+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
29 июль 2023, 12:00

“Җырлый-җырлый тагын сиңа кайтам!”

Урам бәйрәменә җыелган карагышлыларны бай табын, җыр-биюләр, җылы истәлекләр берләштерде.

“Җырлый-җырлый тагын сиңа кайтам!”
“Җырлый-җырлый тагын сиңа кайтам!”
Карагыш – Стәрлебаш районының иң күркәм авылларының берсе. Таулар итәгенә ышыкланган ул. “Йөрәге” аша сулкылдап, Карагыш һәм Бүләкәй дигән ике кечкенә елга узып, бергә кушыла. Татлы һәм шифалы сулы коелары бар. Ике катлы мәдәният йорты, кибет, медицина пункты, балалар бакчасы, китапханә, икмәк пешерү цехы, ашханә, хоккей мәйданчыгы – авылны авыл итеп яшәтүчеләр болар. Карагышның иң күркәм урынында мәчет балкып тора, шунлыктан авыл халкы көн саен азан моңына иркәләнеп уяна.

Ерак XVIII гасырда ук нигезлән­гән, заманында көчле административ үзәк булып торган авылда элек-электән уңган, тату халык яши. Авыл Советына караган Карагыш һәм Бакча авыллары тормышын уңган җитәкче, авыл Советы рәисе Роберт Туктаров көйли. Авыл территориясенә үз йорты кебек хәстәрлекле карашта булучы, төрле программалар ярдәмендә авылны төзекләндерүгә күп көч салучы кеше ул. Әлбәттә, республиканың күп башка авылларындагы кебек үк, биредә дә кеше саны азаю ягында. 250 тирәсе йортта 500 чамасы кеше яши. Авылда тугыз урам бар.
 
Аларның берсендә – рәсми документларда Тукаев, ә халык телендә кызык исемле Мунчала урамында шушы көннәрдә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемлән­гән Урам бәйрәме узды. Әйтергә кирәк, моңа кадәр Карагышта урам бәйрәмнәре уздырылганы булмаган. Мондый чараны оештыру тәкъдиме белән шушы урамда туып-үсеп, бүген Сургут шәһәрендә яшәүче Гөлсинә Сафиуллина (Вәлиева) чыккан. Бәй­рәмгә берничә көн кала ул әнисе Миң­сылу Зәйнулла кызына атап корбан чалдырган. Шул корбан итеннән авылдашлар өчен пылау әзерләнде. Матур җәйге көндә урамга өстәлләр тезелде, һәркем үз күчтәнәче белән бу табынга өлеш кертте. Шунда ук урам тарихы һәм анда яшәүче кешеләр белән таныштыручы фотокүргәзмә эшләнде. Милли моңнар яңгырап торды.
 
Бәйрәм бүген авылымда –
Мунчала урамында.
Гармун тавышлары тынмый
Күндерәк буйларында.
 
Исәнмесез, авылдашлар!
Саумы, туган урамым!
Кайттым әле сиңа тагын,
Булган эчәр суларым... – дип ахирәте Венера Фәррахова язган шигырь белән әлеге чараны башлап җибәрде Гөлсинә Фәрит кызы. Әйткәндәй, ул урам бәйрәмен уздыру, төрлесе төрле якка таралган урамдашларын очрашуга җыю уе белән күптән янып яшәгән. Ике ел дәвамында урам­дашларының – Гатауллин, Туктаров, Ки­рәев, Илмәтов, Заһидуллин, Максютов, Шәймәрданов, Сөләйманов, Мөхәммәтшин, Сафиуллин фамилияләрен йөртүче кеше­ләрнең язмышларын, кемнең кайда ничек дөнья көтүен ачыклаган. Социаль чел­тәрләрдә дуслашып, фикер алышканнар һәм менә шушы көнне очрашырга сүз куешканнар.
 
Башлыча, бакыйлыкка күчкән әрвахлар искә алынды, аларның рухларына дога кылынды. Аннары урамдашларны барлап алдылар: кайсысы авылда яши, ә кемдер озак еллар кайта алмаган... Күрешү-сөйләшүләр, үзләренең бүгенге көн кормышы, тормышы белән таныштырулар булды.
 
– Кайчандыр бу урам гөрләп тора иде. Әле дә хәтеремдә: бер өйдән бишәр-алтышар бала чыга, кем туп тибә, кем скакалкада сикерә иде. Волейбол, түгәрәктән бәреп чыгару, хәтта бадминтон уйнаулар булды. Урам матур, пөхтә булсын өчен аны себерке белән себереп куя идек. Инде бу матурлык бозылмасын өчен урамга арбалы атларны үткәрмәскә тырышабыз. Ләкин мал караучы абзыйлар, безне бала-чага исәпләп, себергән урамнан атларын чаптырып, силосларны коя-коя уза иде. Еларга җитешеп, урамны яңадан себерә­без. Йорттан йортка йөреп, тизәк баса идек, – дип татлы истәлекләре белән уртаклашты оештыручы һәм алып баручы Гөлсинә ханым.
 
Бәйрәмдә татлы истәлекләр күп барланды. Аларның берсе – авыл халкының гаҗәеп кунакчыллыгы. Урамдашлар өчен һәр өйдә әзер табын, өстәлләрдә пешкән йомырка, катык, әрчелмәгән бәрәңге, ачыган бал булган. Өйгә кем кермәсен – табынга чакырылган. Бүгенге көн күзлегеннән бу — сирәк күренеш, әлбәттә.
 
Өйдән-өйгә йөреп, бәрәңге утыртулар да гадәти булган. Ә кичләрен бала-чага җыйналышып, бүрәнә өстендә утырып, “кара перчаткалар турында” куркыткычлар сөйләгән. Әтиләр Тәлгать исемле абзыйның таш сарае артында җыелышып, урам хәбәрләрен, дөньяда булган хәлләрне үзара тикшереп, бәхәсләшеп утырган. Көтү кайтыр алдыннан урамга әби-апалар җый­налып, капка төбендә кызык-мәзәк сөйлә­гән. Шунда ук күмәкләшеп шәл бәйләүләр... Көянтә асып чишмәгә барулар... Банкага он салып, чүпрәгә йөрүләр... Кайтып җит­кәнче ул чүпрәне эчеп бетереп, кабат барулар... Кибеткә икмәк алырга барып, кайтышлый ул икмәкнең читләрен кимереп бетерүләр... Кышларын чаналарны бер-берсенә бәйләп, таудан шуулар – барысын сагынып, яратып искә алды урамдашлар.
 
– Клубка һинд киносы килү – үзе бер вакыйга иде, – дип бала чагының җылы истәлекләрен барлый Гөлсинә ханым. –Гыйльмулла абый афишаны элеп кую белән һәрбер өйдә әзерлек башлана. Балалар өчен кино 5 тиен була иде. Күрәсең, әниләрдә акча булмаган. Ике йомырка тотып, кибеткә йөгерәбез һәм аны алты тиенгә алмаштырабыз. Олырак хатын-кызлар — кичке сеанска матур күлмәкләр, ә ир-егетләр исә костюм-чалбар киеп, урамны ямьләп уза. Без, бала-чага, шуларны карап кала идек. Август айларында ындыр табагында ашлык чистарта идек. Һавага тәмле итеп ашлык исе тарала. Төнлә шул исне иснәп, һавадагы йолдызларга карап хыялланулар барыбызның да башыннан үткән...
 
Айрат Харисов – шушы урамның кияве, Казан шәһәрендә эшли. Тальян гармуннар ясаучы оста ул, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Беренче гармунын моннан 34 ел элек ясаган. Аңардан соң йөзләгән гармун дөньяга килгән оста кулында. Айрат Зөфәр улының гармуннары Татарстанда гына түгел, чит илләргә дә таралган. Кайда татар яши, шунда юл алган останың кул эшләре. Бәйрәмдә Айрат Харисов белән шушы урамда туып-үскән Рафаэль Гатауллин авылдашларны гармун моңнары белән сөендерделәр. Уникаль курайчы һәм кабатланмас тавышлы җырчы Зөфәр Атангуловның моңы исә, күптән авыл чикләрен узып, республика сәхнә­ләрен яңгырата.
 
Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Юмадилова ярдәме һәм тырышлыгы белән бай концерт программасы әзерләнгән иде. Авылның һәр чарасын моңлы җырлары белән бизәүче авылдашлар — Зөлфирә Хәсәнова, Нәсимә Гатауллина, Зилия Туктарова, Розалина Бикмөхәммәтованың чыгышларына Рәйлә Кирәева, Әнисә Заһидуллина, Рөстәм Мөхәммәтҗанов башкаруындагы җырлы күчтәнәчләр өстәлде.
 
Авылдашлар бу бәйрәмнән бик канәгать калды. Көтелмәгән очрашуларга, искә алуларга нык тәэсирләнделәр. Чараны оештыручы Гөлсинә Сафиуллинага, аппаратура, оештыру эшләрендә булышучы авыл җитәкчелеге белән клуб хезмәткәрләренә, концерт программасында катнашучы үзешчән артистларга, табын әзерләүче­ләргә, тәмле итеп пылау пешерүче Нурия Суиновага, ерак араларны якын итеп очрашуга кайткан урамдашларга күп рәхмәт сүзләре җиткерелде.
 
– Мондый бәйрәм булганы юк иде. Нык матур, күңелле очрашу булды. Оештыручыларга зур рәхмәт, – диде бу урамда яшәүче Мәрьям Шәймәрданова.
Сәрия Кирәева (Маликова) бу авылда 10нчы сыйныфны тәмамлап, укырга киткән һәм шул вакыттан кайтканы булмаган. Әлеге көндә Иглин районында яши, ике кызы, оныклары бар.
 
– Бу очрашуга шундый шатландык. Әһәмияте бик зур, – ди Сәрия Хәмит кызы. –Урамныкын гына түгел, авыл бәйрәмнәрен дә үткәрергә язсын киләчәктә. Элек, колхозлар гөрләп торганда, авыл Сабантуйлары уза иде. Хәзер авыл да бәләкәйләнә, әмма авылда үскән кешеләр барыбер бик якын, күрешәсе килә...
 
– Гаиләдә алты бала үстек. Олы абый авырый иде, ул һәм Фәнүзә апабыз якты дөньяда юк инде. Әле дүртәү калдык. Төп йортка абый кайтып-китеп йөри, – дип уртаклашты Гөлсинә Фәрит кызы. – Кибеттә эшлим, әмма күп вакытымны иҗти­магый эшкә багышлыйм. Бездә татарлар­ның милли-мәдәни автономиясе көчле. Мин Ханты-Манси автономияле округы – Юградагы “Ак калфак” җәмгыяте рәисенең урынбасарымын. Анда каз һәм шәл өмәләре үт­кәрәм, бөтен яктан килгән татар кешеләре белән очрашулар оештырабыз, алъяпкыч­лар чигәбез, калфаклар тегәбез, бәйрәм концертлары әзерлибез. Ничек тә халкы­быз­ның бай гореф-гадәт­ләрен саклап калырга тырышабыз. Кеше­ләрнең күңеллә­ренә ямь өстисе килә! Бәйрәмне оештыруда ярдәмләшкән һәркем­гә, бигрәк тә ирем Фә­нилгә, Минзия апага, Әнисә туганыма, кызларыма рәхмәт белдерәм.
 
– Исәннәрмесез, хөрмәтле туганнар, күршеләр, сыйныфташлар, кыскасы, урамдашлар, – ди Фәридә Кирәева. – Менә инде ничәнче көн мин хатирәләр, истәлек­ләр, уйланулар дөньясын гизәм. Һәрбе­регезнең җибәргән видео, фотография­ләрен кабат-кабат карыйм, язганнарыгызны укыйм. Әле һаман да үткән бәйрәмнең һәр мизгелен исемә төшерәм, үземчә билге куям. Бәйрәм темасына туры китереп, күп­ме матур, моңлы җырлар җырланды. Болар бит барысы да үзебезнең авыл талантлары! Сүз уңаенда, клуб хезмәткәр­ләренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Башка авылдашларның да бу чараны карарга килүләре тагын да ямь өстәде. Бәлки, алдагы елларда тагын да очрашып-күрешеп, күмәгрәк утырырбыз, дигән теләктәмен.
 
– Шулкадәр матур бәйрәм булды, ничә көн буе тәэссоратларыбыз басылмый. Күпме хис, күпме рухи көч алдык. Елашып­лар искә алабыз. Бик матур алып бардыгыз. Нык ризабыз! – Монысы Рәсимә Йосы­пованың авылдашлары исеменнән җиткергән рәхмәт сүзләре.
 
Бу кайтавазларны тагын да дәвам итеп булыр иде, алар бик күп булды. Асылы бер – кешеләр аралашуга, җыелып сөйләшү­гә сусаган. Туган авыл, туган урам, бе­ренчегә аяк баскан туфрактан да кыйм­мәтле нәрсә юк бу дөньяда. Һәм мондый чаралар оештыру матур гадәт кенә түгел, бәлки, безнең изге бурычтыр да. Киләчәктә дә очрашырга язсын!

Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: