Ирем белән яратышып өйләнештек. Шәһәрдә бер бүлмәде фатырыбыз да булды. Тиздән улыбыз туды. Барысы да яхшы кебек, тик бианам гына мине яратмады. Мине сабыр, тырыш, итагатьле итеп тәрбияләделәр. Шуңа да аның кайбер "төртмәле" сүзләренә күз йомарга да өйрәндем.
Икенчегә авырга калгач, зуррак фатир алу турында хыяллана башладым. Чыннан да, шәһәр йортындагы бер бүлмәдә 4 кешегә яшәргә авыр булыр иде. Ирем бу теләкне шатланып кабул итмәсә дә, дөреслек минем яктан икәнлекне аңлый иде. Мин эштән туктагач, фатир өчен түләү авыр булудан курка иде. Шулай да, икәүләп утырып, бу уйның дөрес икәнлеге турында сөйләштек. Ипотека алырга барасы көнне ирем кинәт кенә бу хыялдан баш тартты. Тәүдә баланың минеке икәнлеген ачыкларга кирәк әле", - дип тә өстәде ул.
Бианам улына икенче балага мин кайдадыр йөреп узганмын һәм хәзер шул баланы тораклы итәр өчен фатирны зурайтырга тырышам дип күндергән. Ирем аның баланың әтисе икәнлеген раслау өчен экспертиза эшләргә дә тәкъдим итте. Болай да күңелнең иләс-миләс килеп торган чагы иде, берни дә әйтми, әйберләремне җыя башладым. Минем бу адымны алар, чыннан да, бала иремнеке түгел итеп кабул итте. Янәсе, иремнәнә булса, торып калыр идем.
Бәхеткә, әти белән әни аңлап кабул итте. Улым да картәнисе белән картәтисен бик ярата иде. Бала тугач та экспертиза ясаттык. Бала, әлбәттә, иремнеке иде. Иремнең сул ботында зур кап-кара миңе бар. Балада шундый ук миң дә бар.
Әлеге хәлләрдән соң, ирем килеп гафу үтенде. Мине, баланы шулай рәнҗеткән кеше белән киләчәгемне күз алдына китерергә дә куркуымны әйттем. Әти дә кат-кат ныклап уйлавымны сорады. Ирем белән бианамның бу кылыгына ул да бик ачулы иде.
Балага тиздән 1 яшь тулачак. Өлкәне балалар бакчасына йөри. Әти-әни һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ирем атнасына бер тапкыр килеп китә. Балаларга бүләкләр алып килгән була. Бик нык ябыкты, күзләренең нуры сүнде. Алкоголь белән бик нык "дуслашканын" беләм.
Ике бала белән җиңел булмаячагын беләм. Әмма әти белән әни минем яклы булганда, киләчәктән курыкмыйм...
Фото: bashinform.ru