Телнең егерме ике гөнаһы бар, диләр. Шуларның берсе – каргыш, ләгънәт. Беркемнең дә ләгънәт кылырга хакы юк. Хәтта бик ачу килгәндә дә каргарга ярамый.
Бәддога да – шулай ук кемгәдер зыян теләү, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең шундый хәдисе бар: “Кеше кемнедер каргады икән, ул бу кешегә ирешмичә, һавага менеп китә; һава кабул итмичә, кире җиргә төшә. Әгәр теге кеше бу каргышка лаек икән, аның башына төшә, әгәр лаек түгел икән, үзеңә йөз өлеш әйләнеп кайта”.
Начар теләккә караганда изге теләк тизрәк ирешә. Әгәр хәерсез күрше белән яшисез икән, аңа ләгънәт укыганчы, “И Раббым, шушы күршемә иман нуры сал инде", – дип дога кылуың яхшырак.
Фото: рixabay.com