Без бу сүзләрне еш ишетәбез, еш кына асыл мәгънәләрен аңлап бетермибез яисә төгәл тәрҗемәсен белмибез. Ул сүзләрне кайчан кулланырга кирәклекне аңламыйбыз һәм кулланырга оялабыз.
“Әлхәмдүлилләһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһыга мактау булсын”. Мөселманнар бу сүзләрне Аллаһ Тәгалә теге яки бу игелекләр өчен рәхмәт укыганда әйтә.
“Бисмилләһ”. Мәгънәсе: “Аллаһы исеме белән”. “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип укыла. Мәгънәсе: “Дөньяда да, әхирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән”.
Коръәннең күпчелек сүрәләре шушы сүзләр белән башлана. Коръән аятьләрен укыр алдыннан да шушы сүзләрне әйтергә кирәк. Гомумән алганда, безнең теләсә кайсы эшебез, гамәлебез шушы сүзләрдән башланырга тиеш, чөнки барлык гамәлләребез дә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә ирешер өчен эшләнә.
“ИншәАллаһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә теләсә”. Үтәлүе, булуы теләнелгән һәм көтелгән нәрсәләргә карата әйтелә.
“МәшаАллаһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһы теләгәнчә”. Берәр яхшы нәрсә турында сөйләгәндә, яки мактау рәвешендә әйтелә.
“СөбхәнАллаһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһы Тәгаләгә бернинди кимчелекләр хас түгел”. Гадәттә, искиткеч вакыйга, очрак булганда (яхшы да, яман да булырга мөмкин) әйтелә, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: pixabay.com.