+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 декабрь 2022, 12:41

"Ирем сеңлем белән хыянәт итә..."

"Әти белән әни миңа ачулана..."

"Ирем сеңлем белән хыянәт итә..."
"Ирем сеңлем белән хыянәт итә..."
"Ирем белән 20 ел бергә яшибез. 18 һәм 12 яшьлек балаларыбыз бар. Мин бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичергәнем юк. Ун ел инде эшләмим. Ирем балаларга теләгән барлык әйберләрен дә алып бирә, мине дә игътибардан читтә калдырмый.

Иремнең берничә тапкыр миңа хыянәт иткәнен белеп тә сизмәмешкә салыштым. Аңлавымча, ул кызлар белән ирем арытыба аралашмады. Ә менә соңгы вакытта...

Минем бертуган сеңлем бар. Ире белән аерылышканнан соң мин аңа һәрвакыт ярдәм итеп яшәдем. Һәм, дөресен генә әйткәндә, ул моңа бик нык өйрәнде һәм хәзер инде мине үзенә тиеш итеп күрә. Күптән түгел сеңлем үзенә машина сатып алырга булды. Билгеле, миннән акча сорады. Бурычка сораса, бәлки, ярдәм дә итәр идем. Әмма ул шунда ук бу акчаны кире кайтара алмаячагын әйтте, чөнки аңа зур сумма кирәк иде. Мин баш тарттым. Ә сеңлем иремнең йөрәгенә юл ярырга булган...

Мин моның турында иремә белгәнемне әйткәч, ул берни дә эндәшмәде. Туганым белән араларны өздем. Әти белән әнинең дә миңа ачуы бар, чөнки мин "авыр тормыш юлында калган сеңлемә ярдәм итмим". Аларны өлкән яшьләрендә борчыйсым килми, бу хәлләр турында да алар белми. Ирем белән сеңлемнең вакыт-вакыт очрашулары дәвам итә һәм ул аңа акча күчерә...

Иң якын ике кешемнең миңа шундый авырлык китерә алуы башыма да сыймый. Аерылышу турында да уйлыйм. Өлкән улым моны аңлаячак, ә менә кызым әтисен бик нык ярата. Мин аңа әле боларны сөйли алмыйм һәм безнең ни өчен әтисеннән киткәнне ул аңламаячак", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Фото:  stihi.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: