Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбан канының беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, ди.
Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәл-ләмнең ерак бабасы Ибраһимнан: “Әгәр миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга да әзер”, – дигән сүзләр белән нәзер әйттерде. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балаларының каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле Ибраһим галәйһис-сәләмне сынады. Ибраһим бу сынауны югары сыйфатта үтте, Аллаһ аңардан разый булды.
Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итеп чалырга алып барганда шайтан: “Сине атаң мәйданга алып бармый, ә чалырга алып бара”, – дип, Ибраһимның Раббысына әйткән нәзерне үтәвенә каршы чыкмакчы булды. Шунда Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманына карагыз, ул бу хәлдә дә: “И, әтием, Аллаһы Тәгалә нәрсә боерган булса, шуны эшлә, иншә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табарсың”, – дияргә үзендә көч тапты. Үз баласын суярга алып баручы атаның һәм корбан ителәчәк баланың иманын Аллаһы Тәгалә менә шулай сынады. Инде чалам дигәндә Ибраһим галәйһиссәләмгә: “Йә, Ибраһим! Раббыңа әйткән нәзереңә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, – дигән нида килде. Шул вакыттан бирле бу вакыйга безгә бәйрәм булып калды.
Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне (19 июль). Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән хаҗилар Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.
Балигъ һәм акылы камил һәр мөселманга Ислам динендә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе — гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу. Хаҗ, Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннары Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗи үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә генә фарыз.
Гарәфә – тану көне. Мөселман календареның иң әһәмиятле көннәренең берсе ул. Бу көнне миллионлаган хаҗ кылучы Гарәфәт тавына баскан килеш Аллаһка ялвара. Гарәфә көне генә түгел, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көненең һәркайсы да изге, бу көннәрдә ураза тоту, хәер-сәдака өләшү – сөннәт. Бигрәк тә Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк. Бер хәдистә: “Күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак”, – диелгән.
“РИА-Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, Согуд Гарәбстаны власте дөньядагы санитар-эпидемиологик хәлне истә тотып, быел корольлектә яшәүче 60 меңнән артык булмаган мөселманга хаҗ кылырга рөхсәт итте. Бу хакта Согуд агентлыгы корольлекнең Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрлыкның белдерүен тапшырды. “Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрлык быел, мөселман календаре буенча һиҗри 1442 елда, пандемия аркасында хаҗ кылу корольлек резидентлары һәм илдә яшәүче исәбеннән 60 меңнән артык булмаган кеше санында чикләнүен игълан итә”, – диелә хәбәрдә. Узган елда коронавирус пандемиясе аркасында беренче тапкыр чит илдән мөселманнар хаҗ кыла алмады. Согуд Гарәбстанында яшәүче дин кардәшләребезгә генә хаҗ кылырга рөхсәт ителде.
Бәйрәм көненең аталышы да, әнә шул изге Гарәфәт тавы атамасыннан алынып, “Гарәфә көне” дип атала һәм ул иң кадерле, изге, олы хөрмәткә лаек бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. “Хаҗ — ул Гарәфә, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. — Бу көн — Аллаһы Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн. Бу көндә ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары белән башка гөнаһлары да гафу ителер”.
Бу зур көндә мөэмин-мөселман кардәшләребез хаҗ кыла. Бу көндә Адәм белән Һава җәннәттән җиргә төшерелгәннән соң шушы Гарәфә җирендә гөнаһлары гафу ителеп очраштылар. “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә эшләнгән изгелекләрдән дә Аллаһыга сөйкемлерәк эш юк”, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Шушы изге көннәрдән соң мөселманнар унынчы Зөлхиҗҗәдә Корбан гаетен бәйрәм итә. Иртән кояш чыгу белән мөселманнар, төркем-төркем җыелышып, урам буйлап барганда тәкъбир әйтеп, мәчеткә җыела. Мәсҗидтә ике рәкәгать гает намазы укыйлар. Мөселманнар бер-берсен котлый, бәйрәм табыннарына чакыра. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшәләр.
Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларыбызны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен. Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе тәүфыйк бирсен!