-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 декабрь 2022, 12:04

"Мәрхүм ирем янына барасым килә..."

"Мендәрләрдә дә аның исе калган..."

"Мәрхүм ирем янына барасым килә..."
"Мәрхүм ирем янына барасым килә..."

"Күптән түгел юл һәлакәтендә ирем һәлак булды, без аның белән 18 ел бергә яшәдек. Иртәнге 7 сәгатьтә булды ул авария. Юлда шул ике генә машина булган. Каршыга килүче машина ирем барган полосага килеп чыккан да, бәрелешкәннәр. Барысы да исән. Янәшәдә утырган дусты бәрелүдән телен генә тешләгән, теге машинадагы ике пассажир да авыр җәрәхәтләр алмаган. Ә минем иремнең сынмаган, изелмәгән җире дә калмаган кебек иде... Иртән бу хәл турында шалтыратып әйттеләр. Куркыныч төш кебек булды ул. Ахыргача ышанмадым. Ул - минем икенче ирем, уртак балаларыбыз юк.

Иремне җирләгән көнне яхшылап хәтерләмим дә. Авыр сүз ишетсәм дә елый торган бик нечкә күңелле хатын мин. Ә менә ирем үлгәч, елый алмыйм. Еласам, җиңелрәк булыр иде дә кебек.

Ирем белән йорт төзеп чыктык. Ихатада һәр эшне ул үз кулы белән эшли иде. Әле дә аның башлап, тәмамларга өлгерми калган эшләре сибелеп ята кебек. Бер урында балта сапларга агач әзерләгән, бакчада агачларны кышкылыкка әзерләү өчен әллә нинди япмалар чыгарып куйган, туң җирдә аның эзләре ярылып калган...

Минем кызым, киявем һәм оныгым бар. Элек оныгым өчен җан атарга әзер идем, хәзер аның белән дә аралашасым килми...

Мин барысын да читтән караган кебек күзәтәм. Янымда беркемне дә күрәсем килми. Ә якыннарым, киресенчә, мине төрлечә сөйләндерергә, нәрсә беләндер кызыксындырырга тырыша. Күңелемдә бер генә теләк - иремне күрәсем, аның янында буласым килә. Телефонда аның белән төшкән видеоларны, фотоларны карыйм, өйдә аның киемен киеп йөрим. Хәтта без йоклаган мендәрдә дә аның исе калган кебек...

Кич җитсә, тизрәк йоклап китәргә тырышам. Һәркөн аның төшкә керүен көтәм. Тик әлегә кадәр аны бер тапкыр да төштә күргәнем булмады.

Ул көнне ирем иртәнге сәгать биштә үк эшләре белән чыгып китте. Мин торырга ирендем, шуңа да аны озатып та калмадым. Шуның өчен үземне күралмыйм. Йокысы туймагандыр, миңа ачуы булгандыр кебек. Бәлки, иртән торып, аны юлга чыгармасам, бу авария булмас та иде.

Ирем янына ничек бара алам?.. Мине шул гына кызыксындыра бүген", - дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын.
Бәлки, аңа үзе кебек үк ирләрен югалткан тол хатыннарның киңәше кирәктер?..

Фото: ampulassmed.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: