Көннәрдән бер көнне аннан киңәш алырга дип килгән бер кеше, хикмәт иясенең иләмсезлегенә аптырап, түзми һәм: “Йөзең шундый ямьсез, килбәтсез икән!” – дип әйтеп куя. Моңа каршы исә Локман Хәким болай ди: “Син минем йөземне тәнкыйтьлисеңме, әллә аны бар кылган Раббым Аллаһы Тәгаләнеме?” Башка кешеләр я уңайсызланып, я ачуланып калган шундый очракларда хикмәт иясе менә шундый тирән мәгънәле җаваплар биргән.
Локман Хәкимнең менә тагын бер нәсыйхәте: “Намазда булсаң – йөрәгеңне сакла. Кешеләр җыелган урында булсаң – телеңне сакла. Чит өйдә булсаң – күзеңне сакла. Табын артында булсаң – ашказаныңны сакла.
Ике нәрсәне онытып, беркайчан да искә алма: үзең кылган игелекне һәм сиңа эшләнгән явызлыкны”.
Фото: pixabay.com.