"Кызым туганда миңа 25 яшь иде. Бала туганнан соң икенче көнне дәваханәгә минем янга әни килде. Аның белән очрашуга мине кабул итү бүлмәсенә чакырмадылар, чөнки кабул итү вакыты түгел иде. Шуңа күрә ул миңа шалтыратты да, күчтәнәчләрне дежур шәфкать туташында калдыруын һәм кире өйгә кайтып китүен әйтте. Сөйләшкән вакытта мин күршеләргә комачауламас өчен палатадан коридорга чыктым.
Әни белән сөйләшкәннән соң, аның дәваханәгә ничек килүе күз алдына килде. Мин район үзәгендә, әнием авылда яши иде (күптән түгел генә бала тудыру нәтиҗәсендә күңелем бик нечкә иде). Әни минем өчен җәяүләп буранда, тезеннән кадәр карга батып килгән кебек булды. Ул бик арыган, ачыккан. Җитмәсә, миңа пешергән әйберләре бик авыр. Шулкадәр күңелемә тиде бу хәл, мин коридор стенасына сөялеп елап җибәрдем.
Узып барышлый доктор мине кочаклап алды да: «Ни өчен елыйбыз, ни булды? - дип сорады. - Сиңа балаңны имезергә алып килмәделәрме әллә?" - ди. Мин табибның күкрәгенә башымны салдым да тагын да ныграк үксеп елап җибәрдем: «Ю-у-ук-у-у-ук... Бала белән бар да яхшы». Табибның күзләре тагын да зурайды: «Нәрсә булды соң?» - дип сорады. Һәм шунда мин: “Әнине сагынды-ы-ым!” - дип өзелеп елап җибәрдем. - Ә нигә иреңне түгел? Син хәзер үзең - әни, - ди табиб.
- Ю-ю-юк... Әни әйбәтрәк!
Табиб мине тынычландырып, палатага озатып куйды. Вакыт узу белән шуны аңладым, миңа ничә яшь булса да, үземнең гаиләмне - иремне һәм кызымны ничек кенә яратсам да, минем күңелемдә "әнием янында яхшырак " дигән кичерешләр мәңге саклана... Әни, мин сине бик яратам!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә бер хатын.
Фото: pediatrinfo.ru