+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
4 февраль 2021, 13:00

Ислам — мәрхәмәтлелек дине

Ислам диненә бернинди катнашы булмаган кайберәүләр, динебез артына яшеренеп, төрле әшәкелекләр кыла. Төрле юллар аша гаепсез кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куялар, бик күп халыкның вафатына сәбәпче булалар. Бу коточкыч гамәлләрнең безнең динебезгә бернинди дә катнашы юк, чөнки Ислам диненең нигезендә мәрхәмәт­лелек ята. Ислам сүзенең тамыры “сәлам” сүзеннән чыга, ягъни “тынычлык”, “иминлек”, “сәламәтлек” дигән мәгънәләрне бирә.

Ислам диненә бернинди катнашы булмаган кайберәүләр, динебез артына яшеренеп, төрле әшәкелекләр кыла. Төрле юллар аша гаепсез кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куялар, бик күп халыкның вафатына сәбәпче булалар. Бу коточкыч гамәлләрнең безнең динебезгә бернинди дә катнашы юк, чөнки Ислам диненең нигезендә мәрхәмәт­лелек ята. Ислам сүзенең тамыры “сәлам” сүзеннән чыга, ягъни “тынычлык”, “иминлек”, “сәламәтлек” дигән мәгънәләрне бирә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтте: “Шул (рәвешчә, Кабил Һабилне үтерүе) сәбәпле, Без (бу гөнаһны күп итеп кылган) Исраил улларына (бер хөкем буларак) әмер иттек: кем дә кем бер җан өчен (кыйсас ителү кебек хокуклы очрак булмыйча) яки җирдә бозыклык (һәм юлбасарлык кебек үтерелүне кирәк кылган сәбәп) булмыйча, (нахакка) бер җанны үтерсә, гүя бөтен ке­шене дә үтергән кебек булыр. (Берәүнең үтерелүенә комачау итеп һәм аны куркынычлардан коткарып, аның гомерен саклап калуга сәбәп бу­лу белән). Кем дә кем аны терелтсә, гүя бөтен кешеләрне терелткән кебек булыр. (Исраил уллары хакында бу хөкемне язганыбыздан соң) Рәасүлләребез аларга (бу җинаятьләрдән ерак торсыннар өчен) ап-ачык дәлилләр китергән иде, ләкин (шулкадәр дәлилләр килүгә карамастан) моннан соң араларыннан бик күбесе җирдә (бозыклык чыгару һәм кеше үтерү гөнаһларында) чик­тән чыкты” (“Әл-Маидә/Табын” сүрәсе, 32нче аять).
Имам Бохари хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: Рәсүлуллаһ сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер кеше мөсел­маннар белән килешү төзегән мөселман булмаган кешенең гомерен өзсә, 40 еллык аралыкка таралган җәннәтнең хуш исен дә татымас”, – дип әйткән.
Димәк, моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: кеше үтерү олы гөнаһлардан санала. Хайбәр сугышында пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм байракны үзенең кияве Гали радыяллаһу ганһегә тоттырганда шундый сүзләрне әйтә: “Аллаһ белән ант итәм, әгәр синең аша бер кеше һидаять юлына басса, ул синең өчен кызыл малларга караганда да яхшырак булыр”. Гарәпләрдә исә дөя бик бәяләнә, чөнки ул чүлдә күптөрле хезмәтне башкара һәм файда китерә ала. Кызыл мал, зурлыгы һәм чыдамлыгы ягыннан башка маллар белән чагыштырганда, иң кыйммәтлеләрдән санала. Монда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәрсәне әйтергә теләде соң? Рәсүли Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм һич кенә дә кешеләрне үтерергә һәм аларның байлыгына ия булырга теләмәде. Кешеләрнең һидаятькә ирешү­ләре, иманга килүләре, бәхетле булулары һәм җәннәткә керүләре – аның чын максаты иде.
Дөрестән дә, һәрбер кешенең күңеле як­тылыкка, дөреслеккә, гаделлеккә, пакьлеккә омтыла. Шулай ук, бөтенебез дә диярлек Ислам диненең тиз арада таралуын телибез. Ләкин һәрнәрсәнең тәртибе бар: спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешегә остазы башта күтәрергә куша, аннары акрын гына авырлыкны арттыра. Мәктәпне дә бер ел эчендә тәмамламадык бит. Аллаһы Тәгалә җирләрне, күкләрне һәм алар арасында булган барча мәхлүкатларны 6 көн эчендә бар итте. Коръәни Кәрим китабы 23 ел дәвамында иңгән. Раббыбызның дөньяны бар итәргә һәм Коръән китабын бер секунд эчендә иңдерергә кодрәте җитмәс идеме? Һичшиксез, җитәр иде. Ә ни өчен шулай итмәгән? Чөнки бу — Аллаһның теләге. Аллаһы Тәгалә шулай акрын-акрын кешеләрнең йөрәкләре пакь булуын һәм дин тотарга әзер булуын теләде.
Безнең өчен Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәк булып тора. Мәккәдә 10 ел буена халыкны дингә өндәгәч, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хатыны Хәдичә радыяллаһу ганһә һәм аны һәрвакыт яклаучы, әтисенең абыйсы Әбү Талиб вафат булалар. Бу елны “кайгы елы” дип атыйлар. Шуннан соң Рәсүли Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Таиф шәһәренә барырга уйлый. Мәккә белән Таиф арасы 90 чакрым була һәм һава торышы эссе булуына карамастан, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм җәяү бара. Ниһаять, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шул шәһәргә барып җитә. Иң элек Рәсүли Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабиләнең олуглары белән күрешә һәм, ни өчен алар янына килгәнен аңлатып, Ислам динен кабул итәргә тәкъдим ясый. Кабилә башлыклары Пәйгам­бәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәл­ләмне инкяр итәләр, мыскыллап көләләр һәм аны куып чыгаралар. Гарәпләрдә кунакчыллык сыйфаты иң югары дәрәҗәдә булса да, алар Пәй­гамбәрне кабул итмиләр, ял иттермиләр, су эчертмиләр, ашатмыйлар, киресенчә, аны куып чыгаралар. Моның белән чиклән­мичә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне таш белән “озаталар”, шуның аркасында аның хәтта аяк киемнәре кан белән тула.
Шуннан соң Пәйгамбәребез хәлсезләнеп, агачка таянып, дога кыла. Бу вакытта Җәбраил белән тау фәрештәсе галәйһимуссәлам килеп, Пәйгамбәребезгә: “Аллаһ синең догаңны ишетте, сиңа сәлам тапшырды, безне синең яныңа җибәрде, әгәр теләсәң, Таиф шәһәрен җир белән тигезлибез”, – дип әйтәләр. Пәйгамбәребез Мөхәм­мәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шундый авыр хәлдә булса да, йөрә­гендә бернинди дә ачу, үч алу хисе булмый. Киресенчә, фәреш­тәләргә: “Аллаһ мине кешеләрне газаплар өчен түгел, ә барлык дөньяга рәхмәт буларак җибәрде”, – дип әйтә. Рәсүли Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең йөрәгендә Раббыбызга карата Таиф кешеләре барыбер Ислам динен кабул итәрләр дигән ышану һәм Аның рәхмә­тенә өмете була. Менә шушы вакыйгага карап, татарларда шундый мәкаль чыккан: “Таш атканга аш белән кайтар”.
Ни өчен кешеләр хәзер төрле агымнарга, фиркаләргә, яки ялгыш юлга керәләр? Чөнки алар Ислам динен белмәгән төрле-төрле кеше­ләрдән, яки Интернеттагы тикшерелмәгән сайтлардан гына өйрәнәләр. Әмма иң дөресе – башта мәчеткә барырга, имам белән танышып, аның белән сөйләшергә һәм киңәш­ләшергә кирәк, чөнки имам – бөтен яхшы эшләрдә алда, башкаларга үрнәк, адашканнарны туры юлдан алып баручы, караңгыда – яктыртучы, яхшылыкның таралуына сәбәпче, киңәшче, авыр хәлгә калганнарга чыгу юлын күрсәтүче, йөрәгендә хаста булганнарга “рухи табиб”, халыкны берләш­терүче, хикмәт иясе. Ислам университеты, Болгар Ислам академиясе һәм тагын күп мәдрәсәләр бар. Динне дөрес чыганаклардан, дөрес укытучылардан өйрәнергә теләүче кешегә шушы санап чыккан уку йортларына кереп укырга була.
Шулай ук безнең әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне дә, татар-мөселман дөньясындагы күп кенә галимнәребезне дә өйрәнергә кирәк. Шулар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Сөнгатулла Бикбулат, Габдрәхим Утыз Имәни Әл-Болгари бар. Алардан калган китаплардан без гыйлем, хикмәт, гыйбрәт, тәҗрибә алып, Аллаһ боерган булса, дөрес юл буенча барачакбыз. Иң элек үзебездән, аннары гаиләдән, балаларыбыздан, туганнарыбыздан башларга кирәк.
Безнең тормышыбызга һәм йортыбызга Ислам дине үзеннән-үзе кермәс. Аның өчен, әлбәттә, тырышлык куярга кирәк. Бәрәңге үстерер өчен дә күпме көч таләп ителә. Иң элек җир өстенә тирес таратырга, аннары җирне сөрергә кирәк. Бәрәңгене утырту гына түгел бит әле. Башта җирне тырмалыйбыз, аннары чүбен утыйбыз, кортын җыябыз һәм төбен күмәбез. Безнең тормышыбызга һәм йортыбызга дин килсен өчен дә шулай ук тырышлык кую бик мөһим.
Әгәр берәр кешегә, фәлән җирдә эшләгән өчен — 1000 сум, ә башка урында 2700 сум түлиләр, дип әйтсәләр, кайсысын сайлыйбыз?! Әлбәттә, күбрәк түләгән урынны.
“Дөньяда 30 минутлык эш өчен бөтен кешегә дә фатир яисә йорт бирерлек дәүләт, оешма яки ширкәт бармы?” – дип сорасалар: “Әлбәттә, юк!” – дип җавап бирерләр иде. Ләкин Юмарт, Бай һәм бирүендә чиге булмаган Аллаһ 30 минут эчендә укыла торган 12 рәкәгать “Доха” намазы өчен җәннәттә алтыннан булган сарай салып куячак.
“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дигән сүздә 19 хәреф бар. 19ны 10га тапкырласак, 190 савап булыр. Аллаһның Китабын кулыбызга тоткан өчен – савап, аңа караган өчен – савап, укыган өчен – савап, ятлаган өчен – савап, тыңлаган өчен савап бирелә.
Бал хакында никадәр генә күп сөйләсәк тә, файдасын һәм тәмен искә алсак та, ашамыйча торып, аны белеп булмый. Шулай ук суга кермичә торып, йөзәргә өйрәнә алмыйбыз. Моннан чыгып, шуны аңлыйбыз: динне аңлар өчен аның буенча яшәргә кирәк. Иң мөһиме — һәр мөселманның өстендә 3 җаваплылык бар: үзеңнең динеңне белү; дин буенча яшәү; динне башкаларга җиткерү.
Ибраһим хәзрәт ШАҺИМӘРДАНОВ.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас: