— Миңа 17 яшь. Чыгышым белән Мишкә районыннан, — ди ул. — 9нчы сыйныфтан соң мәдрәсәгә укырга килергә ниятләдем. Очраклы түгел. Картәтием — мәзин, намаз иясе, вәгазьләрне бик матур сөйли иде. Дингә карата кызыксыну хисе — бабакаемнан. Шөкер, мәдрәсәдә ифрат җылы каршыладылар. Вакыт сизелми үтә. Быел инде 2нче курста укыйм. Төркемдә алты кешебез. Кызлар — республиканың төрле авыл-шәһәрләреннән, Кыргызстан вәкиле дә бар. Үзара дус-тату яшибез. Дәресләр бик ошый. Гарәп теле, хәдисләр күңелемә якын. Мөгаллимәләребез Әлфия, Айгөл, Әминә апалар яхшылап аңлата, барысын тиешенчә төшендерә…
Мәдрәсәдә быел соңгы ел укыйм. Арытаба Уфадагы Русия Ислам университетында гыйлем алырга исәбем. Мөгаллимә булырга, үзем белгәнне түкми-чәчми яшь буынга җиткерергә телим.
Икенче әңгәмәдәшем — Эльвира Миңнебаева, 1нче курс студенткасы.
— Мин Сибай шәһәреннән, — дип елмая Эльвира. — Ишле гаиләдә биш бала үстек. Әтием — шахтер, әнием — укытучы. Ислам дине белән кызыксынуым, милли гореф-гадәтләргә ихтирам бәләкәйдән килә. Намазга 8нче сыйныфта бастым. Мәчет каршындагы курсларда укыдым. “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә килүемә бик шатмын. Биредә мөселманнар бергә яши, укый, кечеләр өлкәннәрдән өйрәнә. Өйдәге кебек. Уку җиңел бирелә. Коръән укый башладык. Дәрес әзерләгәндә бер-беребезгә ярдәмләшәбез. Өлкән курс шәкертләреннән үрнәк алабыз. 1нче курста сигез кыз укыйбыз. Ахирәтләр дә таптым.
Мәдрәсәдән соң укуымны дәвам итәчәкмен, билгеле. Авылларда дини агарту эше алып барырга кирәк, дип уйлыйм. Дин юлына басарга теләүче сылулар курыкмасын. Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллек бирә, ярдәм-хуплау табылып тора. Кайбер кызлар якыннарын, дусларын югалтудан курка. Юкка. Үзең үзгәрсәң, тирә-як мохит тә башкачарак төс ала. Бер ахирәтем дини белем алырга тели. Күңелең изгедә булса, якыннарың моны сизми калмый. Күп нәрсә кешенең үзенә бәйле бит.
Әңгәмәдәшләрем белән гаиләгә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталып үттек. Төпле фикер йөртүләре гаҗәпләндерде, куандырды. “Тормыш юлдашы үз динебездән булсын. Ир-ат — гаиләнең төп туендыручысы. Әмма һәр бөек ир артында мотлак хатын-кыз тора. Шул хакта онытырга ярамый. Хуҗабикә йорт иминлеген саклый. Өйдә тыныч икән, димәк, ир кеше үзен тулысынча хезмәтенә багышлый ала”, диде алар.
Мөгаллимә Әлфия Биктимерова канәгать. Мәдрәсәдә беренче ел гына укытса да, үзен чит итеп тоймый. Иглин авылында якшәмбе мәктәбенә йөргән, Русия Ислам университетында гыйлем эстәгән.
— “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә мөгаллимә сыйфатында чакырылгач, бик куандым, — ди Әлфия. — Хәзрәт белән абыстай ифрат мәрхәмәтле, игътибарлы, фәһемле киңәшләре, үгет-нәсихәтләре белән һәрдаим ярдәм итәләр. Үземне нәкъ өйдәге кебек тоям. Мөгаллимәләр исә — чын ахирәтләрем, җан дусларым.
Укучыларымны баштан ук уңай дулкыннарга көйләргә тырыштым. Ике курста 14 шәкерт кыз белем ала. “Беренчеләрнең” хәзерлеге төрлечә. Кемдер гарәп хәрефләрен таный, кайсыдыр юк… Уку — энә белән кое казу, дип хак әйткән борынгылар. Тырышкан — ниятенә ирешкән. Исламда көчләп нәрсәгәдер өйрәтү-өндәү юк. Мөгаллим-укытучы үрнәгендә шәкерт белемгә омтыла, яхшылыкка, яктылыкка тартыла. Дәресләрдә сабак биреп кенә калмыйбыз, әхлакый яктан тәрбияләргә омтылабыз. Хезмәт күнекмәләре дә мотлак булырга тиеш, әлбәттә. Сылуларыбыз киләчәктә хуҗабикә, хатын, ана ролен үтәячәк бит.
Ислам дине дөньяви тормыштан ваз кичүне таләп итми. Мөселман кеше аралашучан, ачык йөзле, ихтирамлы булырга тиеш. Дөньяви шөгыльләр дә аңа ят түгел. Укучыларыма да шул хакыйкатьне төшендерә алсам иде.
Мөгаллимәләр һәм шәкерт кызларга уңышлар насыйп булсын!