+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
10 сентябрь 2021, 12:55

Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты

Бергә ризыклануның да үз әдәбе бар. Әгәр ризык бар кеше өчен бер тәлинкәгә салына икән, һәр кеше үз алдыннан ашарга тиешлекне, шулай эшләгәндә ризыкның уртасына бәрәкәт төшүе хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган.

Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты
Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты

Ә ризык бертөрле генә булмаса, мәсәлән, тәлинкәгә җиләк-җимешләр куелган булса, ул вакытта үзең теләгәнне, теләсә кайсы урыннан сайлап алып була. Инде ризыкның бәрәкәте хакында әйтелгән икән, аның бераз суынганын көтү һәм ризыкның ахыргы өлешенең бәрәкәтле булуы турында да Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре бар. Шуңа күрә мөселманнарда тәлинкәдәге ризык калдыкларын ипи белән җыеп кабып кую, бармаклардагы майны тел белән ялап кую сөннәт гамәлләрдән санала, дип яза “Ислам нуры”.

Ашап бетергәннән соң, куллар юыла. Куллар юылмыйча, йокларга ятып, берәр начар хәл булса, үзегез гаепле булырсыз, дип кисәтелә хәдистә. Чөнки юылмаган кулга төрле бөҗәкләр ризык эзләп килергә, тешләргә мөмкин.

Мөселман кеше ризыктан гаеп эзләмәс, ошаса – ашар, ошамаса – юк. Бу – тозлы яки борычлы дип гаеп эзләү күркәм гамәлдән түгел. Шулай ук терәлеп яки корсакка ятып ашау да мәкруһ гамәлдән санала.

Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты. Ашаганда синең өлешкә кортлы җиләк-җимеш эләгә икән, мөселман әхлагы буенча, аның кортлы урынын кисеп ташлап, калганын ашау тиешле. Ашка чебен төшә икән, чебеннең икенче канатын да ашка батыру, аннан соң гына аны алып ташлау кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) чебеннең бер канатында агу булса, икенче канатында ул агуны бетерә торган матдә бар, диде. Моның шулай икәнлеге хәзерге фәндә Германия галимнәре тарафыннан да расланды.

Барыбызга да әдәплелек кагыйдәләрен үтәп ризыкланырга язсын.

Фото: “Вконтакте”

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: