Татар халкында тирән мәгънәле бер әйтем бар – “өч көнлек дөнья”. Бу сүзләр нигезсез барлыкка килмәгән. Исламдагы борынгы галимнәребез дә шул ук сүзләрне әйтеп калдырган. Хәсән Әл-Басри рәхмәтуллаһи галәйһи исемле табигыйн: “Бу дөнья
3 көннән тора: кичә, бүген, иртәгә. Кичәге көн инде барлык әйберләре белән үтеп китте. Иртәгә синең өчен килеп тә җитмәскә мөм-кин. Синең көнең – ул бүген. Шуңа да аны кыйммәтлә һәм иң яхшы рәвештә куллан”, – дип әйтеп калдырган. Шул сәбәпле, без бу дөньядагы һәр көнне кадерләп, кылган
га-мәлләребезне уйлап яшәргә тиешбез.
Ә ни өчен? Чөнки аяк кузгалмас көндә бу гамәлләрнең барысы өчен дә җавап бирәсе булачак бит.
Кыямәт көненә, үлгәннән соң терелүгә ышану иман баганаларының берсе булып тора. Мөэмин-мөселман моңа ышана, иман китерә һәм анда аны Аллаһы Тәгаләнең хисабы көтәчәген яхшы белә.
Бу көннең кайчан җитәсен, анда нәрсәләр буласын Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма без, Аллаһы Тәгалә Үзе һәм Аның пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтеп калдырганнардан чыгып, бу көнне гел истә тотарга, анда булачак вакыйгалар – хисап тоту, гамәлләрнең үлчәнүе, Сират һәм башкалар турында уйланырга тиешбез.
Бәрзах тормышы тәмамланганнан соң, Кыямәт көне җитәр. Исрафил галәйһиссәлам сурга өреп, җаннар кабаттан үз тәннәренә кайтыр. Һәм хәтта бу көнне инкяр иткән кешеләр дә аның хаклыгын аңлар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: “(Икенче мәртәбә) Сурга өреләчәк. Һәм менә алар (яткан) каберләреннән (торып) ашыга-ашыга, Раббыларына ашыгырлар. Алар (мәхшәр дәһшәтенә нисбәтле кабер газабын йокы дип санаучылар): “Ни үкенеч безгә! Безне йоклаган җиребездән кем торгызды?” – дип әйтерләр. (Шулвакыт фәрештәләр): “Бу – Рахман (булган Аллаһы) вәгъдә иткән нәрсә. Җибәрелгәннәр (терелтелеп, хисапка тартылачагыгызны белдергән чакта) дөресен сөйләгән булганнар” (дип әйтерләр)”. (“Йәсин” сүрәсе, 51-52нче аять).
Каберләреннән кубарылып, кешеләр мәхшәр мәйданына җыела башлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләрнең бу мәйданга җыелу рәвеше дә төрле була, дип әйтте. Изге гамәл кылучыларга фәрештәләр киемнәр кидертерләр, алларында һәм артларында нур булган кешеләр дә булыр. Аларның кайберләре җәяү, кайберләре атланып киләчәк. Әмма җирдән аяклары белән атлап түгел, йөзләре белән өстерәлеп килүчеләр дә булачак. Аллаһ сакласын!
Кыямәт көненең икенче исеме — Хисап көне. Бу, чыннан да, бөек, гадел хисап көне булачак. Кемнәрнедер, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә хисапсыз җәннәтле итәчәк, тик кемнәргәдер бу хисапны тотарга туры киләчәк. Хисап та һәр кеше өчен төрле булачак: кемгәдер аны үтү авыр булачак, кемгәдер – җиңел.
Хисап турында күпме генә әйтсәк тә, без аны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә шул хисапка әзерләнер өчен бу тормышны бирде. Һәм безгә әхирәтебезне кайгыртып, бу тормышта аңа ныклы итеп әзерләнергә кирәктер, чөнки Гали бине Әбу Талиб радыяллаһу ганһе болай дип әйтеп калдырды: “Бүген – хисапсыз гамәл көне, иртәгә – гамәлсез хисап көне”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә болай дип әйткән: “Кыямәт көнендә дүрт төрле әйбер турында соралмый торып, кеше аягын да атлый алмаячак. Тормышы турында: аны ничек итеп үткәрде. Гыйлеме турында: ул аны нәрсәгә кулланды. Малы турында: ничек итеп кәсеп кылды һәм нәрсәгә сарыф итте. Тәне турында: аны ничек итеп кулланды”.
Дөньяга туган һәр кешегә бирелә торган әйбер – гомер. Озынмы ул, кыскамы, бәхетле гомерме ул, юкмы, әмма һәр кешенең аңа бүленеп бирелгән гомере бар. Икенче төрле тормыш дип тә әйтергә буладыр. Һәм, әлбәттә, Кыямәт көнендә кешенең тормышы хакында соралачак. Бирелгән гомерен гыйбадәттә, изгелектә, Аллаһы Тәгалә кушкан юлда булып үткәрдеме? Әллә киресенчәме? Кемдер чирек гасыр яшәп тә, әхирәте өчен багаж тупларга тырышып калган була, ә кемдер бер гасыр яшәп тә, вакытын бушка уздырудан ерак китмәгән була. Әмма онытмыйк, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтте: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яраттым” (“Әз-Зарият/Таратучылар” сүрәсе, 56нчы аять).
Икенче соралачак нәрсә – гыйлем: безнең җирлекне алып карасак, баланы инде балалар бакчасында укырга-язарга өйрәтә башлыйлар, аннан соң ул 11 ел мәктәптә гыйлем ала. Аны тәмамлагач, югары уку йортында тагын биш ел укый, аннан соң магистратурада – ике ел, аннары аспирантурада 3 ел укый. Шулай итеп, 20 елдан артык вакыт бертуктаусыз гыйлем алуга гына кайтып кала. Ә хәзер үзегезгә үзегез сорау бирегез: тормышыбызның никадәр вакытын без дини гыйлем алуга юнәлтәбез? Дөреслектә, кеше барлык гомерен гыйлем алуга юнәлтергә тиеш, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз”, – дип әйтеп калдырган. Ә Кыямәт көнендә кеше үзенең гыйлемен ни рәвешле алганы, ул гыйлемне нинди юлда кулланганы өчен җавап тотачак.
Өченче соралачак нәрсә – мал. Кешедән малны ничек тапканы, аны кайларга сарыф иткәне турында соралачак. Гөнаһ һәм изгелекнең тузан бөртеге кадәрлесе дә билгеле булган кебек, монда да һәрбер тоткан тиенебез өчен җавап көтә.
Шулай ук, кешедән тәне турында да сораячаклар. Барыбыз да тәнебезнең безнең өчен әманәт икәнен яхшы беләбез. Шуңа да тәнебезгә карата нинди мөнәсәбәттә идек: авыру килсә, аны сәламәтләндерергә тырыштыкмы, аны хәләл ризык белән тукландырдыкмы – болар барысы да соралачак. Кулларыбыз белән нәрсә тоттык, ни эшләдек, аякларыбыз белән нинди җирләргә бардык: хәрам кылына торган җирләргәме, әллә инде Аллаһны искә ала торган урыннаргамы?
Кыямәт көнендә кешегә бу һәм башка сораулар бирелер. Изге гамәлләре вә гөнаһлары күрсәтелер. Беркая да качып булмас! Дәшмичә генә калырга уйласак та, ул безгә һич булыша алмас. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: “Ул көнне (кылган гөнаһларны инкяр итәр өчен кискен бер сүз көрәштерүгә керешкән чакларында) аларның авызларын мөһерләрбез һәм (дөньяда) аларның ни кылганнарын куллары сөйләр, аяклары шаһитлык итәр” (“Йәсин” сүрәсе, 65нче аять).
Әмма гөнаһ кылып, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча йөргән кешеләргә дә татар халкының тагын бер әйтеме бар: “Унбиш көннең бәйрәме бер була!” Бәйрәм дигәндә, әлбәттә, киная ятуын аңлагансыздыр. Син әле яшь, син әле көчле, син әле бай кебек сүзләргә алданып яшәмик! Бүген акча җыям, иртәгә сәдака бирермен дип алданмыйк, иртәгә үк фәкыйрьлек килергә мөмкин. Яшь вакытта эшләп калыйм, картайгач мәчеткә йөрермен, димик, картлык белән гәүдәгә зәгыйфьлек килеп, селкенергә дә кыен көннәр җитәргә мөмкин. Ә иң мөһиме — шуларга алданып, шушы “унбиш” көн үтәчәк. Һәм инде Аллаһы Тәгалә каршына баскач, бары тик җавап бирү кала. Бернинди гамәл кылып булмас: намаз укып, сәдака биреп, сөйләшмәгән туганнарыбыз белән яхшы мөгамәлә корып та. Бары тик хисап тоту гына булачак.
Шамил хәзрәт ӘХМӘТГАЛИЕВ.