Аллаһы Тәгалә Ислам динен, шәригатьне безгә акны карадан, хәләлне хәрамнан аерыр өчен җибәргән. Ә нәрсә соң ул хәләл һәм хәрам?
Кызганычка каршы, бездә бу сүзләрнең мәгънәләре бик тар формада таралган. Хәрам дип әйткәч тә, иң беренче чиратта, ризык күз алдына килә. Ризыклар арасыннан да бары дуңгыз итен, эчемлекләрдән исә спиртлы эчемлекләр генә ярамый, дип уйлый халык. Ләкин бу алар гына түгел.
Хәләл вә хәрам сүзләре кешенең эш-гамәлләрен, ашау-эчүен, хатта сөйләшүен дә үз эченә ала. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә сезгә сату-алуны рөхсәт итте һәм рибаны тыйды (ягъни процентка, арттырып алу максаты белән бурычка акча бирүне)”, “Әл-Бәкара” сүрәсе, 275нче аять).
Монда Аллаһы Тәгалә эшкуарлыкны рөхсәт итә, әмма процентлы риба эшләрен тыя. Бу кешенең эшләү рәвешенә дә кагыла. Әгәр кеше эшлим, дип, кемнедер рәнҗетеп, кемнеңдер малын урлап яисә спиртлы эчемлекләр сатып мал туплый икән, аның тапкан малы хәрам дигән сүз.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) бер хәдистә әйтә: “Аллаһы Тәгалә хәмерне, аны эчүчене, аны салып бирүчене, аны сатучыны, сатып алучыны, аны ясаучыны, аны ясатучыны, аны күтәреп йөрүчене һәм аны китерткән кешене дә ләгънәт кылды”, ди. Әлбәттә, үзен мөселман дип санаучы кеше мондый эшләр белән шөгыльләнмәс.
Бүгенге җәмгыятькә тагын бер куркыныч күренеш хас. Ул - никахсыз мөнәсәбәтләр. Бу - хәрам гамәлләрдер. Ә хәрам - ул бик куркыныч нәрсә. Аның тәэсире башта ук булмаска да мөмкин, әмма күпмедер вакыт үтү белән чагыла башлаячак. Мәсәлән, кемдер гомере буе хәрам мал җыя, зур-зур йортлар төзи, тик картлыгында авырулары күбәя, балалары начар юлга керә, йортының бәрәкәте китә. Шул зур йортның барлык сөенече, күңеллелеге бетә, - дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.