+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
4 июнь 2016, 02:00

“Нур”дан нурланып кайтабыз!”

Илеш районының Рсай авылындагы “Нур” мәчете 2013 елда үз ишекләрен ача. Икенче ел рәттән инде анда дин сабаклары укытыла. Аларны Дөмәй авылыннан Зәмзәмия Казыйханова алып бара. Дәресләр атнага бер тапкыр — пәнҗешәмбедә үткәрелә.

Бүгенге көндә дин сабаклары алырга дистәдән артык кеше йөри. Аларның барысы да хатын-кызлар. Сәхлә Галиева, Фәнилә Камалова, Рәвидә Нургалиева, Фатыйма Бикмиева, Тәскирә Миңнуллина, Лүзә Галиева, Наилә Әхмәт­җанова, Рәзилә Гыйльметдинова, Халисә Рәхимҗанова, Рүзилә Хафизова — дәресләргә иң актив йөрүчеләрдән.

— Бер ел дигәндә Зәмзәмия Әхияретдин кызы ярдәме белән гарәп әлифбасын үзләштердек. Бүгенге көндә Коръән укырга өйрәнәбез, сүрәләр ятлыйбыз. Бер үк вакытта Ислам дине тарихын да өйрәнәбез. Ислам дине — шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч ки, дәресләрнең җитүен һәр атна­ны түземсезләнеп көтеп алабыз. Бер сүз белән әйткәндә, “Нур”ыбыздан нурланып кайтып китәбез, — ди дин сабаклары алырга беренче көннәрдән үк йөри башлаган мәгариф ветераны Лүзә Галиева.

Мәчет каршында ислам дине сабакларын өйрә­нүчеләр Гарәфә, Гашура көннәрен, Корбан һәм Ураза гаетләрен үт­кә­рүдә дә башлап йөри һәм актив катнаша. Моннан тыш, агымдагы уку елында калфак чигәргә дә өйрәнгәннәр. Араларында читкә барып та дини белемнәрен камил­ләште­реп кайтучылар бар. Мисалга, Наилә Әхмәтҗанова белән Фатыйма Бикмиева Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәгә барып укып кайтканнар.

— Соңгы вакытта халык арасында дин белән кызыксыну арта. Мәчетләрнең буш тормавы, аларда дини юнәлештәге клублар, түгәрәкләр эшләп килүе шуңа ачык мисал. Райондагы иң зур авылларның берсе булган Рсайда бүген 1000гә якын кеше яши. Шулар арасыннан бары ун кешенең генә дин сабаклары алырга йөрүе диңгездәге тамчыга гына тиң. Максат — дәресләргә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү. Киләсе уку елыннан ике төркем оештырырга уйлап торабыз. “Кызыл таң”ны укучыларга әйтер сүзем шул: дингә якын булыгыз, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгез. Бары шунда гына җаныгызга — тынычлык, гаиләгезгә иминлек килер, эшләрегез дә уң булыр, — ди “Нур” мәчетендә дин дәресләрен алып баручы Зәмзәмия Казыйханова.
Читайте нас: