормыш юлдашы, хәстәрлекле әти, сөекле картәти. Балаларына яхшы белем һәм тәрбия биргән Әбдиевлар, алар да әтиләре юлын сайлаган. Миңнехан Солтангази улы һәм Рәсимә Нигъмәтҗан кызы, иңгә-иң куеп, 60 елга якын тату гомер итәләр. Чибәр, озын толымлы кызга тәү караудан гашыйк була егет.
Рәсимә ахирәтләре белән Ташкенттан Ленинградка килгән чакта туган якларына – Уфага да килеп китәргә була. Менә шунда язмыш җилләре очраштыра да инде ике яшь йөрәкне. Берничә көннән кыз кайтып китә, ә егет, аны эзләп, Ташкентка кадәр бара һәм алып кайта. Менә шуннан бирле алар бер-берсенә терәк булып, аңлашып, сайрашып һәм җырлашып гомер кичерә. Авыл җирендә эш җитәрлек булса да, кичләрен, кулларына яраткан гармуннарын алып, моңланып та алалар. Әлеге уен коралында икесе дә бик шәп уйный. Әйткәндәй, тәүге гармунын Миңнехан абый 25 яшендә үк юк акчасын бар итеп алган булган. “Өстеңдәге киемең таралырга тора бит, костюм ал!” – дип әйтсә дә абыйсы, Миңнехан күптәнге хыялын тормышка ашыра.
Үзенең сәламәтлегенә Миңнехан Әбдиев бик җитди карый. 48 яшендә табиблар артык физик көч таләп ителгән эшләр белән шөгыльләнмәскә киңәш итә – йөрәккә авырлык киләчәк, диләр. Ләкин ул, моның киресен исбат итәргә теләп, нәкъ шул чордан көн саен күнекмәләр ясый, йөгерә башлый һәм бу гадәткә кереп китә. Күрәсең, шуңа бүген дә Миңнехан абзый үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә.
Ныклы сәламәтлегенең тагын бер сере – дөрес туклану. Бакчадагы 100 квадрат метрдан артык мәйданлы теплицаларында, көннәр салкынайтуга карамастан, җәй дәвам итә. Әйткәндәй, хуҗа борыч үстерү белән шөгыльләнә, шуңа, помидор белән кыярдан тыш, бу культураның биредә нинди генә сортлары юк! Буеннан буена тезелеп киткән бу үсемлек быел да мул уңыш биргән. “Шулкадәр борыч нәрсәгә?” – дип сорыйм. Ә аның файдасы бик күп икән. Сутын сыгып, туңдыргычта саклый, кыш дәвамында бу эчемлектән аерылмый.
Миңнехан Әбдиевның медицина буенча белеменә дә хәйран калырлык: һәрнәрсәгә табиблардан да яхшырак итеп аңлатма бирә. Әнә коронавирус инфекциясенә каршы прививканы да ул районда тәүгеләрдән булып ясатты һәм башкаларны да үзе артыннан ияртте. Бердәм көч белән генә бу авыруны җиңеп була, дип исәпли хезмәт ветераны.
Әйе, кеше күркәм эшләр башкару өчен килә бу дөньяга. Миңнехан Әбдиев та, узган гомер елларына әйләнеп карап, башын горур тотып атлый: төзелеш өлкәсендә күпме казанышларга ирешелде, тынгысыз җитәкче иганәчелек ярдәменнән дә читтә калмады, колхозларга, авылдашларына ярдәм итә алды. Шуңа бүген изге эшләре белән горурланып, ачы хезмәтенең татлы җимешләрен татып, бәхет һәм канәгатьлек хисе кичереп, һәр туган көнгә шатланып гомер йомгагын сүтә.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: