Мәүлидә абыстай Исәнбирдина — иман нуры таратучы шәхесләрнең берсе. Үзе гомер кичергән Дүртөйле районында аны белмәүче, ихтирам итмәүче кеше юктыр. Ире Дүртөйле районы имам-ахуны Рамил Исәнбирдинның тормышта да, дин яссылыгындагы эшчәнлегендә дә тугры ярдәмчесе ул. Мәүлидә Гафиятулла кызы даими рәвештә Дүртөйле районының үзәк мәчете “Мирас”та хатын-кызлар өчен төрле дөньяви, көнүзәк, тәрбияви темаларга багышланган “түгәрәк өстәл”ләр, конференцияләр үткәрә. Аның белән һәр мөселман кешесенә кагылучы мәсьәләләр хакында әңгәмәләштек.
— Мәүлидә ханым, намаз уку һәр мөселман кешесенә фарыз, аның, иманны һәм рухны ныгыту белән беррәттән, организм өчен дә зур файдасы барлыгы хакында ишеткән бар. Сез бу җәһәттән ниләр әйтерсез?
— Намазның файдасын хәзер фән, медицина әһелләре дә ассызыклый. Кеше тәнендә 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә, шул рәвешле адәм баласы җанын гына түгел, тәнен дә сәламәтләндерә. Мин үзем намазны кече яшьтән укып үстем. Балаларыбыз да биш намазны калдырмый. Намаз укучы кеше Аллаһка якын була, тормышта үз урынын белеп яши.
— Сәдака турында, аның кайсысының иң саваплы булып саналуы хакында да сөйләсәгез иде.
— Сәдаканы бир дә оныт, диләр. Яшерен бирелгән сәдака аеруча кыйммәтле. Мондый сәдака тәмуг утыннан каплар пәрдә булыр, диелгән Коръәндә. Ә ачыктан-ачык күрсәтеп бирелгән сәдакага риялык комачау итәргә мөмкин. Рия – тирә-ягыбыздагы кешеләр күрсен дигән уй-ният белән кылынган гамәл.
Сәдака ул акча яисә әйбер бирү генә түгел. Аңа төрле җан ияләрен, мисал өчен, мәче-этләрне, кошларны ризыкландыру да керә. Авыр хәлдә калган кешене җылы сүзең белән юату да, якыннарыңны җыеп кунак итү дә — сәдаканың бер төре. Өеңә килгән туганнарыңны, дусларыңны өч көн кунак итү мәҗбүри, аннан арысы сәдакага керә.
— Намаз укымый торган кешенең сәдакасы кабул буламы икән, дигән шикләрне ишеткән бар.
— Бу дөрес шик түгел. Сәдака — бәндәне Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган изге гамәлләрнең берсе, аны мөмкин кадәр ешрак бирү мотлак. Шул рәвешле кеше дингә тагын да якынаер, Аллаһ аның иманын арттырыр.
Үзеңә авыр булганда гына Ходайдан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә түгел, ә шатлыклы көннәрдә дә аның кодрәте хакында онытмаска кирәк. Сәдаканы да кайгы-хәсрәт кичергәндә генә түгел, бәхетле вакытларыгызда да бирсәгез, теләкләрегез кабул булыр.
Саранланып сәдака бирми яшәгән кеше кыямәт көнендә: “Ходаем, миңа тагын аз гына булса да гомер бүләк итче, мин ятимнәргә, мохтаҗларга даими рәвештә сәдака таратыр идем”, — дип ялварыр, ди.
— Сәдаканы байлар бирсен, минем ул чаклы акчам юк, дигәнне дә еш ишетергә туры килә.
— Сәдака бирүченең малы кимеми. Аллаһ сиңа керемне икенче яклап бирер, мөлкәтең тагын да артыр, диелә хәдисләрдә.
— Җир шарын коронавирус пандемиясе ялмагач, яше дә, карты да дөньяның фанилыгы хакында ешрак искә төшерә башлады.
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Мәңгелеккә килгән кебек дөнья көт, иртәгә үлеп китәсе кебек гыйбадәт кыл, әхирәткә әзерлән”, — дигән.
Без мөселманнар өчен бакыйлыкка әзерләнү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу нәрсә дигән сүз? Үзеңнең якты дөньяда кунак кына икәнеңне һәрчак белеп, янәшәдәгеләргә изгелек кылып яшәү! Туганнарың белән дә, күрше-күлән белән дә яхшы мөгамәләдә булу. Җыйган мал-мөлкәтең түгел, ә савапларың сиңа сират күперен кичәргә ярдәм итәр.
— Мәүлидә абыйстай, Сез, Дүртөйле, Кушнаренко, Борай, Чакмагыш районнарында гомер кичерүче хатын-кызларны җыеп, даими рәвештә фәһемле чаралар үткәрәсез.
— Әйе. Әле пандемия чорында тукталып торабыз, әлбәттә. Иншаллаһ, галәмебез бу зәхмәт вирустан котылгач, әлеге юнәлештәге эшебез тагын да җанланыр.
Мөселман хатын-кызларыбыз белән балаларны дөрес итеп, дин тәгълиматына таянып тәрбияләү, гаилә җылысын саклау кебек көнүзәк темаларга сөйләшәбез, фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. “Өч яшькә кадәр балага тәрбия бирмәсәң, соңга каласың”, — диелгән диндә, шуңа күрә дә әни буласы гүзәл затларыбыз үзенең җәмгыятьтәге ролен яшьтән бөтен тирәнлегендә аңлап килсен иде гаилә тормышына.
“Гражданский брак” дигән күренеш киң таралган бүген. Бу бернинди кысаларга да сыя торган нәрсә түгел. Балаларының шулай яшәвенә әти-әниләренең риза булуы — җинаятькә тиң. Бу бит балаңны, урысча әйткәндә, прокатка, кулланырга биреп торган кебек була!
Гаиләнең иминлегендә хатын-кызның өлеше бәяләп бетергесез. Ислам диненә таянып яшәүче яшьләребез бу катлаулы тормышта кыйбласын югалтмый.
Диннең хикмәтләре хакында да әйтеп үтәсем килә. Алар бихисап. Үз гомеремдә бик күп тапкырлар шаһит булырга туры килде аларга. Мисал өчен, озак еллар бәби сөюдән мәхрүм пар, ураза тотып, корбан чалдырып, теләк теләгәннән соң, хыялына иреште. Зәм-зәм суы эчеп, сырхавыннан котылучыларны күрү насыйп булды.
Аллаһтан сәламәтлек сорап, авыру кешеләрнең корбан чалулары һәм шуннан чыннан да шифа табуларын күргәнем бар. Корбан чалу – ваҗиб гамәл. Аның тәэсире бик көчле. Дәва эз-ләгәндә, әлбәттә, табибка да барырга кирәк, Ал-лаһтан да үтенеп сорау зарур.
“Аллаһка шөкер!” дип, тормыштан канәгать булып, яхшы гамәлләр кылып яшәү кирәк. Шул чакта янәшәдәгеләр дә, үзең дә күпкә бәхетлерәк буласың.
— Әңгәмә өчен рәхмәт!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.