+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
29 гыйнвар 2021, 19:35

Авыл мәчетләренә яшь хәзрәтләр килә

Благовар районы имам-мөхтәсибе Халит Юнысов бу дини эшчәнлекне җанландыруга булышлык итә, дип исәпли.

Бер мең ярым тирәсе мәчет һәм гыйбадәтханә исәпләнгән Башкортстанда соңгы елларда дин юлына хезмәткә басучылар арасында яшьләрнең артуы төсмерләнә. Иң мөһиме: нигездә тиешле белеме дә булмаган өлкән буын вәкилләренә алмашка Русиядә һәм чит илләрдә абруйлы дини уку йортларын тәмамлап, диплом алган, дин өлкәсендә махсус белемгә ия яшь имам-хәзрәтләр килә. Әңгәмәдәшебез — Благовар районы имам-мөхтәсибе, 35 яшьлек Халит Юнысов та – шуларның берсе.

— Иң тәүдә “Кызыл таң” укучыларын үзегез белән таныштырып үтегез әле.
— Район үзәге Языково авылында туып-үстем, биредәге бердәнбер урта мәктәпне тәмамладым. Әти-әнием Хәлил Хәниф улы һәм Филзә Әниф кызы нәсел-чыгышлары буенча райондагы татар авылларыннан. Мәктәптә дәресләр урыс телендә алып барылса да, туган телемнән һич читләшмә­дем. Моңа гаиләбездә, нигездә, татар телендә аралашуыбыз да булышлык иткәндер, әлбәттә. Аннары, әни яклап Мөкълифә картәнием һәм Әниф картәтиемнең йогынтысы да нык булды. Үгет-нәсыйхәтне алар бит туган телдә бирде.
Дин юлына басуыма да картәниемнең әхлак кагыйдәләрен үтәүгә өндәүләре, догалары китергән-дер. Уфада Ислам университетын тәмамладым, аннары Каһирәдә өч ел укыдым. Рәсми рәвештә ике белгечлеккә иямен: “Ислам динен өйрәтүче” һәм “Гарәп теле укытучысы”. Укып чыккач, Үзәк диния нәзарәтендә төрле җаваплы вазыйфалар башкарырга насыйп булды. 2019 елның гыйнварында Языково мәчете имам-хатибы итеп тәгаен-ләндем, шул ук елның августыннан миңа районның имам-мөхтәсибе вазыйфасы да йөкләтелде.
— Языково авылы мәчетенең нигезе үткән гасырның 90нчы еллар башында салынса да, биредә төзелеш эшләре озакка сузылды. Шөкер, соңгы чорда матур гына үзгәрешләр бар. Авыл халкы аларны Сезнең тырышлык белән бәйли. Ниһаять, төзелеш эшләре тәмамланып, мәчетнең кайчан сафка басуы көтелә?
— Урыс алпавыты Михаил Языков исеме белән аталучы бу авыл 1782-85 еллар аралыгында барлыкка килгән, дип фаразлана. Тарихтан янә шул билгеле: иң борынгы урыс авылы саналган Языковода элек мәчет булмаган. Авыл тарихында беренче мөселман дини учреждениесе хәзерге чорда 1993 елда салына башлый. Тәүге мәлләрдә тө­зелешне финанслауда колхоз-совхозлар катнаша, алар төзелеш материаллары, техника да бүлә. Шулай ук халыктан җыелган сәдака акчасы, иганә рәвешендә район предприятие-оешмалары күрсәт­кән матди ярдәм тулысы белән төзелеш чыгымнарын каплауга китә. Имам-хатиб вазыйфасына керешкәч, үз алдыма өч елда мәчетне сафка бас­тыру максатын куйган идем. Иншаллаһ, шуңа та­бан хәрәкәт итәбез. Хәзерге чорда мәчетнең гөм-бәзен бизәү – төп эшләрнең берсе. Аның проекты әзерләнде, хәзер төзүче оешма белән килешүләр алып барыла. Кыска гына итеп әйткәндә, быел җәй күп мәсьәләләрнең очына чыгарбыз, дип ышанам. Шул ук вакытта, мәчет тирәсен төзекләндерү буенча да эш дәвам итә. Гомумән, Языково мәчете бик матур булмакчы. Ул шактый зур да, атап әйткәндә, нигез өлешендә озынлыгы — 24, киңлеге 18 метр. Бинаның эчке өлеше дә бик килешле. Коръән нигезләрен өйрәтү буенча мәдрәсә бүл­мәләре булдырылды. Моннан тыш, бинаның икенче катында хатын-кызларга тәгаенләнгән урыннар бар. Бер сүз белән әйткәндә, дин тотучыларга бө­тен шартлар тудырылган.
— Районның башка авылларында да мәчетләр төзеләме?
— Татар-башкортлардан тыш, урыслар, күмәкләп украиннар һәм немецлар яшәгән Благовар районында дини яктан халыкның күпчелеген мөселманнар тәшкил итә. Шуңа бәйле, төбәктә мә­чет­ләр дә күп кенә. Агымдагы ел башына, мә­сәлән, 12 мәчет исәпләнә. Болар – рәсми рәвештә тер­кәү үтеп, дини эшчәнлек җәелдерелгәннәр. Әй­тергә кирәк, мәчетләрнең күпчелеге 90нчы еллар башында төзелеп, бу чорда аларның тышкы бизәлешенә әлләни зур таләпләр куелмаган. Соңгы чорда төзелгән заманча мәчетләр дә, бар, әлбәттә. Монда мин кирпечтән күтәрелгән Каргалы, Иске Күчәрбай, Яңыш авыллары мәчетләрен күздә тотам. Хәзерге вакытта Былышлы авылында күркәм мәчет төзелеше тәмамлану алдында. Авыл уртасында урнашып, тирә-юньгә ямь өстәгән бинаны күтәрүгә биредәге имам-хатиб Галимхат хәзрәт Хисаметдинов зур хезмәт салды, дип ихлас кү-ңелдән билгеләр идем. Гомумән, нәкъ менә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, төбәктә дини тормыш җанланды. Ә агымдагы елга килгәндә, берьюлы 4 мәчет төзелә башлар, дип ниятләр корабыз. Шуларның беренчесендә — Благовар авылында эш яхшы гына бара инде. Моннан тыш, Сынны, Агарды һәм Шырлык авылларында мәчетләр кору буенча тәкъдимнәр кабул ителде, финанслау чыганаклары ачыкланды. Әлеге изге гамәлләрдә, башлап йөрүчеләр сыйфатында, әлбәттә, бу төбәкләрдә хезмәт салучы дин әһелләре тора.
— Халит хәзрәт, әлеге чорда кайбер урыннарда мәчетләрнең ябык торуына да шаһит­быз. Монысы инде, кем әйтмешли, кадрлар мәсьәләсенә дә бәйле. Мәчетләргә дини бе­леме булган яшь муллаларны җәлеп итү буенча ниләр эшләнә?
— Ни кызганыч, Благовар тарафларында да эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаган мәчетләр булуы сер түгел. Шуңа да Аллаһ йортына халык йөрми, эшчәнлек җомга намазлары үткәрү, дини бәйрәмнәр оештыру белән генә чикләнә. Бу җә­һәттән тискәре мисал итеп Узыбаш авылы мәчетен китерер идем. Чынлап та, соңгы чорда мәчеткә халык агымы шактый кимеде. Авылда мә­чет булып та, ул ябык тора икән, бу — бөтен халык өстендә. Кыямәт көнендә, син авыл мәче­тенең ишекләре ачык булсын, халык йөрсен өчен ниләр эшләдең, дип, иң беренче чиратта — хәзрәт-тән, аннары мәхәллә халкыннан соралачак. Бу оч­ракта күп нәрсә мәхәллә башлыклары — хәз­рәтләрдән тора. Алар арасында эшкә салкын караучылардан арыну бурычын да куйдым үз алдыма. Моның нәтиҗәсе бар: соңгы вакытта мә­четләргә төпле, заманча белемле яшь хәзрәтләр җәлеп ителде. Хәзерге чорда райондагы имам-хатиб­ларның 50 проценты яшь дини кадрлардан тора. Әйткәндәй, башка төбәкләр белән чагыштыр­ганда, бу — шактый яхшы күрсәткеч. Яшь белгеч­ләрдән Сынны авылыннан имам-хатиб Ринат хәзрәт Нуриәсләмовны атап үтәр идем.
Дини кадрлар турында сүз чыккач, шуны да билгелисе килә. Алар республикада әзерләнә, дин белгечлеге алучылар арасында безнең якташлар да күп кенә. Яшь имамнарның авылга кайтырга теләге бар, әмма аларны анда нәрсә көтә? Яшәргә йорты юк, хезмәт хакы түләнми. Мулла ул фәрештә түгел, аңа да ашарга кирәк, торыр урынсыз да булмый. Көнкүрешкә бәйле әлеге мәсьәләләр хәл ителсә, авыл мәчетенә кайтырга теләүчеләр дә артыр иде, әлбәттә.
— Авыл мәчетләре, икътисад терминын кулланып әйткәндә, үзаллы хуҗалык субъекты булып тора. Ягъни, бинаны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен байтак кына чыгымнар таләп ителә, мәсәлән, электр энергиясенә, газ ягулыгына вакытында түләргә кирәк. Моның өчен матди мөмкинлекләр бармы?
— Зур җаваплылык белән шуны белдерер идем: хәзерге чор мәчетләренең эшчәнлеген үзфинанслау шартларында алып бару өчен ныклы мөмкинлекләр тудырылган. Белүебезчә, Русия кануннарына ярашлы, дин дәүләттән аерылган һәм хөкүмәт дини оешма, ягъни, мәхәллә эшчәнлегенә катнаша алмый. Билгеле, дәүләт дәрәҗәсендәге кануннар бозылмаган очракта. Мәчетләрнең икътисади эшчәнлеген җәелдерүгә һичбер чикләүләр юк. Дин әһелләре бүгенге икътисади чынбарлыктан чыгып эш итә. Әйтик, тормыш-көнкүрештәге чыгымнар өчен акча таләп ителә. Бу уңайдан мисал итеп Языково мәчетен китереп үтәр идем. Мәсәлән, декабрьдә газ ягулыгы өчен түләүгә 30 мең сум акча таләп ителде. Ул вакытында капланды, чөнки матди керем бар иде. Әлеге очрак районның башка мәчетләренә дә кагыла. Аллаһка шөкер, түләүләр вакытында һәм тулы күләмдә башкарыла. Күп очракта әлеге мәсьәлә имам-хатибларның хуҗалык эшчәнлегендә булдыклылыгына бәйле. Хәзрәтләрнең күпчелек яшь буын вәкилләре икән­леген әйткән идем инде. Дини эшчәнлекнең табыш та китерергә сәләтлелеген алар яхшы белә һәм мондый шартларда уңышлы гына эшли.
Соңгы вакытта үзем Языково мәхәлләсенә караган Коб-Покровка авылында мәчет өчен бер бинаны биләмәгә алу хәстәре белән йөрим. Ул М-5 “Урал” автомагистрале юл чатында урнашкан. Мосафирлар биредә гыйбадәтханә булдыру турында күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Бу юл чатында автомобильләр агымы көчле, димәк, сәя-хәтчеләр дә бихисап, әмма намаз укырга, башка дини йолалар үтәргә мөмкинлекләр тудырылмаган. Аңлашыла ки, бу мәсьәлә хәл ителсә, гыйбадәт­ханәдә сәдака түләү, иганә акчасы да сизелерлек артыр иде.
Гомумән, икътисади кануннар дин өлкәсе өчен дә чит түгел. Монда теләсә нинди юллар белән табыш артыннан куу турында сүз бармый. Әмма шунысы да хак: хәзерге чорда мәчетләрдә эшчән­лекнең тулы күләмдә алып барылуы аның керем­нәренә дә турыдан-туры бәйле. Әйтергә кирәк, моның юллары бихисап һәм яңа буын хәзрәтләр алар белән яхшы таныш. Бу җәһәттән шуны да ис­кә төшерәсе килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт га-лиәс­сәләм (сгв) халкыбызга хас ху­җалык эшчәнлеге алып баруны, шул исәптән, сәүдә итүне хуплап, кардәшләребезне бу гамәл­ләргә өндәгән. Әйткән-дәй, элекке авыл муллаларының күпчелеге җир эше белән дә шөгыль­ләнгән, терлек тә асраган. Моңа тарихтан мисаллар күп. Мәсәлән, татар әдәбияты аксакалы Галимҗан Ибраһимовның әти­се авыл мулласы булу белән бергә, Солтанмо­рат­ның иң бай кешесе буларак та билгеле. Әйтергә кирәк, безнең төбәктәге берничә хәзрәт тә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, үз эшен ачарга ниятләп тора. Гомумән, тормыш-көнкүреш авырлык­ларына зарланып, кайбер хәзрәтләрнең мескен­ләнүе заманча дин әһелләренә һич тә килешкән эш түгел. Мәхәллә халкы белән тыгыз бәйләнештә булып һәм малтабарларны җәлеп итеп, мәчет их­тыяҗларына акчаны табарга мөмкин. Монысы ин­де диннең абруе артуга гына китерәчәк, әлхәм­дүлиллах.


Читайте нас: