Соңгы елларда авылларда яңадан-яңа мәчетләр барлыкка килә, элеккеләре төзекләндерелә. Бу изге эшләрнең күбесе халык ярдәме белән башкарыла. Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында узган гасырның 90нчы еллар башында төзелгән иман йорты да яңа сулыш алды – биредә күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде.
Узган гасырның тарихка үзгәреш җилләре исә башлаган чор булып кереп калган 90нчы елларында рухи тормышыбыз да яңарыш кичерде. Нәкъ шул чорда авылларда иман йортлары төзелә башлады. Район һәм авыл хакимиятләре, Карлыман шикәр заводы һәм авыл халкы ярдәме – кыскасы, күмәк көч белән Сарт-Чишмә авылында да районыбыздагы иң күркәм һәм тәүге мәчетләрнең берсе төзелде. Халыкка 30 ел дәвамында хезмәт иткән иман йортына, әлбәттә, күптән төзекләндерү таләп ителә иде. Берничә ай элек байтак еллар дин юлында булган авылның абруйлы кешесе Рәзим хәзрәт Аеткуловны имам-хатыйб итеп сайлап куйдылар. Менә шунда башланды да инде күркәм үзгәрешләр. Корбан бәйрәменә кадәр авылның киләчәге өчен янып-көеп яшәгән кешеләр ярдәме белән мәчетнең капкасы алмаштырылды. Ә соңгы ике ай эчендә авыл халкы көче белән – бик күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Җыелышларның берсендә авыл активистлары, мәчеткә йөрүчеләр белән киңәшләшеп-сөйләшкәннән соң, бердәм көч белән мәчетне төзекләндерергә кирәклеген билгеләделәр һәм, акча җыеп, эшләрне тиз арада, көннәр суытканчы башлап җибәрергә карар иттеләр. Рәзим хәзрәт билгеләвенчә, бу башлангычка авыл кешеләренең берсе дә каршы килмәгән, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән.
– Әлһәмдүлилләһ, күп кенә эшкуарлар, авылның яше-карты, шулай ук монда туып-үскән, әлеге вакытта читтә яшәүчеләр дә зур ярдәм күрсәтте. Кемдер – акчалата, төзелеш кирәк-яраклары белән ярдәм итте. Кулы осталар төзекләндерү эшләрен башкарды. Иртәннән кичкә кадәр, төп эшләреннән соң килеп ярдәм итүчеләр дә булды. Җылыту торбалары урынына яңа радиаторлар куелды, тулысынча идән такталары, мәчетнең 13 тәрәзәсе алмаштырылды, яңа ишекләр куелды, ишегалдындагы панельләр яңартылды, яңа гардиннарга челтәрләр эленде. Бинаны өр-яңадан корган кебек булды. Стеналар да штукатурланып, буялды. Зур-зур паласларны да юып җәйдек. Бу эштә авылның хатын-кызларының өлеше дә бәһалап беткесез булды. Мәдәни чараларны оештыручы Фәнзия Өмәткуловага зур рәхмәтлемен, оештыру эшләрендә: акча җыю булсынмы, халыкны эшкә чакырумы – алыштыргысыз ярдәмчем булды, шул ук вакытта, үзе дә барысы белән бергә эшнең уртасында кайнады. Ничә еллар дәвамында мәчеттә су юк иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, бу проблема да хәл ителде. Авыл активисты, мәчеткә капка кую мәшәкатьләренең күп өлешен үз өстенә алган Рафаэль Халиковның кияве – Руслан Зарипов, үзе башка районнан булса да, ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм сүзендә торды: су үткәрү мәсьәләсен үз өстенә алды. Шулай ук бу эштә урындагы “Коммунальник” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Насыйров – техника белән урамнан торбалар сузуда ярдәм күрсәтте. Хәтта тәрәзә куючы егет тә акчаның бер өлешен алмады, “мәчеткә хәердән булсын, Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк бирәчәк”, – диде. Менә шулай, иман йортын төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләр, шөкер, күп булды. Исемли башласаң, кемнәрдер онытылып калыр кебек. Аллаһ ризалыгы өчен акчаларын да, вакытын да, көчен дә кызганмады алар. Күмәк көч яу кайтара, диюләре менә шулдыр инде. “Аллаһ Тәгалә юлына биргән – малның мисалы – бер бөртек орлык кебек, ул орлык үстерә җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер”, – диелә Бакара сурәсендәге 261нче аятьтә. Бу изге эштә катнашучыларның барысына да Аллаһның рәхмәте булсын, шушы күркәм гамәлләре, биргән сәдакалары бәрәкәтендә күңелләре пакьләнеп, йөзләре һәрвакыт якты булсын, – ди Рәзим хәзрәт.
Мәчетне күркәмләү эшләре моның белән генә тәмамланмый әле. Киләчәккә бихисап уй-ниятләр белән яна сартчишмәлеләр. Биләмәсе дә киләчәктә үзгәрешләр кичерәчәк. Әлбәттә, аны даими рәвештә җыелышып, өмәләр үткәреп, тәртипкә китереп торалар. Хәзер исә иң тәүдәге эшләрнең берсе итеп – биредә балалар мәйданчыгы эшләп куярга җыеналар.
– “Әйдәгез, мәчеткә” дип әйткәнгә генә берсе дә килмәячәк, иң тәүдә шартлар тудырырга кирәк, шул вакытта дингә өндәргә дә, телебезне өйрәтергә мөмкин булачак, – ди Рәзим хәзрәт.
Активистларның берсе Ринат Әһлетдинов, мәсәлән, мәчет биләмәсенә җимеш агачлары утыртырга тәкъдим итә. Бу бакчаның, биләмәгә ямь бирүдән тыш, файдасы да зур булачак, теләгән кеше җимешләрдән авыз итә алачак, авыл халкына хәердән таратырга да була, ди Ринат Рәшит улы.
Тагын бер изге ният – мәчеткә исем бирү. 1991 елда гыйбадәт йортына нигез салуда Рамазан исемле абзый башлап йөрүчеләрнең берсе була. Аның балалары, туганнары да мәчеткә йөри, ярдәм күрсәтә. Шуңа аның исемен бирү бик дөрес булыр иде, дип исәплиләр. Һәм киләсе җыелышларның берсендә бу тәкъдимне халыкка чыгарып, хәл итәргә җыеналар.
Бу һәм башка уй-хыяллары, һичшиксез, тормышка ашар, дип телик. Башкарылган эшләренә карап та шулай сүз йөртергә мөмкин. Эшне башлап җибәрүче булгач, ярдәм итүчеләре дә табыла. Иң мөһиме – бердәмлек кирәк. Сартчишмәлеләр нәкъ шундый үрнәк күрсәтә.
Шул ук вакытта мәчетнең матур булуы гына түгел, халык белән тулы булуы да кыйммәт. Моңа кадәр дә сартчишмәлеләр яратып йөргән гыйбадәт йорты тагын да күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бер булып, гамәл-гыйбадәтләрен шулай бергә үтәсеннәр иде.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.