Шәригатьтә тәһарәт сүзе билгеле бер “дини чисталык халәте” дигәнне аңлата. Шуңа күрә “Синең тәһарәтең бармы?” яки “Син тәһарәт алдыңмы?” дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Моның белән дин тотучы кешенең “чисталык халәте”нә ирешүе күздә тотыла.
Көнгә берничә тапкыр юынырга мөмкин булса да, тәһарәт кайбер гамәлләр башкарылганда һәм билгеле бер ният булганда гына алына. Әгәр ният кешенең күңелендә булса, җитә дип санала. Иң мөһиме – бу гамәлләрнең Кем өчен һәм нинди максат белән башкарылуын аңлау.
Чисталык Аллаһның мәхәббәте һәм бәрәкәте өчен сәбәп булып тора, чөнки Ул болай дип әйтте: “Һичшиксез, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакъләнүчеләрне сөя” (Коръән, “әл-Бәкарә” сүрәсе, 222нче аять). Ә Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйтте: “Чисталык — иманның яртысы” (Мөслим “Сахих”ы, 223). Төрле хәдисләрдән күренүенчә, чисталык шулай ук иман китерүчеләрнең йөзләре, Кыямәт көнендә яктырып, ак төскә керәчәгенә сәбәпче булачактыр.
Билгеле: рухи яктан тыш, тәһарәт гигиена сакларга да ярдәм итә, чөнки тәһарәт белән бәйле йолалар тәнне чисталыкта тотарга мөмкинлек бирә. Безнең заманда, һәр адымда төрле инфекцияләр һәм авырулар сагалап торганда, бу йоланы үтәү аеруча мөһим. Чөнки ул көн саен, дөресрәге, көнгә берничә тапкыр физик һәм рухи яктан чистарынырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, тәһарәт авыруларны кисәтү һәм аларның җәмгыятьтә таралуын булдырмауның төп чараларыннан берсе булып тора. Һәм бу, һичшиксез, Исламның ни өчен тән һәм кием чисталыгына шулкадәр күп игътибар бирүе һәм әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын сакларга өндәвенең бер сәбәбедер. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам юкка гына болай димәгән: “Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә Изгелек Иясе һәм изгелек ярата, Ул Чиста һәм чисталык ярата, Ул Юмарт һәм юмартлык ярата, һәм Ул Киң күңелле һәм киң күңеллелекне ярата” (ӘтТирмизи “Сөнән”е, 2799).
Кызганыч, хәтта мөселманнарның бөтенесе дә тәһарәтнең файдасын һәм бәрәкәтен аңламый һәм кайвакытта үз балаларын һәм оныкларын бик кирәкле йолаларга һәм гореф-гадәтләргә өйрәтергә оныта, югыйсә, – Аллаһның бүләге.
Тәһарәт (вуду)
Вуду гарәп сүзе, “чисталык, матурлык” дигәнне аңлата. Шәригатьтә вуду термины тәһарәтне билгеләү өчен кулланыла, чөнки тәһарәт алган кеше чистарына.
Тәһарәт кайчан алына:
намаз укырга теләгән кеше кече нәҗес белән нәҗесләнгән халәттә булса, аңа бу очракта тәһарәт алу тиешле (фарыз) була. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам болай диде: “Чисталык намазга ачкыч булып тора” (Әт-Тирмизи “Сөнән”е, 238);
кеше, кече нәҗес белән нәҗесләнгән халәттә булып, Коръәнне кулга тотып укырга теләсә, аңа шулай ук тәһарәт алу тиешле (фарыз). Күп дин әһелләре бу очракта Аллаһ сүзләренә таяна: “Аңа (Коръәнгә) бары тик пакъ кешеләр генә кагылырга хаклы” (Коръән, “әл-Вакыйга” сүрәсе, 79нчы аять). Шул ук вакытта шуны билгеләп үтәргә кирәк: Коръәннең үзенә кагылмыйча гына, сүрәләрне һәм аятьләрне яттан уку һәм кемдер артыннан кабатлап бару өчен, тәһарәт алу кирәк түгел. Әгәр Коръән тышлык белән тышланган икән, аңа шулай ук тәһарәтсез кагылырга рөхсәт ителә;
Кәгъбәтулланы әйләнеп чыгар алдыннан тәһарәт алу тиешле (ваҗиб);
йокларга ятар алдыннан тәһарәт алырга тәкъдим ителә (сөннәт);
моннан тыш, ниндидер гөнаһлар һәм хаталар өчен тәүбә кылганнан соң, тәһарәт алу хуплана;
тулаем алганда, тәһарәтне даими яңартып тору хуплана, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам гел шулай эшләгән, һәм бу аның өчен гадәти эш булган.
Тәнне тулысынча юу (госел)
Госел – билгеле бер шартлар таләп иткәндә, тәнне юу ул.
Тәһарәттән аермалы буларак, госел алганда, тәнне тулысынча юарга кирәк. Госел дә, тәһарәт тә үз эченә тиешле булган һәм тәкъдим ителгән гамәлләрне ала.
Госелне кайчан алырга кирәк (фарыз):
җенси мөнәсәбәтләргә кергәннән соң;
ирләр һәм хатыннарның ирексездән (яки ихтыярсыздан) мәни чыгу (поллюция) очракларында;
хатын-кызлар өчен: күрем һәм бала тапканнан соң кан агу туктагач.
Госелне кайчан алу хуплана:
Җомга намазы алдыннан (җомга);
бәйрәм намазлары алдыннан (Хаҗ кылучылар өчен Гарәфә тавында торган көнне дә госел алырга тәкъдим ителә);
ихрам халәтенә кергәнче;
Ислам кабул иткәндә (кайбер мәзһәбләрдә бу мәҗбүри санала).
Тарихи дәвамчылык
“Дини чисталык” төшенчәсе бик күп диннәрдә бар, шуңа күрә тәһарәт, госел алуны яңа яки уйлап табылган традиция дип санау тамырдан дөрес түгел. Киресенчә, дини күзлектән караганда, “чиста булмаган” әйбердән чистарыну күптәнге һәм гомумпәйгамбәрлек традициясе булып тора. Моны иудаизмдагы яки христианлыктагы сакланып калган йолалар да, турыдан-туры Библиядәге шигарьләр дә раслый.
Яһүдләрнең традициясендә пычрактан арыну өчен өч төрле юыну бар: тәнне тулысынча юу, кулларны һәм аякларны юуны, һәм кулларны юу. Кеше физик яктан чиста булырга тиеш, ә су бөтен гәүдәне яки ниндидер әйбернең өслеген тулысынча капларга тиеш. Тәүратта билгеләнгән күпчелек ритуаль пычраклык очракларында тәнне тулысынча юу таләп ителә... Гыйбадәт йортына дини яктан чиста булган кешегә генә керү рөхсәт ителгән. Тәнне тулысынча юу табигый чыганак булган елга суында яки диңгездә, яисә миквада (юыну өчен су резервуары) башкарылырга тиеш. Иоанн Предтеча (Йохан), мөселманнарга Яхья буларак билгеле, Машиах – Мәсихнең килүен көтүчеләр общинасына үзен багышлавының билгесе буларак махсус госел алды. Соңрак шушы вакыйга нигезендә христианнар суга чумдыру йоласын булдырды. Болар һәммәсе дә борынгыдан килгән гомумпәйгамбәрлек традицияләренең Ислам тәгълиматыннан аерылгысыз булуын тагын бер кат дәлилли һәм Аллаһ илчеләренең барысының да, шул исәптән соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам хаклыгын раслый, дип язды Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.
Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА.
Фото: Pixabay.com.