+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
30 август 2021, 09:45

Мөхәррәм ае фазыйләтләре

9 августта мөселманнар яңа айга, ягъни Мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1443 һиҗри елына да аяк басты. Яңа елны башлап җибәрүче әлеге ай мөселманнар өчен аерым әһәмияткә ия. Әһәмияте буенча Рамазаннан соң икенче урында тора. Мөхәррәм аеның атамасы “тыелган, кадерле, изге” дигәнне аңлата. Чөнки бу айда хәрби хәрәкәтләр башлау тыела.

Мөхәррәм ае фазыйләтләре
Мөхәррәм ае фазыйләтләре

Нәрсә ул Ислам? Ислам сүзе СЛМ тамырыннан ясалган, ул “тынычлык” белән бәйле бик тирән мәгънәгә ия булган барлык нәрсәне үз эченә ала. Бу тамырдан сәлам (“тынычлык, сәламләү”) һәм мөслим (“тыныч, сабыр, буйсынучан”) кебек сүзләр ясалган. Ислам термины туры мәгънәдә “буйсыну, тугрылык” дигәнне аңлата. Киңрәк контекстта бу сүз “Аллаһы Тәгалә ихтыярына буйсыну һәм тугрылык” мәгънәсенә ия.


Шулай итеп, “буйсыну” юлын сайлаучылар, асылда, Исламны сайлый һәм мөслимнәр, ягъни мөселманнар булып тора. Менә шуңа күрә без Аллаһның барлык пәйгамбәрләре һәм илчеләре, шул исәптән, Адәм, Нух, Ибраһим, Муса, Гайсә һәм, әлбәттә инде, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам кешеләрне Исламга өйрәткән һәм мөселманнар булган, ягъни Аллаһы Тәгаләгә тугрылыклы булган дип ышанабыз.


Моңа бәйле рәвештә, Ислам динен еш кына “яңа/иске дин” дип атыйлар. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.), гомумпәйгамбәрлек традицияләре белән беррәттән, яңа кануннар да иңдерелгән. Өстәвенә, Ислам буенча, аңа кадәр килгән пәйгамбәрләрнең өйрәтмәләрен аларга иярүчеләрнең кайберләре үзләреннән чыгып аңлаткан, ә Аллаһ Илчесенә Раббыбыздан җибәрелгән Коръән соңгы һәм универсаль Китап булып тора.


Коръәннең күп аятьләре Библиядә сурәтләнгән вакыйгаларны аңлата һәм Адәм, Ной (Нух), Авраам (Ибраһим), Иона (Йуныс), Моисей (Муса), Аарон (Харун), Давид (Давыд), Соломон (Сөләйман) кебек шушы билгеле һәм уртак пәйгамбәрләр  хакында сөйли… Шулай ук Коръәндә Иоанн (Яхья), Пречистая Дева Мария (Мәрьям) һәм Иисус (Гайсә) хөрмәт белән искә алына. Мөхәммәд пәйгамбәр –соңгы пәйгамбәр (“әл-хатам ән-нәбийин” / “пәйгамбәрләр мөһере”), һәм Аллаһның барлык мәхлуклары өчен тәкъвалык үрнәге буларак хөрмәт ителә. Исламда руханилар иерархиясе юк, һәм мөселманнарның барысы да Аллаһка үзе мөрәҗәгать итә ала. Намазны укытучы имам – Коръән һәм аның кануннары буенча зур белгеч кенә, ул гөнаһларны кичерә алмый, чөнки моны Аллаһ кына эшли ала. Ислам динендә шулай ук ​​”нәселдән килә торган гөнаһ” төшенчәсе юк: һәр бала гөнаһсыз булып туа һәм көферлектән азат була.


Бер гасырдан да азрак вакыт эчендә Ислам көнчыгышта – Кытай чикләреннән алып, көнбатышта Испаниягә кадәр өч кыйтгада таралды. Ислам цивилизациясенә семитлар, фарсылар, төрекләр, һиндлар, кытайлар һәм башка бик күп халыклар керде. Дөньяда Исламга чакыру бик зур этәргеч булды – ул үз эшен бүген дә зур территорияләрдә дәвам итә. Милләтләр Ислам мәдәнияте кысаларында рухи бердәмлекне тоеп алгач, планетаның күп төбәкләрендә мөселман мәдәнияте өстенлек итә башлады.


Бүгенге көндә Исламны дөньядагы 1,8 миллиардтан артык кеше тота, ул – иң зур диннәрнең берсе. Һәм бу сан даими рәвештә арта бара, әлеге күрсәткеч, туучылар гына түгел, ә төрле гореф-гадәтләр һәм дин вәкилләренең Ислам динен кабул итү исәбенә дә үсә. Мөселманнар бөтен кыйтгаларда, дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән якынча 20 миллион чамасы Русиядә яши.


Ислам динендә йолаларны үтәү, гамәлдә, биш нәрсәгә нигезләнә. “Ислам дине биш (нәрсәгә) нигезләнгән: Аллаһтан башка һичбер иләһ юклыкны тану (таныклык/шәһадәт бирү), намаз уку (саләт/намаз), сәдака бирү (зәкәт), хаҗ кылу (хаҗ) һәм Рамазан аенда ураза тоту (саум/ураза)” (Әл­Бохари “Сахих”ы, 8; Мөслим “Сахих”ы, 16). Алар турыдан-туры Коръәнгә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үрнәгенә (Сөннәткә) барып тоташа.


Изге Мөхәррәм ае тагын шуның белән дә аерылып тора: анда Гашүрә көне бар. Гашүрә көне борынгы заманнардан ук билгеле булган, ул Мөхәррәмнең 10нчы көне булып тора һәм шуңа күрә шулай дип атала да (гашәра гарәп теленнән “ун” дип тәрҗемә ителә). Быел ул 18 августта билгеләнде.


Бу истәлекле датаны Пәйгамбәрләрне искә алу көне дип тә атап йөртү гадәткә кергән. Төрле риваятьләргә караганда, бу истәлекле көнне Нух (Ной) һәм Муса (Моисей) кебек пәйгамбәрләр белән бәйле вакыйгалар булган.


Мәккәдә бу көн турында әле Исламга кадәр үк белүләре турында берничә хәдистән билгеле, риваятьләрнең берсендә бу көнне көрәешләр арасында ураза тота башлауга нигез салган кызыклы вакыйга турында сөйләнә: “Бер тапкыр көрәешләр кабиләсе ниндидер бер гөнаһ кылды. Бу аларга авырлык китерде. Аларга: “Гашүрә көнендә ураза тотыгыз – ул бу гөнаһны бетерергә ярдәм итәчәк”, – диделәр.


Аллаһ Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам, әле пәйгамбәр итеп җибәрелгәнчегә кадәр үк, изге гамәлләр кылды һәм гаделлеккә омтылды, моның өчен теләсә кайсы мөмкинлекне файдаланды. Шуңа күрә, бу көннең изге икәнлеген белә торып, ул һәрвакыт көн дәвамында ураза тотарга тырышты. Мәдинәгә һиҗрәтеннән соң Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам җирле яһүдләрнең дә Гашүрә көнне ураза тотулары хакында ишетте. Аларның сүзләренә караганда, бу көнне яһүдләр Муса пәйгамбәрнең Фиргавен гаскәреннән могҗизалы рәвештә котылуын шул рәвешле искә төшергән. Бу хәл турында белгәч, Аллаһ Илчесе мөселманнарның Мусага якынрак булуын әйткән һәм үзенең сәхәбәләренә бу көнне ураза тотарга кушкан, һәм алар бик шатланып Пәйгамбәрнең чакыруына җавап биргән. Аллаһы Тәгалә дин тотучыларга Рамазан аенда ураза тотуны әмер иткәч, Гашүрә көнне ураза тоту хуплана торган өстәмә (нәфел) уразаларының берсе булып саналган.


Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: кайбер кешеләр хәзергә кадәр Исламны яһүд һәм христиан диннәренең тупланмасы дип уйлый. Әмма бу фикер әлеге өч диннең бары тик бер үк прасемит тамырларыннан килеп чыгуына гына нигезләнгән. Ә инде охшашлыкка килгәндә, Коръәндә Исламга кадәр булган монотеистик диннәрнең Аллаһтан килүе кире кагылмый. Шуңа күрә Коръәндә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә  (с.г.в.) иңгән вәхи “…үзенә кадәр килгәннәрне раслау, барлык нәрсәне аңлату, тугры җитәкчелек һәм иман китерүчеләр өчен рәхмәт булып тора”, дип күрсәтелә (Коръән, “әр-Рәгыд” сүрәсе, 111нче аять). Әлеге аятьләр белән Коръән бериләһлек турындагы Библия тәгълима­тының дөреслеген раслый. Шулай итеп, Инҗил буенча, Иисус [әйткән]: барлык әмерләрнең беренчесе: “Тыңла, Израиль! Безнең Раббыбыз – бер Раббы ул һәм үз Раббыңны үзеңнең бөтен йөрәгең, һәм үзеңнең бөтен җаның, һәм үзеңнең бөтен акылың, һәм үзеңнең бөтен куәтең белән ярат” (Марктан калган Инҗил, 12: 28-31).
Коръән шулай ук Гайсәнең бериләһ­леккә чакыруын раслый: “Гайсә катгыян дәлилләр белән килгәч әйтте: “Мин сезгә хикмәт алып килдем һәм каршылыклы бәхәсләрегезнең бер өлешен сезгә (аңлатып бирер) өчен килдем. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа иярегез! Хакыйкатьтә, Аллаһ – ​минем Раббым, сезнең дә Раббыгыз. Аңа гыйбадәт кылыгыз. Бу – ​туры юл” (Коръән, “әз-Зөхрүф”сүрәсе, 63-64нче аятьләр).


Исламдагы кайбер йолалар яһүдләр һәм христианнардан алынган кебек күренә. Әмма мондый караш гомумпәйгамбәрлек традициясен исәпкә алмый. Ислам гомумпәйгамбәрлек традициясе Аллаһның барлык пәйгамбәрләре һәм илчеләре тарафыннан мирас итеп алынган дип аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр бу традицияне, Мусадан – Гайсә, Ибраһимнан – Муса, Нухтан – Ибраһим, Адәмнән Нух дәвам иткән кебек, дәвам гына иткән. Шуңа күрә без охшаш йолалар, тыюлар һәм кануннарны күрәбез, һәм монда аптырарлык берни дә юк.


Шул ук вакытта һәр чорда Илаһи законнар бер-берсеннән кайбер яклары белән аерылып тора, моның шулай булуы табигый, чөнки ул билгеле бер тарихи чынбарлыкка туры килә. Моңа бәйле рәвештә, кайбер мөселман йолаларының үз үзенчәлекләре булуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, намазга чакыру (азан) башка диннәрдәге чакыруларга охшамаган. Нәкъ шулай ук Гашүрә көнендә ураза тоту традициясенә дә Пәйгам­бәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үз тәкъдимен кертте, 10нчы көнне генә түгел, ә башка – 9нчы яки 11нче көннәрдә дә ураза тоту хупланды. Шулай итеп, уразаны ике көн – мөхәррәмнең 9 һәм 10нчы көннәрендә яисә 10нчы һәм 11нче көннәрендә тотарга тәкъдим ителә”  (Мөслим “Сахих”ы , 1162). Әгәр ике көн ураза тоту мөмкин булмаса яки авыр булса, Гашүрә көнендә генә дә ураза тотарга мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк: Гашүрәдә ураза тоту таләп ителмәсә дә, ул гөнаһлардан арынуга сәбәп була. Рәсүлүллаһ бу очракта болай дип әйтте: “Аллаһ Гашүрәдә ураза тотучының узган ел өчен гөнаһларын гафу итәр дип ышанам” (Мөслим “Сахих”ы, 1162), дип язды мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: