+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
20 июль 2021, 14:50

Һәр гамәл – Аллаһ ризалыгы өчен

Бүген Ислам диненең иң зур һәм изге бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете билгеләнә. Бу уңайдан Кырмыскалы районының барлык мәчетләрендә дә бәйрәм чаралары үтә, тантаналы догалар яңгырый.

Һәр гамәл – Аллаһ ризалыгы өчен
Һәр гамәл – Аллаһ ризалыгы өчен

Районыбызның иң матур һәм беренче мәчетләренең берсе - Сарт-Чишмә авылындагы иман йортында бәйрәм вәгазен күптән түгел генә тәгаенләнгән яңа имам-хатыйб Рәзим хәзрәт Аеткулов сөйләде.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау, саф-сафка басып, гает намазын уку өчен авылның яше-карты, шулай ук ял көннәренә кунакка кайтучылар да килде. Әлбәттә, мәчеткә килүчеләр саны күп булуга карамастан, барлык саклык чаралары күрелде. Башка еллардан аермалы буларак, табынны исә бу көнне һәркем үз йортында корды.

- Корбан бәйрәме Ислам диненең шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кебек иң югары әхлакый сыйфатларын күрсәтә. Аллаһы Тәгалә безгә киләчәктә дә тынычлык һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, уңыш һәм иминлек, игелек һәм бәрәкәт бирсен, - дигән теләкләрен җиткерде имам-хатыйб Рәзим хәзрәт, бәйрәм вәгазеннән соң.

Аннары мәчеткә җыелучылары бергәләп гает намазына басты. Шунысы игътибарга лаек: бу сафларда яшьләрнең күп булуы аеруча куанычлы күренеш. Күпләре бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Имам-хатыйб та үзенең чыгышында мондый күркәм гаиләләргә, балаларына яхшы тәрбия биргән ата-аналарга рәхмәтләрен җиткерде. Мәсәлән, Әбделмановлар гаиләсе бу уңайдан күпләргә үрнәк булырлык. Өч уллары да Коръән укый. Бу чарада да моны күреп, тыңлап, сокланырга мөмкин булды.

Әлбәттә, сарт-чишмәлеләрнең мактап сөйләрлек эшләре дә аз түгел. Бәйрәм алдыннан байтак әзерлек эшләре башкарылган: биләмәне дә тәртипкә китергәннәр, мәчет эчен дә җыештырганнар. Мәчетнең капкасын да бүген күпләр җайлап кына, соклана-соклана ачып керде. 90нчы еллар башында төзелгән районыбызның иң тәүге мәчетләренең берсе бит бу. Бердәм көч белән төзелгән ул: урындагы Шикәр заводы, колхозлар һәм байтак кешеләр үз өлешен керткән. Бүген дә мәчет бик күркәм булып, әллә кайдан үзенә чакырып тора.

Моңа кадәр байтак еллар дәвамында аңа авылның хөрмәтле аксакалы Мирзахан Габбасов имамлык итсә, Рәзим Аеткуловның әлеге мәчеткә яңа тәгаенләнүенә карамастан, бу өлкәдә тәҗрибәсе дә җитәрлек, авылдашлары арасында абруе да зур булуы күренеп тора. Иң мөһиме, һәрвакытта имамнарның ышанычлы терәге – авылның активистлары булды һәм булып кала. Рәүф Гайнуллин, Мәгафур Абдрәфыйков, Рафаэль Халиков, Фәнис Әбделманов, Фәнил Габдрахманов һәм башкалар барлык яклап ярдәм күрсәтә. Менә яңа капка да Рафаэль Халиков һәм Мәгафур Абдрәфыйковның көче белән барлыкка килде.

Авыл старостасы Рәүф Гайнуллин билгеләвенчә, бер ел элек аңа Рафаэль Минислам улы килеп, мәчетнең иске капкасын яңага алмаштыру нияте белән уртаклаша. Әлбәттә, башта иганәчеләрне эзләп карыйлар. Таба алмагач, бу эшне үз кулларына алалар. Рафаэль Минислам улы, инде пенсиядә булуына капрамастан, бер айга Себер якларына барып, акча эшләп кайта. Ләкин чүкеп ясалган бу капка бик кыйммәт булып чыга. Шулай итеп, калган өлешен Мәгафур Габделшәкүр улы кертә.

Хәзер мәчет мондый үзгәрешләрдән соң тагын да күркәмләнеп китте. Активистлар билгеләвенчә, киләчәктә дә мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Шулай, Рафаэль Халиковның кияве Руслан Зарипов мәчеткә су кертергә ниятләгән. 100 метр тирәсе су торбалары салуда урындагы “Коммунальник” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Насыйров та техника белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Бу эшкә Корбан гаете тәмамлану белән тотынырга торалар.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Һәр гамәл – Аллаһ ризалыгы өчен
Һәр гамәл – Аллаһ ризалыгы өчен
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: